Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү зыялылары Тукай бәйрәменә җыелды


Мәскәүдә Тукай һәйкәле
Мәскәүдә Тукай һәйкәле

26 апрель – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Мәскәү татарлары аның һәйкәле янына җыелды.


Тукайга һәйкәл әле узган ел гына аның юбилей көнендә ачылган иде. Быел да милләттәшләр шагыйрьнең һәйкәлен чәчәкләргә күмде. Бәйрәмгә Мәскәүдә яшәүче татар язучылары һәм шагыйрьләре, шулай ук язучылар берлегеннән рус шагыйрьләре дә, зыялылар, татар оешмалары вәкилләре, гомумән, байтак кына милләттәшләр дә җыелган иде.

Шигырь һәм бөек шагыйрьнең бәйрәмен милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин ачып җибәрде. Татарстанның Русия федерациясендәге вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин чыгыш ясады һәм болай диде:

“Әле без яңа гына шушы һәйкәлне ачып, әле яңа гына Габдулла Тукайның юбилеен уздырган идек. Бер ел узып та киткән. Тукай рухы һәрвакыт бездә яши, без ул рух белән туабыз. Хәзер инде Габдулла Тукайга Мәскәүдә дә шундый матур һәйкәл барлыкка килү белән бергә без татар теленә, татар мәдәниятенә ихтыяҗ артканын тоябыз. Мәктәп эшләп килә, милли үзәк тә күп кенә эшләрне башкара – Тукайга һәйкәл куелу – Мәскәүдә татар теленә яңа караш башлануга бер дәлил”.
Рәсим Акчурин
Рәсим Акчурин

Шигырь бәйрәмендә Ренат Ибраһимов үзенең яраткан җыры “Ай былбылымны” башкарды. Ә инде мәдәни үзәк каршындагы Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” балалар төркеме Тукайга багышлап язылган яңа җыр башкардылар. Бәйрәм биюләрсез дә булмады. Татар кызы биюен мәдәни үзәк каршындагы биючеләр төркеме солисты башкарды.
Ренат Ибраһимов
Ренат Ибраһимов

Шигырь бәйрәмендә мәскәүләрдән башка, Казаннан килгән кунак та бар иде. Тумышы белән Кырлай авылыннан булган шагыйрь Наил Касыймов Габдулла Тукайга багышлап язган шигырен укыды.
Наил Касыймов
Наил Касыймов

Язучы Ренат Мөхәмәдиев үзенең чыгышында болай диде:

“Мин Тукайга багышланган күптөрле чараларда катнашкан кеше, ләкин бүген аеруча дулкынланам. Менә икенче ел инде шигырь бәйрәменә Казанга кайту ихтыяҗы калмады. Хәзер Мәскәүдә дә Тукай яши, Тукай идеаллары Мәскәүгә дә әйләнеп кайтты. Тукай яшәгәндә – татар яшәячәк. Тукай булганда – без җырлы да моңлы да булырбыз. Ул гади бер шагыйрь генә түгел. Тукай бу һәйкәле белән Мәскәүгә, Мәскәү татарларына иңдерелгән пәйгамбәр кебек”.
Ренат Мөхәмәдиев
Ренат Мөхәмәдиев

Габдулла Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең туган көненә багышланган шигырь бәйрәмендә башкала шагыйрьләре Әхмәт Саттар, Афиятулла Кучушев, Венера Вәлиева, рус шагыйрьләреннән Валентин Сорокин, Николай Переяслов, “Дружба народов” журналыннан Фәрит Нәгыйм һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмгә килгән халык
Бәйрәмгә килгән халык
XS
SM
MD
LG