Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дилмөхәммәтов ялгыша. Уфа татарына дәүләт теле кирәк"


Уфада татар телен яклау чарасы, 21 февраль 2018

Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстанда татар теленең дәүләт статусы темасы ябылды дисә дә, татар җәмәгатьчелеге бу әле дә актуаль дип саный.

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче, активист Айрат Дилмөхәммәтов күптән түгел Idel.Реалиига әңгәмә биргәндә: "Дүртенче Башкорт республикасы төзелгән очракта анда татар теле дәүләт теле булмый һәм була да алмый” дип белдергән иде. Аның бу белдерүе Башкортстан татарларын битараф калдырмады. Әңгәмә чыканнан соң Азатлыкка да шактый фикерләр килде. Дилмөхәммәтов үзе моны сөрсегән мәсьәләне калкыту дип саный һәм бу хакта Youtube каналында "Үзбилгеләнү хокукы" ("Право на самоопределение") дигән видеода әйтте.

Дилмөхәммәтов: "Башкортстанда татар теленең дәүләт статусы темасы ябылды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

"Майдан" газетымда 2003 елда чыккан "Телем - дошманым" исемле мәкаләмне исегезгә төшерәм. Ул тел мәсьәләсендә янәсе башкортлаштыру турында иде. Анда мин Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү турында ул чакта бик тә популяр булган мемга аерым игътибар юнәлттем. Бу турыда бик җентекләп яздым, бу чекист мемын тулысынча тар-мар иттем. Акылында булган бер генә татар да шуннан соң бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмады. Мәсьәлә төбе-тамыры белән юк ителде.

Ике атна элек мин Прагадагы Азатлык радиосының татар редакциясендә эфирда булган идем. Бу редакция нафталиннан тагын шул чекист мемын тартып чыгарган. Каян алганнар? Инде ничә ел узган! Тагын кабатлыйм: Башкортстанда үз акылында булган бер генә җәмәгать эшлеклесе дә инде бу турыда сөйләшми. Барысы да аңлатылган, бер сорау да калмаган. Күрше республиканың кайбер эшлеклеләре татар теленә өченче дәүләт теле статусы бирү турында шушы чекист тезисын эләктереп алган. Татар теле монда дәүләт теле була алмый, чөнки татарлар монда үзбилгеләнү хокукына ия түгел. Татарстанда ия, монда - юк, шуңа күрә ул дәүләт теле була алмый", ди Дилмөхәммәтов.

Җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яушев әйтүенчә, Дилмөхәммәтов аны уйлап чыгарган һәм шул фикерен булмаган дәлилләр белән куәтләргә маташа.

Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

"Башкортстанда үз халкын яраткан һәрбер татар "кирәк, кирәк, кирәк" дип кабатлый. Дилмөхәммәтов кирәкми дигәнне каян алгандыр, анысын белмим. Хәтта кайберәүләр тарафыннан милләт мәнфәгатләренә хыянәт итүдә гаепләнгән татар җитәкчеләренең дә, мәсәлән, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшеваның да татарга дәүләт теле статусы кирәкми дип ачыктан-ачык әйткәне юк.

Башкорт милләтчесе беркайчан да татар теленә дәүләт теле статусы бирәм димәс

Монда бернинди сенсация дә, аптыраш та юк. Чөнки үзе башкорт милләтчеләренең җитәкчесе булырга җыенган кеше беркайчан да татар теленә дәүләт теле статусы бирәм димәс. Андый статус бирәм дигән кеше инде беркайчан да башкортлар арасында җитәкче була алмый. Бу Дилмөхәммәтов үзе уйлап чыгарган яки шулай уйлый дигән сүз түгел, ул бары тик элек үк башкорт милләтчелегендә барлыкка килгән кагыйдәләрне кабатлый гына.

Татарларның дәүләт теле статусы соравы ул бары "без тигезлек таләп итәбез" дигәнне генә аңлата. Без Аллаһның кашка тәкәсе, безгә өстенлек кирәк дигән сүз түгел бу. Дәүләт теле статусы Башкортстан шартларында татарларга урыслар һәм башкортлар белән тигез булырга ярдәм итәр дигән өмет бар. Әгәр кемдер моның белән килешми, татар астарак булырга тиеш, аның хокуклары азрак булырга тиеш ди икән, аңа ни дип җавап бирәсең инде? Татар теленә дәүләт теле статусы бирелергә тиеш түгел дигән сүз татарлар хокуксызрак булырга, тапталыбрак яшәргә тиеш дигәнне аңлата", ди ул.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин татар теленә дәүләт статусын бирү фикере даими күтәрелде, бүген дә актуаль мәсьәлә булып кала, әмма сәяси вазгыять аны тормышка ашыру мөмкинлеген бирми дип сөйләде Азатлыкка.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Беренчедән, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми, Айрат Дилмөхәммәтов, бәлки, үзенә нокта куйгандыр, әмма бу мәсьәлә озак еллар буена күтәрелде. 2004 елда Мәскәүдә Башкортстанның татар милли-мәдәни мохтариятенең оешу корылтае узды, аны Уфада оештырырга рөхсәт итмәделәр. Аның резолюциясендә татар теленә дәүләт статусын бирү таләбе турында язылган.

2005 елда Башкортстан татарлары җәмәгатьчелеге Уфада татар корылате уздырды. Анда да бу мәсьәлә күтәрелде, документка кертелгән. 2009 елда мохтариятнең икенче корылтае, ә Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткәндә өченче корылтае узды, андагы нәтиҗә документларында Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү таләбе язылган, тавыш белән кабул ителгән. Татарстанның "Азатлык" татар яшьләре берлеге бу хакта сөйләде, теманы күтәрде.

Уфа татарларының сәяси, икътисади, мәдәни проблемнары тел статусына бәйле

Икенчедән, чынында Башкортстанда татар теленә дәүләт статусын кайтару турында сүз бара, 1978 елның декабренә кадәр булган БАССР Конституциясендә телләр бертигез була. 1999 елда Башкортстан иң соңгысы булып телләр турындагы канун кабул итте. Вакытында Башкортстанның корылтаенда эшләгән юрист Марат Муксинов (хәзер инде мәрхүм) канунның ике варианты язылганы хакында әйтте. Берсендә татар теле дәүләт теле дип язылган, әмма Мәскәү ул вариантны кире кага", ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, Уфа татарлары өчен бу әле дә актуаль, чөнки аларның бөтен сәяси, икътисади, мәдәни проблемнары тел статусына бәйле.

"Милли-мәдәни мохтарият җитәкчелере дәүләт контролендә торганга күрә алар дәшми, әмма аларның дәшмәве белән бу проблем юкка чыкты дигәнне аңлатмый. Сәяси вазгыять башкача, шуңа аны тормышка ашыру авыр. Җәмәгатьчелектә апатия бар, көн саен сөйләнми, шул гына, әмма берсе дә телгә статус кирәкми дими. Русиядә демократия җилләре исә башлагач кына бу хакта сүзне кузагытып була", диде Гарифуллин.

Башкорт милли хәрәкәте вәкиле, галим Тимур Мохтаров Айрат Дилмөхәммәтов белән килешә.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

"Минем карашка, сигез ел эчендә, Хәмитов (Рөстәм Хәмитов – Башкортстанның элекке башлыгы) заманында бу өлкәдә (Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирү) бернинди дә хәрәкәтләр булмады. Башкортларның хәле авыр булды. Алар сәяси өлкәдә көчсез булды. Татар халкына бу дәүләт теле статусы мөһим мәсьәлә булса, алар башкортларның көчсезлегеннән файдаланыр иде. Ләкин татар халкы ул мәсьәләне күтәрмәде, чөнки минем уемча, татар халкының зыялылары башкорт халкының хәлен аңлый һәм шушы ситуациядә бу таләп урынсыз дип санады. Әле дә мондый таләпләрне беркемнән дә ишеткәнем юк", ди ул.

Мохтаров сүзләренчә, ул татар телен башкорт теленнән аермый.

Татарга дәүләт теле мөһим булса, ул башкортның көчсезлегеннән файдаланыр иде

"Шуларның берсе - шул ук башкорт теле дәүләт теле булса, икенчесе дәгъва итмәсен. Чөнки бүлгәләү башланачак. Туган тел буларак кабул итәм, ләкин сәяси статус буларак бүлгәләргә кирәкми, чөнки төрки халыклар буларак бер-беребезне аңлыйбыз. Проблем чыгарга тиеш түгел", ди ул.

Дилмөхәммәтов Башкортстанда башкорт теле башкортлар өчен генә дәүләт теле булырга тиеш дип әйтсә, Мохтаров аның бу фикерен хупламый.

"Чөнки дәүләт теле бөтен халыкка да кагыла. Аны бөтенесе дә су кебек эчәргә тиеш дип әйтмим, әмма телне аңларга тиешләр. Мәктәпләрдә мотлак укыту булмаса халык аны белмәячәк һәм телгә карата тискәре мөнәсәбәт калачак", ди ул.

Көнбатыш (татар телле) башкортлар корылтае рәисе Ринат Гатауллин да Башкортстанда татар теленең статусы мәсьәләсе әле дә актуаль булып кала ди һәм Дилмөхәммәтовны республикадагы халыкның шактый зур өлеше мәнфәгатьләренә күз йомуда гаепли.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Айрат Дилмөхәммәтов, әлбәттә, сәнәгатьче буларак уңышка ирешә алмады. Икътисадта да, социаль өлкәдә дә ул бернинди эз калдырмады. Аның Башкортстанда иң югары вазифага дәгъва кылуын җитди кабул итеп булмый, һәм ул боларның барысын да аңлый. Ул уйлап чыгарылган дөньяда яши. Аның сүзләренең бернинди сәяси эчтәлеге юк. Бер генә нормаль сәясәтче дә мондый сүзләр әйтмәс, демократик сайлаулар булганда республика халкының яртысының диярлек иң мөһим проблемына күз йома алмас иде. Татарлар һәм татар телле башкортлар хәзер республика халкының 50 процентка якын өлешен тәшкил итә. Бу сүзләре белән Дилмөхәммәтов сайлау процессыннан үз-үзен читкә чыгарып куйды", ди Гатауллин.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда яшәүче дүрт миллионнан артык халыкның 36 процентын урыслар, 30 процентын башкортлар һәм 25 процентын татарлар тәшкил итә. Республикада бер миллионга якын кеше үзләрен татар дип саный диелә.

1989 һәм 2002 еллардагы җанисәпләр арасында татарлар һәм башкортлар саны алышына, башкортлар сан ягыннан татарларны узып китә. Әмма татар оешмалары бу җанисәпнең хәрәмләшү белән оештырылуы, күп кенә татарларны башкорт дип теркәү турында белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG