Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары алдагы төп чараларны билгеләде


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

24 февраль Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе өлгесен тикшерү җыелышы була. Май аенда Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте 10 еллыгын билгели.

17 гыйнвар Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда мохтарият шурасы әгъзаларыннан тыш Башкортстан татар конгрессы, “Берлек”, “Сәхибҗамал”, Морзалар җыены һәм Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да катнашты.

Мохтарият юбилейга әзерләнә

Мохтарият җитәкчесе Римма Үтәшева яңа елга эш планы белән таныштырды. Аңа “Тукай моңнары”, “Пушкин, Тукай, Кәрим”, “Ике аккош”, “Гаилә учагы” һәм башка чаралар кергән. Римма Үтәшева Милли-мәдәни мохтариятнең 10 еллыгы уңаеннан Уфада киңәйтелгән утырыш узачагын хәбәр итте:

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

"Агымдагы елда оешманың теркәлүенә 10 ел тула. Шул уңайдан Уфада зур чара уздырырга җыенабыз. Без узган елның октябрендә Мәскәүдә үткән федераль милли-мәдәни мохтариятнең 20 еллыгын билгеләгәндә бу хакта килешеп кайткан идек. Уфада ул чаралар 16-18 май булачак. Беренче көнне кунакларны кабул итү, шәһәр белән таныштыру, икенче көнне пленар утырыш, Башкортстандагы татар оешмаларын тәкъдим итү, 65нче санлы татар гимназиясе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар кафедрасы каршында эшләгән Тукай кабинеты, Каюм Насыйри исемендәге мәдәният үзәге эше белән таныштыру каралган. 18 май Бүздәк районына сәфәр. Анда кунакларны Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эше белән таныштырачакбыз һәм Бәлеш фестивале уздырачакбыз”, диде Римма Үтәшева. Аның сүзләренчә, чарага Мәскәүдән федераль милли-мәдәни мохтарият, Татарстан милли-мәдәни мохтарияте, Дөнья татар конгрессы, Казанның Дуслык йорты җитәкчеләре чакырылачак. Русия төбәкләрендәге 40тан артык төбәк мохтариятләре җитәкчеләре дә катнашачак. Утырышта чараны уздыруда татар оешмаларының эшчәнлеге тикшерелде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов республикада милли-мәдәни мохтариятнең күпкә элегрәк –1999 елда ук төзелүен әйтеп, оешманың чын тарихын искә төшерсә дә, аңа игътибар итүче булмады.

Татар стратегиясен тикшерү

Чарада Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та катнашып февраль бик зур чара буласын хәбәр итте:

Алик Локманов
Алик Локманов

"24 февраль Уфада "Татар халкының үсеш стратегиясе" өлгесен тикшерү җыелышы булачак. Әлеге стратегия Русиянең татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрендә тикшерелгән. Бу мөһим чарада республиканың барлык татар оешмалары да катнашыр дип уйлыйм. Чарага Казаннан да зур, мәртәбәле кунаклар килүе көтелә", диде Алик Локманов. Ләкин әлеге мәсьәләне мохтарият җитәкчелеге конгресс җилкәсенә салды. Алик Локманов татарның үсеш стратегиясенең Конгресска гына карамавын аңлатып караса да, бу мәсьәләгә башка тукталмадылар. Башка оешма җитәкчеләре дә авызларна су кабып утырды.

16 гыйнвар Татарстанның Арча районында Татар халкының үсеш стратегиясенең беренчел өлгесен тәкъдим итү җыелышы узды.

Радий Хәбировка хат

Чарага Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары үз тәкъдимнәре белән килгән. Алар Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка татар милли проблемнары турында хат язган. Әлеге хатка башка оешмаларның да кул куюына өмет итеп килгәннәр. Ләкин аларга хатны укып чыгу мөмкинчелеге дә бирелмәде.

Мохтариятнең оешу тарихы

Чара ахырында Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Азатлыкка милли-мәдәни мохтариятнең оешу тарихын сөйләде:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятен оештыру корылтае 1999 елда узды. Ул бик авыр шартларда үтте. Аны уздыру өчен федераль канунга ярашлы кимендә өч төбәктә җирле мохтариятләр төзелгән булырга тиеш. Ә аларны оештыру җыелышы булачагы хакында республика гәзитендә хәбәр басылырга тиеш иде. Татар гәзитләре бу игъланны басмады. Урыс телендә чыгучы рәсми гәзит “Известия Башкортостана”да ул реклам буларак чыкты. Аны аңламый калдылар, азак, эш узгач, язманы чыгарганы өчен мөхәррирен эштән алдылар. Өч районда: Бөре, Бәләбәй һәм Уфада җирле мохтариятләр оештырырга булдык. Без аларны махсус, кайчандыр аларда өяз башкаласы булган өчен сайладык. Ләкин бу билгеләнгән шәһәрләрнең кайберсен башкасы белән алыштырырга туры килде. Җирле мохтариятләр төзелде, Уфада буласының көнен билгеләдек. Ләкин хакимият бина бирү түгел, булганында уздырмау эшләрен башлады. Безнең чарага килгән Фәүзия Бәйрәмованы милиция тоткарлады. Чаллыдан килүче төркемне юлда ук тоткарлап, чик буена кире озатып куйганнар. Шуннан Рәфис Кашапов бәдрәфкә дип алдап качып, кире Уфага килү җаен тапкан иде. Чараны Уфадан читтә – Мелькомбинатта уздырдык. Аңа Рәфис Кашапов та килеп җитте. Оештыру җыелышы узды. Ләкин Русиянең милли-мәдәни мохтарияте турында канун булуга карамастан, Башкортстанның андый кануны юклыкка сылтап һәм башка төрле сәбәпләр табып теркәми йөрттеләр. Өч елда утыздан артык мәхкәмә утырышы узды. Ул чакта Башкортстан буенча федераль инспектор Рөстәм Хәмитов иде. Без аңа мөрәҗәгать иттек. Ул мохтариятләр турында федераль канунның Башкортстанда үтәлешен таләп итте һәм оешма 2002 елда рәсми теркәлде. Оешманың чын тарихы шулай тора. Милли-мәдәни мохтарияткә чынлыкта 20 ел тула”, диде Заһир Хәкимов.

XS
SM
MD
LG