Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Нур" театры алдында Тукайга һәйкәл урнаштырылды


Уфада Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру
Уфада Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру

Һәйкәлнең биеклеге 3,5 метр, постаменты белән – 8 метр. Ул Мәскәүдә бакырдан эшләнгән. Рәсми ачылыш 18 апрель булыр дип көтелә.

Уфада "Нур" татар театры каршындагы мәйданда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылды. Бу хакта Дөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Авторлары - Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм танылган архитектор Леонид Дубинский. Якын көннәрдә тирә-ягын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.

Һәйкәл ачылышы 18 апрель булыр дип көтелә. Әлегә аны ак җәймә белән каплап куйганнар. Татарстан көннәре кысаларында булачак бу тантаналы вакыйгада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла.

Уфада Тукайга һәйкәл куюга бәйле бәхәсләр дә купты. Һәйкәл "ашык-пошык" кына ясалган дип белдерелде. Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы, рәссам Вәкил Шәйхетдинов "Тукайның характерын аңлау һәм күрсәтү өчен аның барлык иҗаты белән танышырга, кичерешләрен, рухи халәтен аңларга тырышырга кирәк. Шуңа мин ашык-пошык һәйкәл куюны хупламыйм. Театр каршында һәйкәл куюны да хупламыйм",​ дигән иде.

Моннан тыш, Уфадагы татар зыялылары Тукай һәйкәле Агыйдел ярында, Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш дип саный. Татар аксакаллар шурасы һәйкәлне "Нур" театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать итте. Татар зыялылары ул урында "Нур" театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерә. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк диелә.

XS
SM
MD
LG