Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясе: җыр-бию, Путинга мәдхия һәм тамада Шәйхразиев


Васил Шәйхразиев чыгыш ясый

Татар халкының үсеш стратегиясенең беренче өлгесе халыкка тәкъдим ителде, татар бакчаларын, мәктәпләрен, татар университетын булдыру максаты бар, ә татар дәүләтчелеге хакында ләм-мим.

Татар халкының үсеш стратегиясенең беренчел өлгесе (аны эскиз дип атаганнар) әзер, кичә Арчада беренче тапкыр аны халыкка тәкъдим итү булды. Бу беренче шундый очрашу. Моннан соң Дөнья татар конгрессы, Милли шура, Татарстан Фәннәр академиясе һәм башкалардан торган эшче төркем Татарстан районнары, Русия төбәкләре буйлап йөриячәк. Февраль-март айларында җиде федераль округта җәмәгать тыңлаулары узар дип көтелә. Апрель азагында Казанда фикер алышуга җыелалар. Эшче төркем барлык теләк-фикерләрне, тәкъдимнәрне туплап ахыр чиктә документтан кәнфит ясарга тиеш булачак. Бу эшләр 30 августка – Татарстанның суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителде.

Татарны, аның телен яшәтер өчен республикада азмы-күпме кануннар бар, тик аларны эшләтү механизмнары каралмаган. Татар халкының үсеш стратегиясен булдыручыларның максаты да татар проектларының тормышка ашыру юлларын уйлап табу булып тора. Стратегиядә нинди чаралар күреләргә тиеш, Русиядә булырга мөмкин сәяси вазгыятьтән чыгып (ә ул төрле була ала) татар халкының исән калу юллары барланырга тиеш. Төгәл проектлар да стратегиягә керерме – шулай ук билгесез. Татарстан казнасыннан татар халкы, аның теле, мәдәнияте өчен финанслар бүленәчәкме һәм нинди күләмдә? Әллә ул матур купшы сүзләргә нигезләнгән коры документ булып калырмы? Бу сорау да хәзергә ачык кала.

Арчада Татар стратегиясенең беренче өлгесе тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:32 0:00

Әлегә халыкка, журналистларга ярты ел буе сөйләнелгән стратегиянең "Кем мин - татар булмагач" дигән шигаре, берничә слайдтан торган нигезе күрсәтелде, аңлатылды. Сүз уңаеннан, бу эскиз Татарстан Фәннәр академиясе, Дөнья татар конгрессы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан язылды дип әйтелде. Тик алар төгәл кемнәр – билгесез. Бу хакта хәтта конгресста эшләүчеләр дә тәгаен белми. Күптән түгел узган очрашуда кайбер галимнәр бу мәсьәләне күтәргән, ләкин ябык утырышта да бу сорауга җавап бирелмәгән. Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев, Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков, тарихчы Искәндәр Измайлов катнашканы гына билгеле. Документның өч варианты булган.

16 гыйнвар Арча көллиятендә узган очрашуга Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә районнарыннан кешеләр җыелган иде. Башта "Әлифба" музее белән таныштыру, ашау-эчү, җыр-бию, аннары гына эшлекле сөйләшү булды. Әйтергә кирәк, җыелганнарның күбесе – хатын-кызлар. Әйтерсең лә, татар халкы язмышы ирләрне кызыксындырмый! Чыннан да шулаймы, әллә ирләр чакырылмый калганмы – бусы аңлашылмый калды. Залда утыручыларның күбесе татар теле укытучылары, китапханәчеләр һәм "Ак калфак" оешмасы активистлары булып чыкты. Яшьләр бик аз иде, катнашканнары да көллияттә белем алучы студентлар яки "Бердәм Русия" фиркасенең "Яшь гвардия" хәрәкәте вәкилләре иде. Барысы да ихтыяри-мәҗбүри рәвештә китерелгән кешеләр. Арткы рәттә Арча көллияте студентлары урын алды. "Әгәр башка кешеләр килсә, студентларны кайтарып җибәрегез" диеште үзара оештыручылар. Шуңа да очрашуда җыелучылар нәрсә сөйләделәр - шуны тыңлап утырдылар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Якынча 40-45 яшьлек аудитория каршында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев микрофонны кулыннан төшермичә татар халкының стратегиясенең мөһимлеген аңлатты. Шулкадәр озынга сузылды бу документны шәрехләү, хәтта залдагы кайбер ханымнар: "Электричкага соңга калабыз", дип борчыла башлауларын белдерделәр.

Шәйхразиев татар халкына дәүләт оешмаларына таянып эшләргә кирәк диде. Алай гына түгел, ул "Русия президенты Владимир Путин имзалаган яңа милли сәясәт стратегиясе белән бергә эшләргә кирәк", ди. Урыслаштыруны күзаллаган документка ул мөкиббән киткән.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Владимир Владимирович илкүләм лидер буларак Русиядә яшәүче халыклар өчен стратегия кабул итте. Без аны карадык. Ул безнең стратегиягә бик матур гына бара. Андагы маддәләр белән безнеке дә бәйләнә. Сөбханаллаһ! Бу яктан ярдәм бар. Русия хөкүмәте шушы стратегияне тормышка ашырыр өчен планын кабул итте. Моңа акча бүленә. Монда без дә катнашырга тиеш", диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Стратегиянең төп юнәлешләре белән Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина таныштырды. Дөресрәге, моңа омтылыш булды, ләкин галимә ике тапкыр ютәлләп алганнан соң мөнбәргә кабат Васил Шәйхразиев менде һәм галимә урынына чыгышын дәвам итте. Халык Милли шура рәисе авызыннан сәгатьләр буе генерация, адаптациянең нәрсә аңлатканын да, шаяруларын да тыңлады. Башка кешеләргә исә Васил әфәнде кырысрак булды, чыгыш ясаучыларга "7 минут" дип кенә сүз бирде. Үзенә күрә тамаданы хәтерләтте "Милли шура" рәисе.

Документтагы эскизларга караганда, берничә төп юнәлеш билгеләнгән: татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит булдыру.

Татар тормышы дигәндә, авыл да, шәһәр дә күз алдында тотыла. Авылларда инфраструктура булдырырга, гаилә-нәсел формасында оешкан кече һәм урта бизнесны үстерергә ярдәм итү күзалланса, шәһәрдә татар телле мохит булдыру максаты тора.

Мәгарифкә килгәндә, татар өчен бакчасы да, мәктәбе дә, югары уку йорты да булырга тиеш дигән фикер нигез булып ята. Татар университетын ачу максаты стратегия эскизында язылган. Әйтергә кирәк, бу – сәяси ихтыяр көчен таләп итә торган эш. Татарстан җитәкчелеге моны ахыр чиктә тормышка ашырырмы, әллә күз йомармы, әллә гомумән ахыр өлгедә ул юкка чыгармы - әйтеп булмый.

Мәдәният юнәлешендә татар шәһәр мәдәниятен үстерү максаты куелган. Заманча музыка, рәсем сәнгате фестивальләре уздыру, милли уен коралларын пропагандалау, шәһәр урамнарын милли бизәкләр белән тулыландыру кирәклеге язылган.

Мәгълүмати мохит юнәлешендә татар журналистларын әзерләү, телевидение, радионың тәүлек буена татарча эшләвен тәэмин итү, балалар өчен мультипликацион, нәфис фильмнар булдыру, тәрҗемә системын җайга салу, татар тарихы турында мультимедиа продукцияләре булдыру, интернетта һәм социаль челтәрләрдә милли юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыру кебек максатлар куелган.

Галимә Дания Заһидуллина алгы планга мәхәллә, татар авылы һәм Татарстанны чыгарды.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

"Мәхәллә дигәндә, ниндидер дини йортлар тирәсенә җыелган кешеләр төркеме генә күзалланмый. Нәсел, туганнар булып яшәүчеләр дә, чит төбәкләрдә татарлар булып берләшеп яшәүчеләр дә, иҗтимагый оешмалар, мәчетләр тирәсендә берләшүчеләр дә керә. Татар тормышын оештыручы берлекләр керә. Ә таяну ноктасы булып Татарстан, Казан тора. Татар авылларында заманча шартлар тудыру, халыкны эшле итү, социаль хезмәт күрсәтү объектлары төзү кирәк.

Шәһәрдә татарча яшәү тирәлеген булдыру кирәк. Оешмалар булып, татарча яшәү тирәлеге булдырып, мәхәллә булып оешмаган җирләрдә шундый тирәлек булдыру - иң зур максатларыбызның берсе. Татарстанда татар милләтен үстерү моделен эшләү кирәк", диде галимә.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Татарстан Энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев чыгышында "Бу мәсьәләгә иң кирәкле вакытта, Татарстанның 100 еллыгы якынлашкан чорда тотынабыз. Стратегия турында сөйләшәбез икән, тарихи тәҗрибә турында да онытмаска кирәк. Бәхәсләшүне, тәнкыйтьләргә яратуны читкә куйыйк. Битараф булмыйк. Бу минем эш, минем балаларым, оныкларым өчен эшләнә диеп карыйк", дип өндәде.

Азатлыкка ул: "Өстән ниндидер галимнәр, сәясәтчеләр програмны кабул итсә, бу продуктив күренеш булмас иде. Хәзер бик дөрес юл сайланган. Уйлану өчен нигез. Һәр татар кешесе моның белән танышып, аңлап, үз фикерен әйтә ала. Ачык элемтә, вакыт бар. Һәр төбәктә вәкилләр үз тәкъдимнәрен өсти ала", диде ул.

Тарихчы Альберт Борһанов төп эшчәнлек татарлар күпләп яшәгән урыннарда булырга тиеш дигән фикердә.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

"Башкортстан, Мәскәү, Себер, Урал, Пенза, Нижгар - бу татарларның сакланып яшәгән җирләре. Шушы җирлекләргә төп игътибар булырга тиеш. Татар авылларын, бистәләрне саклый алсак, татар исән калачак. Кадрлар һәм финанслар кирәк", диде ул.

"Битараф булмыйк, киләчәкне үзебез билгелибез" дигән сүзләр яңгырады, кешеләргә дә ачык микрофон форматында үз фикерләрен әйтергә тәкъдим ителде. Зал тутырып кеше җыелса да, җәмәгать тыңлауларын халык өчен оештырылган дип әйтеп булмады. Очрашуда барлыгы биш кеше чыгыш ясады. Халыктан язмача килгән сорауларның берничәсенә җавап кайтырылды. Ахыр чиктә сүзне җыр-бию белән йомгакладылар. Шулай да без сораштырган кешеләрнең күтәрергә теләгән мәсьәләләре калган.

Сабадан килгән укытучы Илдар Сафин төбәк тарихын мәктәпләргә кертү мәсьәләсен күтәрергә теләгән.

Илдар Сафин
Илдар Сафин

"Татар һәм төбәк тарихын укытуны мәктәпләргә кертергә кирәк. Бу - районнар, авыл тарихы дигән сүз. Моны түгәрәкләрдә генә өйрәнеп булмый. Анда бөтен бала йөрми. Утыз ел тарих укыткан кеше буларак шуны әйтәм: татар һәм төбәк тарихы укыту җәдвәлендә булырга тиеш", диде Илдар Сафин.

Мамадыштан килгән Рузалия Ибраһимова балалар бакчасы мәсьәләсен күтәрергә теләгән. "Татар бакчаларында эшли башларга кирәк. Саф татар гаиләләре булсын өчен нәни балаларны тәрбияләү җитми", диде ул.

Арчада тәкъдим ителгән татар халкының стратегия өлгесендә төрле юнәлешләр колачланган, әмма ни татар дәүләтчеле турында, ни Русиядәге федерализм, Татарстан республикасының дәүләтчелек символлары булган президент институты, республика Конституциясе телгә алынмаган. Федераль үзәктән милли төбәкләрне юкка чыгару җилләре көчәйгән вакытта татарлар өчен бу мөһим нигезләр исәпкә алынмавы сәер. Документ өлгесендә бүгенге вазгыятькә гомумән анализ ясалмаган. Сәяси мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәде.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисенең беренче урынбасары Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, татарның киләчәгенә бәйле сәяси проблемнар күтәрү җитми.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Документның структурасы мантыйкка туры килә, әмма бу гына җитми. Проблемнарны анализлау кирәк. Татар халкы бүген нинди хәлдә, соңгы 15 елда бер миллион татар ни өчен үз телен югалткан, кеше үзе өчен татарлыкны ничек билгели? Стратегиядә моны язарга кирәк. Монда дәүләтчелегебез, федерализм турында сүзләр җитми. Татарстан мөстәкыйльлегенең киләчәге бармы? Булмаса, нишләргә? Республиканы ничек саклап калырга? Бу сорауларга җавап эзләргә кирәктер", ди Айрат Фәйзрахманов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG