Accessibility links

Кайнар хәбәр

1917 ел вакыйгаларында мөһим роль уйнаган күренекле төркиләр (1)


1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә
1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның маенда Мәскәүдә Русиядәге бөтен мөселман халыклары вәкилләре олы корылтай җыеп, бердәм хәрәкәт итәчәкләрен белдерәләр. Тик сәяси һәм хәрби шартлар бу планнарны тормышка ашыруга киртә була. Уртак хәрәкәт итүгә бүтән җитди сәбәпләр дә комачаулый: төрки кавемнәрнең бөтен Русиягә таралып яшәүләре, араларында элемтәләрнең зәгыйфьлеге, һәр кавемнең үзенә генә хас проблемалар булуы, төркләрнең күпчелек очракларда руслар яки башка гайре мөселман халыклар белән уратылып, милли азчылык тәшкил итүләре.

Нәтиҗәдә, Себерне читкә куеп торсак, бөтен төрк төбәкләрендә халык 1917 ел октябрь түнтәреше җимешләреннән файдаланырга ашыгып, үзаллы гамәл кылырга керешә. Билгеле, бу процесста тәҗрибәсезлек, белмәү, кызулык сәбәпле күп кенә ялгыш адымнар ясый. Алдагы бүлекләрдә без төрк төбәкләрен берәм-берәм тикшереп, андагы вакыйгаларда киң яңгырашлы гамәлләр кылган атаклы сәяси лидерлар турында сүз алып барачакбыз.

Идел-Урал

1917 ел февраль инкыйлабының Идел-Урал төркләре тарафыннан ничек кабул ителгәне турында югарыда язган идек. Инкыйлаб иң әүвәл язучыларга, сәясәтчеләргә, хәлле, югары белемле, күп акча китерә торган һөнәр ияләренә, хосусан рус матбугатын даими күзәтеп барган кешеләргә, идеалистларга һәм социализмны якын күргән яшь буынга тәэсир итә. Һәр кеше патша режимыннан котылганга шатлыклы һәм дәртле хисләр кичерә. Төрле кешеләр иҗтимагый һәм милли азатлык хакында төрле проектларны уртага куя, Бөтен җирдә диярлек сәяси җыелышлар ясала. Табигый рәвештә элекке елларда да халык арасында шөһрәт тапкан журналистлар, язучылар, дин әһелләре һәм сәясәткәрләр алга сөргән фикерләр башкаларныкына караганда үтемлерәк була.

Асылда социалистлар да, милләтчеләр дә, либераллар да татар-башкорт халкын азатлык юлына чыгару хакында уртак фикергә килә, әмма азатлыкка ирешүнең конкрет формулалары активистларның сәяси карашларына тыгыз бәйле булуы шик уятмый.

Русия мөселманнарының Икенче гомуми корылтае Казанда июль азагында үткәрелә. Шул ук көннәрдә шәһәрдә тагын ике мөһим җыен – Мөселман гаскәриләре корылтае һәм Русия мөселманнары голәма (дин әһелләре) корылтае оештырыла. Өч корылтай делегатлары үзгәрә барган шартларда нәрсәләр эшләү кирәклеге хакында фикер алыша, бәхәсләшә. Бары тик социалистлар һәм башкорт халкының хокуклары өчен көрәш байрагы күтәргән һәм Башкортчылык хәрәкәтенең юлбашчысы булып киткән тарихчы Зәки Вәлиди башкалардан аерым, мөстәкыйль хәрәкәт итүне өстен күрәләр.

Ильяс Алкин (1895-1937)
Ильяс Алкин (1895-1937)

Мөселман гаскәриләренең корылтаена фронттан килгән 200 якын делегат катнаша. Бу корылтайда 23-24 яшендәге офицер Ильяс Алкинның йолдызы күтәрелә. Беренче Дәүләт Думасы әгъзасы Сәидгәрәй Алкинның икенче улы булган Ильяс Мәскәү корылтаенда ук инде күпләрнең игътибарын җәлеп итеп өлгерә һәм Милли Шурага сайланган 10 кешедән берсе була. Казандагы хәрби корылтайда да ул Русия мөселманнарының гомуми хәрби шурасы рәисе итеп сайлана. Шулай итеп Ильяс Алкин берьюлы ике зур урынны били. Алга таба без аның эшчәнлегенең билгеле нәтиҗәләргә китерәчәген күрербез. Алкин Уфада төзелгән Милләт Мәҗлесенә дә сайлана, бераз соңрак Мәҗлескә каршы торган Зәки Вәлиди оештырган башкорт гаскәрендә генераль штаб башлыгы итеп билгеләнә. Тегендә-монда бәрелеп сугылуы аның тиз мавыгып китүчәнлегенәме, әллә максатка ирешү юлына ныклык күрсәтмәвенәме бәйле, анысын әйтүе кыен. Ихтимал, Алкинның үзен болай тотышы конкрет шартларга нигезләнәдер.

Дин әһелләре корылтаенда яңа сайлаулар үткәрелми, чөнки Галимҗан Баруди Мәскәү корылтаенда ук инде мөфти урынына сайланган була. Дини корылтайда хатын-кыз хокуклары тирәсендә кызу бәхәсләр куба. Бигрәк тә Урта Азиядән килгән делегатлар хатын-кызларга өстәмә хокуклар бирүгә каршы торалар. Казандагы хатын-кыз оешмалары, әгәр безнең таләпләрне ишерергә теләмәсәгез, без большевиклар белән хезмәттәшлек итәбез дип яныйлар. Ахыр чиктә Габдулла Апанаев һәм Гаяз Исхакыйның тырышлыклары белән бу хакта билгеле компромисска киленә.

Гаяз Исхакый (1878-1954)
Гаяз Исхакый (1878-1954)

Милли Шураның запастагы әгъзасы булган Гаяз Исхакый Идел-Урал төбәгендә киң танылган шәхес була. Милләттәшләре аның татар җәмгыятенең иҗтимагый кимчелекләрен күрсәткән роман, хикәя һәм пьесаларын яратып укый. Ул Мәскәүдә чыгарган газеталарны корал итеп патша режимы белән көрәшә. Шул сәбәпле Себергә дә сөрелә. Әле шәкерт булган чакта да хакимияткә каршы булган социалистлар эшчәнлегенә катнаша. Татар җәмгыятенең консерватив һәм либераль даирәләре аны өнәми. Мәсәлән, 1905 елда Ука елгасында йөзгән пароходта Русия мөселманнарының яшерен җыелышы була. Җыелыштагылар Гаяз Исхакыйны пароходка кертмиләр. Ләкин ул берничә иптәше белән каекка утырып ничек кирәк шулай пароходка менә. Бу кыю кеше сөргеннән дә кача. Кыскасы, Гаяз Исхакый кызу темпераментлы, көрәштән һич тә курыкмаган кеше була. Чит илгә китәргә мәҗбүр булганнан соң да һәр җирдә ныклыгын һәм кыюлыгын күрсәтә.

Дүртенче Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясе Думага сайлана алмаган, ләкин мөселманарны борчыган мәсьәләләр белән шөгыльләнүләре аркасында танылган 10-15 кешене Санкт-Петербургка чакырып махсус Бюро төзи. Аңа Идел-Урал тарихына бәйле гыйльми эшчәнлек алып барган, “Төрк-татар тарихы” исемле әсәре белән шактый ук танылган Зәки Вәлиди дә керә.

Зәки Вәлиди (1890-1970)
Зәки Вәлиди (1890-1970)

Нәкъ шул Бюро (Русия мөселманнарының вакытлы бюросы) 1917 елның май аенда Русия мөселманнарының беренче гомуми корылтаен әзерли һәм үткәрә. Зәки Вәлиди корылтайда чыгышлар ясап Русия төркләре хакында бик мәгълүматлы кеше икәнен күрсәтә, башкортларда җир милеге белән бәйле проблемалар булуын, шуның өчен татарлар алга сөргән мәдәни автономия принцибын якламавын ап-ачык итеп белдерә. Зәки Вәлидинең бу идея көрәше Уфада төзелгән Эчке Русия һәм Себер мөселман төрк-татарлары Милләт Мәҗлесенә әгъза булып сайланганнан соң да дәвам иттерә. Ул башкортчылык хәрәкәтенең лидеры булып китә, хәтта гаскәр оештыра, шуның белән Идел-Урал төбәгендә вәзгыятьне җитди рәвештә үзгәртә, тик теләкләренә ирешми калгач, большевиклар лагеренә күчә. Бу адымын аклау өчен үзенең яшь чакта социалист булуын да белдерә. Соңга таба аның белән Сталин арасында низагъ килеп чыккач, чит илгә качып китәргә мәҗбүр була.

Асылда Зәки Вәлиди Идел-Урал төркләренең бердәмлегенә балта чаба. Инкыйлабтан һәм эчке сугыштан соң Төркиягә мөһаҗир булып килгән татар сәясәтчеләре һәм зыялылары бу эше өчен Зәки Вәлидигә уңае килгәндә дошманлыкларын белдереп торганнар.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG