Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дуслык күпере" фестивале: "Татар-башкорт — без бер халык"


Фестивальдән күренеш
Фестивальдән күренеш

13 апрель Казанның Пирамида залында II бөтенрусия "Дуслык күпере" татар-башкорт җыр фестивале башланды. Азатлык җырчылар белән аралашып татар-башкорт дуслыгына карата фикерләре белән кызыксынды.

"Дуслык күпере"н төзергә алынучылар – татар-башкорт сәхнәсенең танылган артистлары, ике республиканың дәүләт ансамбльләре, этно-рок төркеме иде. Казан концертында Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Elvin Grey һәм башка популяр җырчылар белән берлектә Рәшит Ваһапов фестивале яшьләре – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов та катнашты.

Тамашаның рәсми башлау өлешендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләре әйтеп Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова бу ике миллләтне танылган шәхесләр берләштерүен әйтте.

"Бу халыклар дуслыгы – зур тарих. Тел, мәдәният һәм рухны бөек шәхесләр берләштерә. Алар арасында музыка эстрадасы артистлары да бар. Болар барысы да безнең дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга зур көч куя”, дип сөйләде Римма Ратникова.

"Дуслык күпере" фестивале: "Татар-башкорт — без бер халык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:24 0:00

Башкортстан республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлавын республиканың Корылтаеның мәдәният комитеты рәисе Раил Әсәдуллин җиткерде.

Без – бер зур кошның ике канаты

"Без – бер зур кошның ике канаты. Татар телендә сөйләшкәндә без татарлар, башкортларга җавап биргәндә – без башкортлар. Дуслык күпере ныгысын", диде ул.

Русия думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов сәхнәдән чыгыш ясап, депутатларның бу фестивальгә киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте.

"Без башкортлар белән дуслар гына түгел, туганнар. Без бергә булырга тиеш. Безнең бер-беребездән көнләшерлек һәм бер-беребез белән бүлешерлек бер әйберебез дә юк. Без башка барлык халыкларга үрнәк булып, кулга-кул тотынышып эшләргә һәм яшәргә тиеш", диде Илдар әфәнде.

"Дуслык күпере"н оештыручы, Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов сәламләү сүзендә "Башкортстан белән Татарстанның багланышлары ныгу конкрет эшләрдән тора, әлеге фестиваль төгәл чараларның берсе" дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Дуслык күпере"нең Казан сәхнәсендә 237 артист катнашты, шуның 103е - Башкортстаннан килүчеләр.

Сәхнәдә Гүзәл Уразова
Сәхнәдә Гүзәл Уразова

Әлеге чараның концерт өлешен башлап җибәргән, яңа гына Татарстанның халык артисты исемен алган җырчы Гүзәл Уразова Татарстан һәм Башкортстан аның өчен бербөтен булуын сөйләде. Кайбер җырларының башкортча матуррак та яңгыравын ассызыклады.

Башкорт теле ул инглизчәгә тарткан кебек, миңа бик ошый

"Башкорт теле ул инглизчәгә тарткан кебек, миңа бик ошый. Безнең татар телендә нинди хит җырлар чыга, без аларны башкортча да җырлыйбыз. Телне укытучыларыбыз белән махсус өйрәнәбез", диде артист.

Татар-башкорт дуслыгы тагын да ныгысын өчен Гүзәл Уразова татар җырчыларына Башкортстан композиторларының җырларын алып җырларга, халыкка танытырга, ә Башкортстан җырчыларына, киресенчә, Татарстан авторларыныкын башкарырга тәкъдим итте.

Башкортстанда яшәп Татарстанда өченче ел рәттән концертлар куючы популяр җырчы Әнвәр Нургалиев үзен татар дип саный. Ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыртуга кулыннан килгәнчә өлеш кертәчәген җиткерде ул.

"Татар-башкорт милләтләрнең мәдәниятләре бик якын, алар урыслар белән украиннарга караганда да якынрак. Беренче тапкыр Татарстанга концертлар белән килгәндә сәхнәдәш дусларым: "Анда тамашачы таләпчән, кешене селкетергә бик авыр", дип куркытты. Әмма сәхнәгә чыкач, мин икенче мөнәсәбәт тойдым. Монда мине колач җәеп, бик матур кабул иттеләр һәм үземә шундый яңалык ачтым: минем өчен административ чикләр юк. Татар-башкорт яшәгән җирләр – үзенә бер ил, сәнгать иле, чөнки безнең мәдәниятебез бер-берсенә якын. Дуслык булган җирдә генә яшәүнең мәгънәсе бар, аерым яшәүнең мәгънәсе юк", дип белдерде Әнвәр Нургалиев.

Әнвәр Нургалиев бию төркеме белән
Әнвәр Нургалиев бию төркеме белән

Төрле татар җыры фестивальләре лауреаты, Татарстан җырчысы Алинә Шәрипҗанова татар-башкорт милләтенең уртак җырларын искә алды.
"Гөлҗамал", "Зөлхиҗә", "Элмәлек" дисеңме, үзебезнең тамырларны, җырларны сакларга, тамашачыга күрсәтергә тырышабыз. Шуңа да мондый проектлар бик мөһим, чөнки бу татулык, тынычлык дигән сүз. Бүгенге заманда күбесе "сугыш" мохитендә яшиләр. Дөньяда дуслык кирәк. Шуңа күрә "Дуслык күпере" дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле проект", дип уртаклашты җырчы.

Илсөя Бәдретдинова да бу ике милләтне бөтенләй аерып карый алмыйм ди. Ике арадагы дуслык хакына үзенең бер җырын татар-башкорт җыры дип башкарган.

Әйдәгез алай булгач, татар-башкорт җыры дип җырлыйбыз

"Без ничә еллар рәттән чеп-чи башкорт районнарына кереп, концерт куеп йөрибез. Анда гел башкортлар утыра. Башкортлар үзләренең бәйрәмнәренә мине махсус кунак итеп чакыралар. Миңа, мәсәлән, анда бер генә дә авыр кагылган кеше юк. Бер генә тапкыр минем тарихта шундый шелтә белдерделәр: нишләп сез башкорт халык җырын татар халык җыры дип җырлап йөрисез диделәр. Мин алган мәгълүматларда ул татар халык җыры дип язылган иде. Әйдәгез алай булгач, татар-башкорт җыры дип куябыз дидем", дип уртаклашты бу фестивальдә икенче ел рәттән катнашучы җырчы.

Төркемендә эшләгән төрле милләт кешеләрен Илсөя Бәдретдинова татарча сөйләшергә өйрәтә. "Сез татар милләтенә эшлисез, Татарстан җирлегендә яшисез, сез монда белем аласыз, шушындагы халыкка концерт куеп акча эшләп йөрисез, сез безнең телне белергә тиеш", ди ул аларга. Кешеләргә шулай дип өйрәткән вакытта, үзенең дә башкорт телен белергә тиешлеген әйтте.

Нәфкать Нигъмәтуллин үзен татар дип атаса да, туган ягы Башкортстанда тамашачыларының күбрәк булуын искәртте. Ике милләтне дә якын итә.

Кем генә Башкортстаннан Татарстанга килмәсен – күпкә моңлырак, үзенчәлеклерәк

"Алар икесе дә кадерле, газиз. Минем аларны аерасым да, бүләсем дә килми. Мондый зур фестивальләр безнең милләтне тагы да якынайта, хәзерге буынны киләчәк белән бәйләүче чара булып тора. Туфрагы, сулары тәэсир итәме, кем генә Башкортстаннан Татарстанга килмәсен – күпкә моңлырак, үзенчәлеклерәк. Шуңа күрә дә алар Татарстан халкының күңеленә хуш килә", диде Азатлыкка Нәфкать әфәнде.

Сәхнәдә Elvin Grey (Радик Юльякшин)
Сәхнәдә Elvin Grey (Радик Юльякшин)

Башкортстанның атказанган артисты Elvin Grey (Радик Юльякшин) кечкенә чагында татарлар һәм башкортлар бер-берсен яратып бетерми дигән сүзләрне ишеткәләгән булса да, үзе Татарстанга килеп, концертлар куя башлагач, татарларның һәм башкортларның бергә икәнен аңлаган.

Кечкенәдән татар һәм башкорт җырлары белән үстем, бу фестивальне бик көттем

"Кечкенәдән татар һәм башкорт җырлары белән үстем, мондый фестивальне бик көттем. Бу концерт ике милләтне берләштерә дип уйлыйм. Мин бик шат. Чөнки татар артистлары да Башкортстанда җырлаячак. Бу минем хыялым иде", диде популяр җырчы.

Шулай ук кечкенәдән ике милләтнең дә сәнгатен тыңлап үскәнгән Ваһапов фестивале лауреты, Башкортстанда туып үскән Илһам Вәлиев та башкорт һәм татар телләрендә сөйләшүнең, җырлауның аңа кыенлык тудырмавын белдерде.

Балаларыбызны татарча, башкортча сөйләшеп үстерәбез икән, бернинди прокурор да телебезне бетерә алмый

"Яшьләр дә хәзер башкортча сөйләшә. Бу модага керде дип әйтсәм дә була. Башкортстанда бик күп оешмалар бар, Татарстанда да бардыр инде ул, башкортча дискотекалар, клублар оештыралар. Бу бик сөенечле хәл. Тел мәсьәләсе Татарстанда да, Башкортстанда да бар. Инде аның өчен без прокурорны да тиргәдек, мәктәпләрне дә ябып бетерделәр. Минем шунда гына өметем бар – без бәләкәйдән балаларыбызны үзебезчә татарчамы, башкортчамы сөйләшеп үстерәбез икән, монда бернинди прокурор да, канун да безнең телебезне бетерә алмый. Бу үзебезнең проблема. Үзебез телне саклап калырга телибез икән, балаларыбызны туган телдә тәрбиялик”, диде җырчы Илһам Вәлиев.

Сәхнәдә Айдар Галимов
Сәхнәдә Айдар Галимов

Чыгышы белән Башкортстаннан, әмма 30 елдан артык Эстониядә яшәгән, үзен башкорт дип атаучы Фирүзә Хәйруллина да татар һәм башкортларны тигез күрә. Үзе Эстониядә башкорт-татар мәдәни оешмаларында эшләп, татар әсәрләрен сәхнәләштерә. "Мин Эстониядә куйган спектакльләргә башкортларны да, татарларны да җыям, аларны бүлмим. Без бит анда күп түгел, шуңа күрә, татарчамы, башкортчамы яхшы сөйләшә, сәхнәдә үзен тоя белгәннәрне алам", ди Фирүзә Хәйруллина.

Хәзерге вакытта Татарстан җырчылары белән дуслыкны җайлаучы "Аргамак" төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов башкорт җырларын бөтен дөньяга таныту теләге белән йөрүләрен сөйләп китте. Алар төрле илләрдә: Лондон, Париж, Мексика, Кытай, Истанбул, Астанада чыгышлар ясаган. Күптән түгел Согуд Гарәбстанында узган фестивальдә гран-при яулаганнар. "Аргамак" төркеме, телгә яшьтән мәхәббәт уяту максаты белән даими рәвештә мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөри икән.

Елына бер 70 мәктәптә булабыз, балаларга тарихыбызны сөйлибез, уен кораллары белән таныштырабыз

"Бу безнең төп юнәлеш. Без елына бер 70 мәктәптә булабыз, балаларга тарихыбызны сөйлибез, аларны уен кораллары белән таныштырабыз. Безгә карап, алар кызыксына башлый. Шулай итеп, җайлап-җайлап, яшь буынны тәрбияләп үстереп киләбез", диде Ринат Рамазанов.

Җырчы Зөһрә Сәхәбиеваны башкачарак мәсьәлә борчый – ул халыкның артистларга карата таләпчән булмавын искәртә.

"Халык таләпчән булганда гына сәнгатькәрләр үсә ала. Хәзер җиңеллеккә таба китте. Халык та шуңа күнегә бара. Артисттан күп нәрсә юк дип әйтәләр. Бу артистның дәрәҗәсен төшерә торган нәрсә. Артистның кыйммәте беткән дигән сүз. Алар сәхнәгә чыккан һәр кешегә артист ди. Безгә артисттан да бигрәк таләпчән халык җитми. Зәвыклы таләп куючы, сәнгать югарылыгын таләп итүче халык югалмасын иде. Гөл тамырдан үскән кебек, композиторлар, җырчылар һәм шагыйрьләрнең сәнгате үсәргә тиеш. "Дуслык күпере" моңа этәргеч ясарга тиеш. Буыннар белән буыннар аралашу – бик файдалы нәрсә", дип уртаклашты Татарстанның халык артисты.

Әлеге фестивальнең сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова тамашаны Башкортстанның халык артисты Фирдәт Хәлим белән алып барды һәм концертны башкортча сәламләп башлавын күрше республика халкына хөрмәт йөзеннән эшләвен, башкорт телен махсус өйрәнүен сөйләде.

"Беренчедән, без халыкны берләштерәбез. Халык килә, үзе барысын да күрә. Шулай ук республиканың җитәкчеләре, югары урыннарда эшләүчеләр чыгыш ясый, үзләренең сүзләрен әйтә. Бу уртак бер сәясәт дип уйлыйм. Ә безнең халыклар чынлап та бергә булырга тиеш. Бар, әлбәттә, арабызны ике араны бутарга теләүчеләр, ләкин бутатмаска кирәк. Без – бер халык, без зур бер милләт булып, татарлар һәм башкортлар бергә булырга тиешбез", диде Азатлыкка Гөлназ Сәфәрова.

"Дуслык күпере" 13 апрель старт алып, 29 апрель Уфада төгәлләнәчәк. Концерт Пенза, Төмән, Сургут, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә узачак. Оештыручылар, татар-башкорт артистлары, проект партнерлары аның дәвамлы булуын тели.

XS
SM
MD
LG