Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт белән татардан да бер-берсенә якынрак халык юк"


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәре ачылышында

17 апрель Башкортстан республикасында Татарстан республикасы көннәре ачылды. Чара кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Татарстан президентының Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы "Башкортостан" дәүләт концертлар сараеның кече залында үтте. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин катнашты. Чарага мәдәният, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, зыялылар килгән иде.

Президиум
Президиум

Башкортстан ягыннан өч кешегә сүз бирелде. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Газиев чыгышында татар-башкорт халкының җыр мирасы, аны өйрәнү һәм саклау турында сөйләде. Үзенең балачагы, гаиләдә нинди җырлар тыңлап үсүе, һөнәри белем алуы, остазлары турында сөйләде.

Идрис Газиев
Идрис Газиев

Композитор һәм җырчы Зифа Нагаева үзенең "Шәрык" һәм "Юлдаш” радиосындагы эшчәнлеге, "Туган тел" телеканалындагы "Күзгә күз карашып" тапшыруы алып баруы һәм татар-башкорт дуслыгы, уртак рухи хәзинәләр турында сөйләде.

Зифа Нагаева
Зифа Нагаева

Залда утыручылар арасында Идрис Газиев һәм Зифа Нагаева чыгышлары вакытында ризасызлык репликалары да яңгырады. "Проблемнар турында сөйләгез", дип кычкыручылар да булды.

Очрашуда чыгыш ясаган икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов чыгышында гына берникадәр тәнкыйть һәм эшлекле фикерләр яңгырады.

"Бер-беребезне яклап яшәсәк – без яшәрбез. Безгә мин-минлекне җиңәргә, кулга-кул тотынышырга вакыт җитте. Сакланасыбыз килсә, бергә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәргә тиешбез. Бу хәлгә калмас өчен Башкортстан һәм Татарстан арасында кырыс шартларны искә алган яңа килешү төзергә тиешбез.

Касыйм Йосыпов
Касыйм Йосыпов

Татар теленең статусын кайтару да көнүзәк мәсьәлә. Бер районда башкорт гимназиясе яки полилингваль мәктәп ачсак, татарлар күпчелекне тәшкил иткән икенче районда татарныкын ачарга кирәк. Туган телләрне өйрәнүне бары тик башкорт телен өйрәнүгә генә кайтарып калдырмыйча, Башкортстанда яшәүче барлык милләтләрнең гомум проблемын чишүгә әйләндерсәк, отышлы булыр иде. Якташ язучы Әмирхан Еники сүзләренчә, без тигезлек аша татулыкка ирешергә тиешбез. Шул чакта без дус та булырбыз.

Без Татарстан һәм Башкортстан татарлары милләтнең умыртка сөяген тәшкил итәбез. Без татар халкының яртысы, ләкин ясалма рәвештә икегә бүленгәнбез. Башкортстан хөкүмәте белән килештереп Татарстанның һәм татар эшкуарларының ярдәме белән Уфада Дөнья татар конгрессының бүлекчәсен ачарга кирәк. Шул вакытта Башкортстандагы барлык татар оешмаларын җыеп милләткә хезмәт итү, татар мәктәпләрен кайтару, татар авылларын саклау эшен җәелдереп булыр иде.

Татар башкортны, башкорт татарны якласын

Без федерация тарихында бик аянычлы бер аралыкка килеп кердек. Бу шартларда татар башкортны, башкорт татарны якласын. Республикаларыбызның мең еллыкларын да бергә каршыларга язсын", диде икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов.

Татарстан президенты белән очрашуда катнашучылар
Татарстан президенты белән очрашуда катнашучылар

Аннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.

"Татарстан, Башкортстан - Русиядә алда бара торган төбәкләр. Безнең бүлешер нәрсәбез юк. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә генә кирәк.

Безнең төбәкләр арасында сәүдә 34 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 13тән артыгы Татарстаннан Башкортстанга, калган 21дән артыгы Башкортстанның Татарстанга саткан өлеше. Без бер-беребезгә кирәк.

Башкорт белән татардан да якын кеше юк

Икенче яктан, Татарстанда ике миллион, Башкортстанда бер миллион татар яши. Башкорт белән татардан да якын кеше юк. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез бер. Шул ук вакытта без үзебезнең татарлыгыбыз турында, башкортның киләчәге турында уйларга тиеш. Аның турында башка кеше уйламый, татар-башкорт кына уйлый ала. Безнең уйларыбыз бер. Бергә мәктәпләребезне булдырырга, динебезне сакларга кирәк", диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:39 0:00

Президент белән очрашу ярты сәгать эчендә тәмамланды.

Татарстан делегациясенең аерым төркемнәре очрашуларны рәсми ачылу чарасына кадәр үк башлап җибәрде.

Татар гимназиясендә очрашу

Казаннан килгән бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназияләрендә булдылар. Гимназияләрдә кунакларны уку йорты белән таныштырдылар, аннан соң гимназияләрнең актлар залында алар белән очрашу узды. Чаралар гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.

84 гимназиягә очрашуга килгән язучылар
84 гимназиягә очрашуга килгән язучылар

84нче санлы татар гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим һәм Зиннур Мансуров булды. Зиннур Мансуров чыгышында милләтне саклауда гаилә һәм мәктәпнең урыны турында сөйләде. Киләчәккә татар рухын, татар телен саклау өчен балаларга зур өмет баглавын әйтте. Һәр кешенең яшәү мәгънәсе милләтне саклауга юнәлдерелергә тиеш дип билгеләде.

Гимназия укучылары
Гимназия укучылары

Мәктәп мөдире Рифкать Идрисов чыгышында гимназиядә укучылар милләтнең киләчәге барлыгын күрсәтә дип билгеләде.

Ике республика язучылары очрашуы

Башкортстан Язучылар берлегендә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу узды. Анда ике арадагы дуслык, хезмәттәшлек турында сүз барды. Ике язучылар берлеге арасында хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге аталса да, кулалмаш китаплар чыгаруны арттыру кирәклегеннән башка тәкъдимнәр яңгырамады.

Язучылар берлегендәге очрашу
Язучылар берлегендәге очрашу

Иң кайнар чыгышларның берсен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ ясады:

Бер-беребезне яклап, саклап яшәр вакытлар җитте

"Бик күп күренекле шәхесләр, язучылар бакыйлыкка күчте. Шул ук вакытта Гаяз Исхакый, Зәки Вәлидиләр арабызга кайтты. Кайчандыр казакъ, татар һәм башкортлар уртак Төркестан дәүләте төзү турында хыялланган. Алар безгә караганда киңрәк уйлаган. Без бер тапкыр тарих сәхнәсеннән китсәк, кире кайтуыбыз шикле. Бер-беребезне яклап, саклап яшәр вакытлар җитте. Һәр язучы туган телне яшәтү, милләтләрне яшәтү уе белән янарга тиеш. Ә аңа бергә булганда гына ирешеп була", диде Рәдиф Гаташ.

Татарстан көннәре бик тыйнак уза

Аннан соң Татарстан сәнгать әһелләренең концерты булды. Чара алдыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер төркем сәнгать, мәдәният әһелләренә мактаулы исемнәр тапшырды. Рөстәм Миңнеханов татар, Радий Хәбиров башкорт-татар сүзләрен кушып сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров

Чара үткән "Башкортостан" дәүләт концертлар сараендагы баннерга "Башкортстанда Татарстан көннәре" дип язылмаган, ә нибары "Татарстан республикасының сәнгать осталары концерты" дип язылган иде. Чарада катнашкан татар җәмәгатьчелеге арасында моңа ризасызлык белдерүчеләр дә булды.

фикерләр (33)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG