Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан телләр кануны: ул нигә соңарды һәм 20 ел элек ничек кабул ителде


Кадерле Иметдинов Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп ялгыз пикетта тора. Уфа 21 февраль 2018
Кадерле Иметдинов Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп ялгыз пикетта тора. Уфа 21 февраль 2018

Татар теле мәсьәләсе сәбәпле башка милли республикалардагыдан шактый соңарган бу канунның нинди шартларда кабул ителүенә тарихи күзәтү.

Һәркем бүгенге сәясәт тирәсендәге хәлләр турында сүз куерткан арада Башкортстанның иң яңа тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия булган "Башкортстан халыклары телләре турында канун"ның 20 еллык юбилее игътибардан читтә калды. Бу документны кабул итү тарихы, аның дәүләт телләре турындагы мөһим пункты аркасында, 1990 елдан башлап тугыз елга сузылды дияргә мөмкин. Шул сәбәпле Башкортстан телләр канунына башка милли республикалардан соңарыбрак ия булды. Башкортстан белән еш кына чагыштырыла торган Татарстанда, мәсәлән, мондый канун 1992 елда ук чыккан иде.

Моның сәбәпләрен аңлар өчен әлеге мәсьәләнең башлангыч тарихына күз салып үтик.

БАССРның 1937 елгы беренче расланган Конституциясенә ярашлы, Башкортстанда башкорт, урыс һәм татар телләре дәүләт/рәсми телләр статусына де-факто (ЮНЕСКО билгеләмәсенә күрә) тигез дәрәҗәдә ия була (24-нче һәм 78-нче маддәләр). Де-факто, чөнки ул чактагы совет конституцияләрендә андый пункт булмаса да, БАССР Конституциясенең 24-нче һәм 78-нче маддәләре нигезендә бу телләр аның барлык билгеләренә ия булган. Әмма 1978 елның декабрендә конституция реформасы нәтиҗәсендә 1937 елгы Конституция гамәлдән чыгарыла, ә бердәнбер гамәли үзгәреш татар телен дәүләт/рәсми телләр рәтеннән чыгару була. Бу үзгәреш Башкортстан обкомы беренче секретаре Мидхәт Шакиров җитәкчелегендә уздырылган Башкортстан татарларын башкортлаштыруның беренче этабын башлап җибәрә.

Тартып алынган рәсми тел статусын татар теленә кире кайтару таләбе 1989 елның гыйнварында узган "БАССР татар иҗтимагый үзәге"н оештыру корылтаенда беренче мәртәбә ачыктан-ачык яңгырый һәм бу Башкортстан татар милли хәрәкәтенең төп максатына әверелә.

Татар теленең дәүләт статусына ия булуы башкорт халкы мәнфәгатьләренә янәсе каршы килә дип күрсәтелә

Тик бу идеягә 1989 елның ноябрендә оешкан "Урал" башкорт халык үзәге ("Урал" БХҮ) каршы чыга: "Шул ук вакытта БХҮ Башкорт АССРда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирү омтылышларын хөкем итә… Татар теле статусы Татар АССРда хәл ителергә тиеш, ә аны Башкортстанда дәүләтләштерү омтылышы башкорт халкының автоном хокукларына, сәяси һәм мәдәни-тел мөстәкыйльлегенә һөҗүм булып тора." ("Урал" БХҮ оештырган башкорт халкының I корылтае мөрәҗәгате) Ягъни татар теленең дәүләт статусына ия булуы башкорт халкы мәнфәгатьләренә янәсе каршы килә дип күрсәтелә. Һәм кире кагарга мөмкинлек бирелмәгән, шул ук вакытта берни белән дә дәлилләнмәгән бу сүзләрне инде 30 ел буе кабатлап киләләр.

Дәүләт телләре турында карар итүнең беренче омтылышы парламентта Башкортстан дәүләт суверенитеты турында декларация раслаганда булды. Ул чакта Башкортстан тарихындагы беренче сәяси ачлык 1990 елның сентябрендә Уфаның Совет мәйданында узды һәм анда катнашучылар татар телен дәүләт телләре рәтенә кертүне таләп итте. Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде, әмма анда дәүләт телләре турында пункт юк иде (Татарстанның декларациясендә андый пункт бар иде).

Бу өлге татар теленә дә башкорт һәм урыс телләре ия булган дәүләт статусы бирүне күздә тота, әмма республиканың көнбатыш өлешендә, башкорт теленә – көньяк-көнчыгышта, ә Уфаны өч телле (башкорт, урыс, татар) зона итү карала

Башкорт милли интеллигенциясенең "Урал" БХҮ белән килешмәүче демократик фикерле өлеше компромисс вариантлар эзләде. Шуларның берсе, күренекле башкорт галиме Билал Юлдашбаев ул чорда республика эчендә экстерриториаль автономия өлгесе белән чыкты ("Ленинец", 1 сентябрь 1990; "Вечерняя Уфа", 13 сентябрь 1990). Бу өлге татар теленә дә башкорт һәм урыс телләре ия булган дәүләт статусы бирүне күздә тота, әмма республиканың көнбатыш өлешендә, башкорт теленә – көньяк-көнчыгышта, ә Уфаны өч телле (башкорт, урыс, татар) зона итү карала. Асылда бу өлге Бельгия моделен бик нык хәтерләтә (илнең фламанд төньягына, франкофон көньягына һәм ике телле Брюссельгә бүленүне). Башкорт академик даирәләре Билал Юлдашбаевның мондый демократизмын кичермәде, күпләр аңа каршы чыкты һәм аны читкә типтеләр.

Соңрак, 1992 елда республиканың ул чактагы Югары шурасы телләр турында канун чыгару омтылышы ясап карады. Башкорт һәм урыс телләрен дәүләт телләре итеп рәсмиләштерүче канун өлгесе әзерләнгән иде. Әмма җирле оешмалар - Башкортстанның көнбатышындагы шәһәр һәм район шуралары татар телен дә дәүләт теле дип тануны таләп итте.

Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Ул чакта вазгыять шактый катлаулы иде. Шуралар демократик рәвештә сайланган һәм бернинди дә "хакимият вертикале" юк иде. Башкорт милли хәрәкәтенә таянып шәхси авторитар хакимиятен урнаштыру эшенә инде керешкән Мортаза Рәхимов ул чакта республикада ни теләсә, шуны эшли алмый иде әле. Өстәвенә көнбатыш районнар белән чиктәш Татарстанда әле генә суверенитет турында референдум узган чак иде. Башкортстанда Уфа татарларына Татарстан республикасы ватандашлыгы бирү һәм теләгәннәргә Татарстан паспортлары тапшыру тәкъдимнәре дә яңгырый башлаган чор иде ул. Татар теленә дәүләт теле статусын кире кайтарырга теләмәү һәм шул ук вакытта татар сәяси факторын исәпкә алмыйча эш итә алмаулары нәтиҗәсендә Суверенитет декларациясендә дә, 1992 елда да, 1993 елгы Башкортстан конституциясендә дә дәүләт телләре рәсмиләштерелми калды.

Конситуция мәхкәмәсенең ул дәгъвәсенә нигез булган сәбәпне ашыгыч рәвештә юкка чыгарырга кирәк иде

1990-нчы еллар ахырына исә хәлләр бик нык үзгәрде, сәяси вазгыять тулысынча Башкортстан хакимияте кулында иде инде. Өстәвенә дәүләт телләре турында тәгаен карарга килергә һәм канун чыгарырга этәргән башка бер сәбәп тә булды. 1998 елда Башкортстан республикасы президентын сайлауда оппозицион намзәтләрне катнаштырмау өчен "Башкортстан республикасы президенты турында" һәм "Башкортстан республикасы президентын сайлау турында" кануннар кулланылды. Ә ул кануннарда республика президенты вазифасына дәгъва итүче намзәтләрнең башкортча белергә тиешлеге язылган иде. Теркәлә алмаган намзәтләр бу кануннарның нигезсез булуын мәхкәмәдә дәлилли алса да, ул чакта теркәлү вакыты инде узган иде. Русия федерациясенең конституция мәхкәмәсе 1998 елның 27 апрелендәге карары белән әлеге кануннарның намзәтләргә телгә бәйле чикләүләр кертүе нигезсез дигән карар чыгарды, башкорт һәм урыс телләренең статусы турында республика конституциясендә язылмаган диелде. Шуңа күрә, сайлау инде узган булса да, Конситуция мәхкәмәсенең ул дәгъвәсенә нигез булган сәбәпне ашыгыч рәвештә юкка чыгарырга кирәк иде.

Шуңа күрә 1998 елның 23 декабрендә Башкортстан президенты Рәхимов Дәүләт җыелышының Кануннар чыгару пулатына (ул чакта республика парламенты ике пулатлы иде) "Башкортстан республикасы халыклары телләре турында" канун өлгесен тапшырды. Ул канун өлгесенең шунда ук беренче укылышта кабул ителүе аны уздырырга теләүчеләрнең ни кадәр ашыгуын бик ачык күрсәтте. Әлеге канун өлгесе "1921 елгы Бөтенбашкорт совет корылтае карарлары нигезендә" Башкортстан республикасының дәүләт телләре дип башкорт һәм урыс телләрен игълан итте. Монда бер кызыклы фактны билгеләп үтик. Әле бер ел элегрәк, 1997 елда гына Башкортстан татарларының беренче корылтае узган һәм аның резолюциясендә татар теленә дәүләт статусын кайтару төп таләп буларак язылган, җитмәсә аның өчен Мортаза Рәхимов та тавыш биргән иде.

Бу канун өлгесе "татар теленең хокукый статусын, шул исәптән, татар телендә сөйләшүче 225 мең башкортны" санга сукмый диелә

Дәүләт медиасы бу теманы йомып калырга тырышса да, милли хәрәкәтләр аны шунда ук күтәреп алды. Бу канун өлгесенә бигрәк тә татар иҗтимагый оешмалары каршы чыкты. "Башкортстан татарлары корылтае"ның (республика татарларын вәкиллек итүче төп оешма) Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатларына мөрәҗәгатендә бу канун өлгесе "татар теленең хокукый статусын, шул исәптән, татар телендә сөйләшүче 225 мең башкортны" санга сукмый диелә. Ул канун өлгесенең юридик нигезе юк һәм ул демократик түгел, чөнки ул канун өлгесе 1921 елның 1 июлендә узган Икенче бөтенбашкорт корылтаеның "Кече Башкортстан"да башкорт һәм урыс телләрен дәүләт телләре итү карарына нигезләнә диелә. Монда "Кече Башкортстан"ның (Зәки Вәлиди проекты нигезендә 1922 елга кадәр булган Башкортстан) хәзерге Башкортстаннан күпкә кечкенәрәк булуын истә тотарга кирәк. "Кече Башкортстан" хәзерге Башкортстанның башкортлар күпчелекне тәшкил иткән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешеннән гыйбарәт була. Шул ук вакытта татар халкының төп өлеше яшәгән Уфа губерниясе биләмәләре ул "Кече Башкортстан"га керми кала.

1999 елның 21 гыйнварында Башкортстан Дәүләт җыелышының Кануннар чыгару пулаты бу канун өлгесен раслады. Ә бу мәсьәлә каралудан бер көн алдарак кына, 20 гыйнварда Башкортстан парламентына Татарстан Дәүләт шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы мөрәҗәгатьләр юллады. Алар "ике тугандаш халык арасында" киеренкелек чыгармас өчен татар теленә дә дәүләт статусы бирергә чакырды. Бу канунны кабул итүгә каршы соңгы каршылык чарасы парламент диварларына якында гына уза. Әмма, ул чакта "Коммерсант" газеты язганча (N4, 1999 ел), Татар иҗтимагый үзәге пикетын милиция хезмәткәрләре куып тарата, анда катнашучылар кулга алына.

Бу канун өлгесенә "Русь" иҗтимагый оешмасы да каршы чыга. Бу канунны бары башкорт милли оешмалары гына хуплый.

Татар теленә дәүләт статусы бирми генә бу канунны кабул итүгә Кануннар чыгару пулатында да ризасызлык белдерүчеләр булды. Әлеге төркемне депутат Ринат Гатауллин җитәкләде (парламентка сайланганчыга кадәр ул республика хөкүмәтендә икътисад министры урынбасары булып эшли). Әмма әлеге төркемдәге депутатларның саны татар телен яклаучыларның таләпләрен канәгатьләндерү өчен җитәрлек булмады.

Хәтта татар һәм урыс депутатлар бергәләшеп каршы чыккан очракта да, аларның тавышлары бу канунга киртә кую өчен җитмәгән булыр иде. Шунысын да искәртеп узыйк, әлеге канун кабул ителгәннән соң ике ай узуга Дәүләт җыелышына чираттагы сайлаулар узды һәм тел канунына каршы тавыш биргән депутатларны яңа парламентка уздырмадылар.

Башкортстан президенты бу канунны имзаларга бер көн кала, 1999 елның 11 февралендә "Башкортстан татарлары корылтае"ның башкарма комитеты белдерү чыгарды. Анда Башкортстан халыклары телләре канунының мәгълүмат блокадасы шартларында ашыгып кабул ителүе турында языла. Белдерүдә дөньяда кулланылган принципның бозылуы - дәүләттәге реаль демографик һәм тел вәзгыяте исәпкә алынмавы хөкем ителә. Ә бит "Башкортстан татарлары корылтае" (соңрак ул "Башкортстан татарлары конгрессы" дип үзгәртелә), "Бөтендөнья башкорт корылтае" яки "Башкортстан урыслары соборы" кебек үк, заманында республика хакимияте тарафыннан төзелгән оешма була. Элгерәк хакимият яклы булган бу иҗтиманый оешма, хакимиятнең татар халкына карата шундый мөнәсәбәтен күргәннән соң, башкорт "Ак йорты" контроленнән акрынлап чыга башлый.

Әлеге канунны әзерләүчеләрнең берсе Ирек Моксинов (ул чакта Башкортстан конституцион мәхкәмәсе рәисе) бер сөйләшүдә әйткәнчә, канунның тәгаен өлгесен парламентка кертер алдыннан Мәскәүдә киңәшләшүләр уздырыла, ә анда телләр канунының берничә варианты карала. Моксинов әйтүенчә, татар теленә дәүләт статусы бирүне күздә тоткан варианттан баш тартырга "киңәш ителә". Шуннан соң бер ел да үтми, Моксинов Уфа-Казан юлында машина казасында һәлак була. Бу сәер фаҗиганең ничек булуы әле дә тулысынча ачыкланып бетмәгән.

Әлеге канунның ничек кабул ителүе турында 1995-1999 елларда Канун чыгару пулаты депутаты булган Ринат Гатауллин түбәндәгеләрне сөйләде:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

– Ул чакта без әлеге канун өлгесенә каршы чыгучы бер төркем депутатларны туплый алдык, алар Канун чыгару пулатының өчтән берен диярлек тәшкил итә иде. Анда Эдуард Саретдинов, Мидхәт Вәлиуллин, Риф Латыйпов та булды. Безне күп кенә урыс депутатлар да яклады. Алар арасында Валерий Тихонов, Владимир Кузьменко, Юрий Шахов та бар иде. Шул ук вакытта үз халкы мәнфәгатьләренә каршы килеп бу канунны хуплаган татар депутатлар да булды. Канун тавышка куелган көнне парламент диварлары янында ике пикет узды – татарлар һәм башкортларныкы, һәм икесенең дә моның өчен кануный нигезләре бар иде. Тик менә башкорт пикеты проблемсыз гына узды, ә татар иҗтимагый оешмалары пикетында катнашучыларны кулга алдылар. Анда катнашучыларның берсен – математика фәннәре докторы Марат Рамазановны (Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе), бер сәбәбен аңлатмыйча, тәүлек буе сак астында тоттылар. Ул чакта мин депутат хокукыннан файдаланып Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары Николай Патрикеевны сөйләшүгә чакырдым һәм Башкортстанда сәяси активистларның нигә милләтенә карап кына кулга алынуын аңлатуны таләп иттем. Кулга алынганнарны аның белән ике сәгатькә сузылган кискен сөйләшүдән соң гына азат иттеләр. Бу канунны кабул итүдә Рафаил Хәкимов (ул чакта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев киңәшчесе) татарга каршы хыянәтчел гамәл кылды дияр идем. Канун кабул итүгә бер көн кала ул Уфага килде. Ул Башкортстан президенты идарәсе башлыгы Мансур Әюпов белән сүз берләштерде. Бу факт турында мин ул көннәрдә Азатлык радиосы аша да сөйләдем.

Бу хәлләрдән соң ике ай узгач яңа сайлаулар узды, мине анда катнаштырмадылар. Ә аннан соң мине уйлап чыгарылган сәбәп белән икътисад министры урынбасары вазифасыннан гомумән алдылар, ачыклабрак әйткәндә, хөкүмәттә минем вазифаны юк иттеләр, гәрчә министрлык бүлекләренең яртысыннан артыгы өчен мин җаваплы идем. Өстәвенә миңа берничә мәртәбә гомумән республикадан китәргә кирәклегенә ишарәләделәр.

– "Кызыл таң" язуынча, сез 1990 елда Башкортстан суверенитеты декларациясе каралганда да татар теленә дәүләт статусын кайтаруны яклап чыккансыз.

– Әйе. Ул чакта да, 1999 елда да һәм хәзер дә. Башкорт буларак, моның татарларга гына түгел, башкортларга да кирәк булуын беләм мин, чөнки башкортларның яртысының ана теле нәкъ менә татар теле.

– Башкортстан конституция мәхкәмәсе рәисе Ирек Моксинов заманында шәхси сөйләшүләрнең берсендә Мәскәү татар теленә дәүләт статусын кайтармаска кушты дип әйткән булган. Бу хәл турында беләсезме?

– Әйе, мин аның турында беләм. Әмма өздереп әйтә алмыйм. Бәлки ул дөрестер дә, әмма Моксинов Башкортстан президентын ул чактагы вазгыть корбаны итеп күрсәтеп Мортаза Рәхимовка ярар өчен моны үзе уйлап чыгарган булырга да мөмкин.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG