Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада стратегия тикшерүгә әзерлек яки Тукайга ашык-пошык һәйкәл


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфада стратегия өлгесен тикшерү чыгышларына нибары бер сәгать вакыт бүленәчәк. Җәмәгатьчелек чара исем өчен генә үтмәсен өчен иң көнүзәк мәсьәләләрне яңгыратырга җыена.

24 февраль Уфада татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерәчәкләр. Аңа Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә төркем дә килә.

20 февраль Уфада әлеге чарада күтәреләчәк проблемнарны тикшерү һәм чыгыш ясаучыларны билгеләү җыелышы узды. Чарада галимнәр, зыялылар, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.

Алик Локманов
Алик Локманов

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов сүзләренчә, җыелыш Уфа "Нур" татар дәүләт драма театрында узачак. Төп чыгышны Васил Шәйхразиев ясаячак. Аннан соң башка чыгышлар ясалачак. Шунысы сәер, чыгышларга нибары бер сәгать вакыт бүленә. Ял көн, театрның ул сәгатьләрдә буш булуына карамастан, вакыт чикләнгән булачак. Локманов сүзләренчә, залга өч микрофон куелачак. Чыгышлар 3-5 минуттан да артырга тиеш түгел. Шуның өчен сүзнең кадерен белү кирәклеге ассызыкланды.

Алик Локманов Васил Шәйхразиевның Уфада ике көн булачагын, аның Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар бүлегендә булачагын, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашачагын, мөселман зиратында Риза Фәхретдин каберенә зиярәт кылачагын, хөкүмәттә һәм парламентта очрашулар булачагын да әйтте.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров чарада әдәбият проблемнарын күтәрәчәген әйтте.

Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

"Без Татарстан кунаклары алдында үзебез хәл итә торган проблемнарны күтәрмик. Казанның безгә ярдәм итәрдәй, һәм, гомумән, Русиядәге татар язмышын хәл итәрдәй көнүзәк мәсьәләләрне яңгыратыйк", диде ул. Аның сүзләренчә, Казанда башкорт язучыларының, Уфада Татарстан язучыларының китаплары кулалмаш чыгып килә. Ә Башкортстанда татар телендә иҗат итүчеләрнең Казанда китапларын нәшер итү сирәк күренеш.

Утырышта катнашучылар Казан хәл итүгә өлеш кертә алмауга карамастан, Башкортстан татарлары проблемнарын яңгыратырга булдылар. Андый проблемнар дип татар филармониясе, яшьләр һәм курчак театрында татар төркемнәре булдыру һәм башкалар аталды.

Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов демография һәм алда торган җанисәп мәсьәләләре турында чыгыш ясаячагын әйтте.

Касыйм Йосыпов
Касыйм Йосыпов

"Русиядә татарлар күпләп Татарстанда һәм Башкортстанда гына яши. Элегрәк аларның саннары бер чама булган. Билгеле сәясәт нәтиҗәсендә бездә саннар кимегәннән кими бара. Узган җанисәптә 130 мең татар югалды. Мин милләтләрнең үсешен тикшергән идем. Соңы 18 елда татарларның үсеше – 39%, башкортларның – 26%, урысларның – 17% булган. Бу 130 меңгә якын татарның кимүе нигезсез булуын күрсәтә.

Башкортстанда татарлар яшәгән ике шәһәр бар. Алар: Агыйдел һәм Дүртөйле шәһәрләре. Нефтекама һәм Туймазы шәһәрләрендә яшәүчеләрнең яртыдан күбесе татарлар. Бу шәһәрләрдә бер генә татар гимназиясе дә, татар мәктәбе дә юк.

Казаннның безгә үзгә мөнәсәбәттә булуын күтәрәчәкмен

Минем Казанда төрле югары форумнарда, Дөнья татар конрессы корылтайларында булганым бар. Без анда 60лап кешедән торган делегация белән барабыз. Беларустан 2-3 кешелек төркем килә. Безгә дә, аларга да игътибар бер. Без Русиядәге татарларның умыртка баганасын тәшкил итәбез. Илдәге татарның саклануы иң башта безгә бәйле. Шуңа күрә мин Казаннның безгә үзгә мөнәсәбәттә булуын күтәрәчәкмен", диде Касыйм Йосыпов.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин: Шәйхразиевка Уфа татарларының төп проблемнарны җиткерергә чакырды.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Башкортстандагы 2003 елгы президент сайлауларын искә төшерегез. Анда татарлар беренче турда Рәлиф Сафинны яклады. Әгәр аны икенче турда читләтмәсәләр җиңүе дә ихтимал иде. Татар факторы бик көчле. Агымдагы елда Башкортстан башлыгын сайлаячакбыз. Радий Хәбировның позициясе әле ныгып җитмәгән. Аңа бер өлеш башкортлар да каршы булуы ихтимал. Шуңа Шәйхразиевның Башкортстанга килүе татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерү генә түгел. Ул икенче көнне хөкүмәт, парламент һәм башка урыннарда очрашуларда булачак. Мин чарада аңа безнең төп проблемнарны җиткерергә кирәк дип исәплим. Бәлки шул очрашуларда аларны да телгә алыр", диде Ринат Гатауллин.

Утырышта мәгариф, тел статусы, мәдәният, эшкуарлык һәм башка юнәлешләрдә чыгыш ясаучылар билгеләнде. Аларның чыгышларында стратегияне тулыландыру белән бер үк вакытта Башкортстан татарлары проблемнарын яңгырату да кирәклеге билгеләнде. Татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясе концепциясен тулыландыру буенча конкрет тәкъдимнәр әйтүче булмады.

"Тукайга ашык-пошык һәйкәл"

24 апрель Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәфәре планлаштырылган. Шуның кысасында Тукайга һәйкәл ачу чарасы да күзаллана. Комиссия һәйкәлнең бер өлгесен сайлап алган. Ул "Нур" театры каршында куелачак.

Тукай һәйкәле өлгесе
Тукай һәйкәле өлгесе

Утырышта катнашучыларның бер өлеше һәйкәлне башка урынга куярга кирәк дип исәпли. Алар фикеренчә, "Нур" каршында милли театрга нигез салучы Сәхибҗамал Волжскаяга һәйкәл куелырга тиеш. Бу хакта Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте шурасы әгъзасы, рәссам Вәкил Шәйхетдинов белдерде.

"Тукай һәйкәлен сайлап алу комиссиясендә татарлардан бер генә кеше катнашкан. Ул сынчы да, рәссам да түгел. Владимир Дворникның эше сайлап алынган. Дөрес, ул билгеле сынчы. Зур эшләре бар. Ләкин бу юлы ашык-пошык эшләгән дигән тәэсир кала. Тукайның характерын аңлау һәм күрсәтү өчен аның барлык иҗаты белән танышырга, кичерешләрен, рухи халәтен аңларга тырышырга кирәк. Шуңа мин ашык-пошык һәйкәл куюны хупламыйм. Театр каршында һәйкәл куюны да хупламыйм", диде. Чарада катнашучылар республика башлыгына бу уңайдан хат җибәрергә килештеләр.

XS
SM
MD
LG