Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элвин Грей: "Салават абый белән "Дуслык күпере"ендә дуслашырбыз"


Матбугат очрашуы
Матбугат очрашуы

Өч атнадан Казанда башланачак "Дуслык күпере" концертларында 200-ләп башкаручы һәм музыкант катнашыр дип көтелә.

Өч атнадан Казанда икенче тапкыр "Дуслык күпере" бөтенрусия татар-башкорт эстрадасы фестивале ачылырга тиеш. Анда 200-ләп башкаручы һәм музыкант катнашыр дип көтелә. Проектның идея авторы Рифат Фәттахов 25 март матбугат очрашуында җиткергәнчә, быел артистлар саны да күбрәк, концерт үтә торган төбәкләр дә бишкә арткан.

"Без быел "Казан-Уфа арасы" шигаре белән узучы фестивальне 13 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә башлыйбыз һәм 29 апрель "Башкортстан" концерт залында төгәллибез. Узган фестивальдә без Русиянең татарлар һәм башкортлар күпләп яшәгән 11 төбәгендә булсак, быел, Аллаһ боерса, 16 төбәктә булачакбыз. Сарытау, Магнитогорски, Түбән Варта, Сургут, Пермь кебек шәһәрләр һәм Уфадан кайтышлый Чаллыга да керергә җыенабыз", диде ул.

Фәттахов әйтүенчә, "Дуслык күпере"ндә өр яңа артистларны күрергә мөмкин булачак. Былтыргы төкрем 50 процентка алмашкан.

"Беренче, иң олы буын – Фирдәт Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаеваны кертсәк, икенче буын – Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин буыны, өченче буын – Әнвәр Нургалиев, Илһам Вәлиев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей. Дүртенче буын – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбасовлар. Ә бишенче буын – сез әле бер тапкыр да күрмәгән, ишетмәгән, әмма киләчәктә татар-башкорт эстрадасында бик өметле булачак яшьләрне", диде Ваһапов фестивале мөдире.

Фестивальда иң көтелгән җырчыларның берсе Элвин Грей (Радик Юльяшкин) журналистларга берничә җыр башкарачагын җиткерде. Үзе әйткәнчә, аңа иң рәхәте – башкортча җырлау. "Бу минең туган телем, мин бу телдә уйлыйм, миңа бу иң якын", диде ул.

Элвин Грей: "Артистларның эше – татар һәм башкорт телләрен саклау"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

"Дуслык күпере"ндә ул күптән катнашырга теләгән булган. "Дуслык күпере" – минем хыял иде, чөнки Башкорстанда яшәгәндә мин күрше республика телен өйрәнеп җырларга дип уйлый торган идем. Татарстанга килеп татар телен өйрәнергә... Өйрәндек, Аллага шөкер, хәзер ике республикада концертлар куеп йөрибез", диде җырчы.

Журналистлар Грейдан "Җырчы Салават Фәтхетдинов белән кайчан дуслашасыз инде һәм бу үзара бәхәс пиар түгелме?" дип тә сорады.

"Чынлап әйткәндә, бөтен булган бу хәл - чынбарлык, моны халык пиарга әйләндерә. "Дуслык күперендә", Аллага шөкер, безне Рифат агай дуслаштыра. Тик без әрләшмәдек тә", диде ул.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, Салават быелгы фестивальга чакырулы түгел, шуңа да бу вакыйга киләсе елда гына булырга мөмкин.

Грей белән Салават арасындагы бу хәлләр 2017 елда башланып киткән иде.

"Бу – буыннар арасында низаг"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Элвин Грей артистның максаты – туган телне саклау дип саный. "Безнең эш, артистлар эше – татар телен, башкорт телен саклау. Иң мөһиме – безнең җырларны балалар җырлаганда күңелгә рәхәт булып китә. Димәк безнең телләр яшәячәк", диде ул.

Матбугат очрашуында шулай ук фестивальда беренче тапкыр катнашырга җыенган артист Зөһрә Сәхәбиева, Гөлсирин Абдуллина һәм алып баручыларның берсе Фирдәт Галиев тә булды. Оештыручылар сүзләренчә, икенче алып баручы Гөлназ Сәфәрова хәзер башкорт телен үзләштерә.

XS
SM
MD
LG