Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай һәйкәлләре: Сахалиннан Истанбулга кадәр


Бардада Тукай һәйкәле
Бардада Тукай һәйкәле

18 апрель Уфада татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Соңгы дистә елда Тукайга һәйкәлләр тагын кайларда ачылган – Азатлык шуны барлады.

Тукайның бакырдан коелган сыны берничә көн элек Уфа "Нур" театры каршына урнаштырылды. Ул Мәскәүдә эшләнгән. Шагыйрьнең сыны – 3,5 метр, постаменты белән бергә һәйкәл 8 метрга җитә. Авторлары – Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм танылган архитектор Леонид Дубинский.

Шушы көннәрдә һәйкәлнең тирә-ягын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылды. Татарстан көннәре кысаларында булачак ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Уфада Тукайга һәйкәл куюга бәйле бәхәсләр дә купты. Һәйкәл "ашык-пошык" кына ясалган дип белдерелде. Моннан тыш, Уфадагы татар зыялылары Тукай һәйкәле Агыйдел ярында, Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш диделәр. Татар аксакаллар шурасы һәйкәлне "Нур" театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать итте. Татар зыялылары ул урында "Нур" театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерде. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк диде алар.

Соңгы 10 елда Габдулла Тукайга һәйкәлләр тагын кайда ачылган – Азатлык шуны барлады.

2006

Петербур

Петербурда 2006 елда куелган Тукай һәйкәле – Татарстанның Төньяк башкалага бүләге. Тукай сыны Зверинский урамы һәм Кронверк проспектлары кисешкән урында, бакчада урнашкан. Бу бакча урынында элек татар бистәсе булган. Татарстан президенты һәм республика вәкилләре әледән-әле Тукайга килеп, чаралар үткәрә, чәчәкләр сала.

2011

Әнкара

Бөек татар шагыйренә һәйкәл Төркия башкаласының үзәгенә куелды. Аңа кадәр Әнкараның үзәк урамнарының берсенә Габдулла Тукай исеме бирелгән иде. Шулай ук шәһәрдәге паркларның берсенә Тукай исеме бирү дә күздә тотылды.

Тукай һәйкәле янында
Тукай һәйкәле янында

Тукайга һәйкәл Әнкараның Тукай исемен йөртүче урамына куелды. Хәзерге вакытта Әнкараның Тукай һәйкәле төзекләндерүгә мохтаҗ, чөнки бер ай чамасы элек аңа машина килеп бәрелеп, һәйкәл зыян күргән иде.

Тарсус шәһәре, Төркия

Төркиянең Тарсус шәһәрендәге бульварларның берсенә Габдулла Тукай исеме бирелде – шәһәр җитәкчелеге Тукай исеме белән яңа урамнарның берсен атарга карар итте. Бу хөрмәтләү чарасы шагыйрьнең 125 еллыгына атап башкарылды. Төрек мәдәниятенең халыкара оешмасы 2011 елны Тукай елы дип игълан иткән иде.

Мәскәү

Мәскәүдә Тукай һәйкәле
Мәскәүдә Тукай һәйкәле

​Русия башкаласында татарның бөек шагыйренә һәйкәл 2011 елның 27 апрелендә ачылды. Һәйкәл янына ярымтүгәрәк итеп утыргычлар тезелгән, бу урын Казан университеты каршындагы Ульянов һәйкәле янындагы "таба"ны хәтерләтә. Шәһәр халкы монда туктап ял итә, ел саен шигърият бәйрәме уза.

Димитровград

Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Тукайга һәйкәл 22нче санлы татар мәктәбе ишегалдында куелды. 2016 елның 27 июлендә бу мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелде.

Чаллы

Чаллыда Тукай һәйкәле
Чаллыда Тукай һәйкәле

​Татарстанның икенче зур шәһәре Чаллыда Тукайга һәйкәл 2011 елда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан куелды. Тантана чарасында һәйкәл әһәмияте турындагы сүзләр белән бергә бакыр сынның эчтәлеген тәнкыйть итүчеләр дә булды. Соңрак "Чаллыда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр" дигән хәбәр таралды. Һәйкәл урнашкан бакчада гранит плитәләр, эскәмияләр ватылган, агач чүп савытлары яндырылган иде. 2015 елның мартында һәйкәлнең бер өлеше булган Тукай кулындагы бронза китап юкка чыкты. Бу гамәлне кылучылар шагыйрь кулындагы бронза бармакларны да сындырып ала. 2017 елның 27 апрелендә Тукай кулына китап янә кайтарылды һәм соңрак тагын юкка чыкты.

Чаллы хакимияте әлеге вакыйгадан соң Тукай скверын ныграк яктырту һәм видеокүзәтү җиһазы урнаштыруны тизләтү турында белдергән иде.

Лениногорски

30 ноябрь көнне Татарстанның Лениногорск шәһәрендә Тукайга һәйкәлне яңартып ачтылар.

Саклаубаш авылы, Сарман районы

Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авылы элек Тукай исемендәге хуҗалык үзәге булган. Миллионер совхозны совет вакытында җитәкләгән Тимергали Сафин Тукай сынын сатып алып калдырган. Соңрак авыл җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев башланган эшне ахырына җиткереп бөек шагыйрьгә һәйкәл ачуга ирешә.

2012

Истанбул

Истанбулда Тукай һәйкәле
Истанбулда Тукай һәйкәле

​Истанбул һәм Казан шәһәрләренең тугандашлыгы кысаларында Төркиядә Габдулла Тукай исемендәге паркта Тукай бюсты куелды. Истанбулның Әйюп районында урнашкан бу һәйкәлне ачуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Без Төркиягә үз өебезгә кайткандай киләбез, сез дә шул ук хисләрне кичерәсез дип ышанам", диде президент. Шул ук көннәрдә "Топкапы" татар музей-йортында яңа экспозиция дә ачылды. Һәйкәл урнашкан бакчага Габдулла Тукай исеме 2011 елда, шагыйрьнең 125 еллыгы кысаларында бирелгән иде.

2013

Барда, Пермь өлкәсе

Бардада Тукай һәйкәле
Бардада Тукай һәйкәле

28 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Һәйкәлнең Бардада ачылуы очраклы түгел, шагыйрьнең бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән шушы авылдан. Ачылу тантанасында Татарстанның Язучылар берлеге әгъзалары, кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

Әстерхан

Әстерханда Тукай һәйкәле
Әстерханда Тукай һәйкәле

2013 елның 27 маенда Әстерханның татар бистәсендә Тукай һәйкәле ачылды. Бу һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге 74нче мәктәп янында урнашкан. Мәктәптән ерак түгел Тукай бакчасы да бар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханга рәсми сәфәре вакытында Тукай һәйкәленә килә, чәчәкләр сала.

2014

Алабуга

Алабугада Тукай һәйкәле
Алабугада Тукай һәйкәле

2014 елда Алабугада Габдулла Тукайның өч метр биеклектәге бронза сыны куелды. Һәйкәл 19 декабрьдә ачылды. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерүче бу чара берничә ай кичектерелеп килде һәм тыйнак узды. Тантанага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтсәләр дә, анда хәтта шәһәр башлыгы да күренмәде.

Казан университеты

2014 елның 15 апрелендә Казан федераль университетында Тукайны искә алу көне узды. Анда тантаналы рәвештә Тукай бюстын ачтылар. Һәйкәлнең авторы – Мисыр сынчысы Усама Эль-Серуи.

Төмән

Төмән шәһәренең читендәрәк урнашкан урамнарының исемнәрен үзгәрткәндә Шагыйрь Габдулла Тукай урамы барлыкка килә. Төмәнгә шәһәр янында урнашкан 19 авыл кушыла, кабатланучы урам исемнәрен алыштырырга туры килә. Төмәннең үзендә Тукай исемен йөрткән урам булса да, Матмассы авылында яшәүчеләр Тукай исемен саклап калырга тели. Шулай итеп ул урам Габдулла Тукай урамы дип түгел, Шагыйрь Габдулла Тукай урамы дип атала башлый.

2015

Азнакай

Азнакайда Тукай һәһкәле
Азнакайда Тукай һәһкәле

2014 елның 10 июлендә Азнакайның "Тарсус" паркы каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Шагыйрь бюстын сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.

2016

Ижау

Удмуртия башкаласында һәйкәлне 6нчы санлы гимназия ишегалдында урнаштырдылар. Бу уку йорты үзе дә Тукай исемен йөртә. Ижаудагы Тукай һәйкәле – шагыйрьгә Петербурда куелган һәйкәлнең кечерәйтелгән күчермәсе. Тукай һәйкәлен Удмуртия татарларына Татарстан бүләк итте.

Кырлай

27 апрель көнне Кырлайда Сәгъди абзыйның яңартылган йортын ачу тантанасы үтте. Билгеле булганча, Габдулла Тукай бу йортта балачагының иң бәхетле мизгелләрен кичергән. Йортның арт ягында Сәгъди абзый белән Габдулла Тукайны, Былтыр белән Шүрәлене сурәтләгән тимердән ясалган сыннар урнаштырылган. Шулай ук бакча артындагы Апуш чишмә яңартылган.

Казан, Яшь тамашачы театры

Казандагы Яшь тамашасы театрында Габдулла Тукайга багышланган истәлек тактасы куелды. Нәкъ менә шушы бинада шагыйрь беренче мәртәбә үзенең "Печән базары, яхут яңа Кисекбаш" поэмасын укый.

Семей (Җидепулат), Казакъстан

Казакъстан бәйсезлегенең 25 еллыгы һәм Тукайның 130 еллыгына багышлап Иртыш елгасы буенда Тукай бюсты урнаштырыла. Һәйкәлне иганәче Рафаэль Хаҗипов ясата, ә акчаны бөтен халык бергәләп җыя. Моңа кадәр Казакъстанның Җаек шәһәрендә дә Тукай исемен хөрмәтлиләр – шагыйрьне таш сыны монда 2001 елда куела.

"Гафу ит, Тукай..."

Уфа шәһәрендә Тукайга һәйкәл кую турында карарны шәһәр хакимияте 2011 елда ук кабул иткән булса да, карар сигез елдан соң гына тормышка ашты. Ике ел элек Уфа татарлары һәйкәл сорап пикетларга чыккан иделәр. Алар "Нур" татар дәүләт театры бинасы һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында "Гафу ит, Тукай..." дигән плакатлар тотып тордылар.

Габдулла Тукайга чит илләрдә һәйкәл куелган вакытта үзебездә, Русиядә татарларның теләгенә каршы төшү очраклары шактый.

2012 елның гыйнваренда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Тукай һәйкәле һәм Тукай урамы барлыкка киләчәк дип игълан ителде. Һәйкәл куюны шәһәр халкы үзе сораган. Кешеләр шундый үтенеч белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Шәһәр башлыклары һәйкәл куярга риза булса да, вәгъдәсен бүгенгә кадәр үтәмәгән.

Шул ук 2012 елда, гыйнвар аенда Свердловски өлкәсе башкаласы Екатеринбурда Тукайга һәйкәл куелачак дигән хәбәр таралды. Урал татарлары бөтен өлкә буйлап татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышлап урам исемнәре бирү теләге белән чыккан иде. Шулай ук Екатеринбурда Тукайга һәйкәл куюны да сораганнар. Әмма әлегә бу татарларның теләге генә булып кала бирә.

Чиләбедә 2015 елның октябрь урталарында Габулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узарга тиеш иде. Һәйкәлне Пушкин исемендәге кинотеатр бинасы каршына урнаштырырга ниятләгәннәр. Әмма халык бу гамәлгә каршы төште һәм Тукай һәйкәле бу шәһәрдә куелмый калды.

Сахалинда 2017 елда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайга һәйкәл куеп, аның янында Тукай исеме йөрткән бакча үстерергә җыенулары турында хәбәр иткән иде. Ун ел буе үтенеп-ялынып йөргәннән соң, Татарстан һәм Сахалин җитәкчеләре үзара күрешеп-сөйләшү нәтиҗәсендә татарларга "һәйкәл була" дигән җавап бирелгән. Ләкин Тукайга һәйкәл куюга җирле халык каршы төшкән, шуңа күрә Сахалин татарларының теләге әлегә хыял гына булып кала.

XS
SM
MD
LG