Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс халкына дәүләт коручы статусы бирелә


Татар телен яклау чарасы, архив фотосы

Русия президентының Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы Русиянең милли сәясәт стратегиясенең яңа өлгесен раслар дип көтелә. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу документны хөкем итә.

Русиянең милли сәясәт стратегиясе үзгәртелә. "Коммерсантъ" язуынча, Милләтләр эшләре федераль агентлыгы әзерләгән яңа стратегияне 26 октябрь президентның Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы расларга тиеш. Шураның президиумы аны инде хуплаган. Хәзер стратегиянең тәгаен варианты президент аппаратында әзерләнә һәм шура раслаганнан соң Владимир Путин фәрманы белән ул гамәлгә керәчәк.

Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының президиум әгъзасы Асламбек Паскачев әйтүенчә, яңа стратегия соңгы алты елдагы үзгәрешләрне исәпкә алып әзерләнгән. Элекке стратегия 2012 елда булдырылган иде.

Шура президиумының икенче бер әгъзасы Александр Брод әйтүенчә, "милли сәясәт илнең дәүләт иминлеге контекстында карала".

Яңа стратегияне әзерләүчеләр йомык этник анклавлар барлыкка килү, төбәкләрнең икътисади яктан үзгә булуы, урыс халкының Төньяк Кавказдан, Себердән һәм Ерак Көнчыгыштан китүе Русиягә куркыныч тудыра дип исәпли.

Милли сәясәт стратегиянең узган язда тәкъдим ителгән вариантын Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы кире какты һәм анда урыс халкының илдәге башка милләтләрдән өстенлеген ассызыкларга кушты. Нәтиҗәдә яңа стратегиядә әлеге өстенлек турындагы юллар торгызылды: "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе буларак оешты, аның барлыкка китерүче үзәге булыптирән тарихтан бирле урыс халкы торды", диелә анда. Алга таба Русиядәге хәзерге дәүләтне урыс мәдәниятен һәм телен саклауга һәм үстерүгә нигезләнгән бердәм мәдәни код берләштерүе турында языла.

Азатлык бу документ турында берничә белгечнең фикерен белеште.

Эмил Паин
Эмил Паин

Сәясәт белгече Эмил Паин: "Мин бу документта язылган "ватандашлар дәүләте" дигән идеяне хуплыйм. Бу идея хәзерге милли сәясәт стратегиясендә бар һәм яңасында да кала, анысы яхшы. Әмма шул ук вакытта анда ватандашлар дәүләтенә бернинди катнашы булмаган идеяләр дә бар. Алар җәмгыятьнең империячел корылышын ачыктан-ачык чагылдыра: анда этник төркемнәр иерархиясе урнаштырыла. Бу стратегиядә "өлкән агай", "кече туган", "төп халык", "булышучы халыклар" һәм башка шундый төшенчәләр чагыла.

Урыс халкына дәүләт коручы халык статусы бирү

Стратегиягә кертелгән үзгәрешләргә караганда, илебез милләтләрне иерархияләштерү юнәлешендә баруны дәвам итәргә охшый. "Коммерсант" газетының бу стратегия белән танышканнан соң мәкаләгә "Россияннар арасында урысларга яңа урын таптылар" дигән исем бирүе очраклы гына түгелдер. Бу яңа стратегиядә төп игътибар, төп, мөһим һәм эчтәлекле үзгәрешләр урысларның хәле белән бәйле. Бу бик тә кызыклы нәрсә. Берничә буын урыс милләтчеләре алып барган көрәшнең максатына ирешәләр бу документта. Кызыл милләтчеләр булсынмы, ак милләтчеләр булсынмы, Кремль яклылар булсынмы, Кремльгә каршылар булсынмы – барысының да максаты бер булган: урыс халкына дәүләт коручы халык статусы бирү. Кайберәүләр бу идея өчен 282-нче маддә нигезендә төрмәгә дә ябылган.

Бу идеяне Русия думасында иң беренче булып ЛДПР фиркасе күтәреп алды. 2007 елда КПРФ та шул якка авышты. Хәзер бу фирка хезмәт ияләре фиркасе генә түгел, патриотлар фиркасе дә. Әмма аларның патриотизмы бик үзенчәлекле, 2007 елдан бирле ул урыс мәсьәләсе белән бәйле: урысларның хәле, урысларның өстенлекле статусы һәм башкалар.

Республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны бетерү карары белән бердәнбер мәҗбүри тел булып урыс теле калды

Хакимият бу якка авышуга озак кына каршы торды, әмма ахыр чиктә биреште. Һәм бу милли сәясәт стратегиясенең яңа версиясе басылганнан күпкә алданрак булды. 2017 елда Русия федерациясендәге республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны бетерү карары белән бердәнбер мәҗбүри тел булып урыс теле калды. Шулай итеп әлеге яңа стратегия ягына адымнар ясалды. Ул чакта ук күп кенә республикаларда, беренче чиратта Идел буе республикаларында зур ризасызлыклар белдерелде. Ул чакта алар бәлки бик куркыныч булып күренмәгәндер дә. Әмма хәзер, губернаторлар сайлаулары күрсәткәнчә, милли популизм мөһим сәяси коралга әверелә, протест белдерү төбәк башлыклары алышынуга китерә. Һәм бу ризасызлыкка күз йому дөрес түгел. Ул әле бик мөһим булачак дип уйлыйм.

Русия халыкларның бердәмлеген игълан итә, әмма бу бердәмлекне җимерүче адымнар ясый

Русиядә сәясәт шулай корылган ки, ул һәммә нәрсәне үзенә зыянга эшли. Әйтик, геополитик дәрәҗәдә үзенең бөеклеген белдерә, ә нәтиҗәдә изоляциягә дучар була. Яки БДБ илләрендә тәэсирен арттыру турында белдерә, ә мигрантлар килүне чикләү белән әлеге күрше илләргә тәэсир итүнең иң зур мөмкинлеген югалта. Халыкларның бердәмлеген игълан итә, әмма бу бердәмлекне җимерүче адымнар ясый.

Русиянең фәнгә бернинди катнашы булмаган ниндидер мистик "мәдәни коды" турындагы нәрсәләр язылган документны имзалаган академик экспертлар кызганыч. Нинди код ул? Ул кодны кем ачкан? Аның асылын алар каян белгән? Бу турыда берни билгеле түгел. Әмма академиклар моңа үз имзаларын куйган. Бу академикларның гамәлләре миңа күптәнге бер мәзәкне хәтерләтә: Фәхишә янына килгән попка фәхишә йә сез тәрегезне салыгыз, йә ыштаныгызны күтәрегез дип әйткән ди."

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарихчы Дамир Исхаков: "Бу документ Русиянең демократия һәм федерализм юлыннан читкә тайпылуын күрсәтә. Элекке стратегия белән чагыштырганда ике мәсьәләдә нык кына артка чигенеш бар. Берсе – урысларны төп халык дип тану. Бөтен нәрсәне урыслар эшләгән, оештырган булып чыга. Хәлбуки, башка халыкларның да Русия федерациясе үсүдә һәм аны оештыруда роле бик зур булган. Татарларның өлеше бигрәк тә зур булган, мин аны исбат та итә алыр идем, кирәк булса. Икенчедән, россиян милләтен генә алга күтәрү Русия федерациясенең төзелеш концепциясенә каршы килә. Чөнки Русия федерациясенең конституциясендә "күп милләтле Русия халкы" дигән төшенчә бар. Ягъни, күп халыкларның роле таныла һәм ул Конституциядә нигезләнгән.

Бу авторитар һәм хәтта фашистик дәүләт ягына таба тагын бер адым булачак

Әгәр дә без бу милли стратегия белән яшәсәк, Русия алга таба да демократиядән һәм федерализмнан читләшәчәк дигән сүз. Бу авторитар һәм хәтта фашистик дәүләт ягына таба тагын бер адым булачак. Бу стратегия Русия Конституциясенә каршы килә, әмма ул Конституциягә үзгәрешләр кертергә теләгән кешеләрнең теләкләренә туры килә. Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькинның Конституцияне үзгәртү тәкъдиме дә нәкъ шул ук рухта. Стратегиядә урыс теленең дәүләт теле буларак статусын ныгыту турындагы сүзләр миңа бик сәер күренә. Аны тагын кайда ныгытып булуын мин хәтта аңлый да алмыйм. Инде башка телләр бик аз гына калды, урыс теленнән кала башка телләрнең роле бик нык кимеде. Инде бу шартларда урыс телен тагын ничек ныгытырга телиләрдер, анысын әйтә алмыйм".

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Тарихчы Индус Таһиров: "Урыс дәүләтенең башы – Алтын Урда. Алтын Урдадан Мәскәү дәүләте чын дәүләт булып чыга. Шунлыктан, аны урыс халкы тирәсендә оешкан халыклар дәүләте дип кенә атау һич тә дөрес түгел. Һәм инде, әлбәттә, Русиядә татар факторы хәтта 1552 елдан соң да мөстәкыйль фактор була. Чөнки татар инкыйлабка кадәр яшәү үрнәген бирә. Ул иң укымышлы халык була. Иң күп китап чыгаручы була. Шуңа татар мәдәниятен кемдер тарафыннан барлыкка китерелгән мәдәният дип атарга ярамый. Ул мөстәкыйль, үз тамыры белән үсеп чыккан. Әлбәттә, ул урыс мәдәнияте белән аралашкан, анысында сүз дә юк. Әмма ул мөстәкыйль культура.

Бу әллә кайчан басылган урыслаштыру сәясәтенең яңача дәвамы гына

Яңа стратегиядә урыс факторын беренче урынга чыгару, башка халыклар аның тирәсенә укмашты дигән сүз ул Совет берлегенең кайчандыр юкка чыккан гимнын искә төшерү генә була (Союз нерушимый, республик свободных навеки сплотила великая Русь). Ә кайда ул хәзер? Таралды һәм таркалды. Шуңа, бүгенге стратегия дөрес стратегия түгел. Бу стратегиядә милләтләргә аларның телләренә, гореф-гадәтләренә яшәү мөмкинлеге тудыру, аларны саклап калу турында сүз барырга тиеш. Һәм бу өлкәдә нәрсәләр эшләргә кирәклеге күрсәтелергә тиеш. Ә боларда берсе дә юк. Нигездә бу әллә кайчан басылган урыслаштыру сәясәтенең яңача дәвамы гына.

Урыс теленең статусына килгәндә, аны билгелисе юк, ул – дәүләт теле. Һәм бөтен Русия халкы шушы телдә сөйләшә һәм аңлаша. Аны тагын да ныгыту турында сүз алып бару кирәк түгел. Әгәр Русиянең исәнлеген, иминлеген саклап калырга телиләр икән, татар һәм башка милләтләрнең мәдәниятләрен саклау, аларны гарантияләү турында сүз булырга тиеш. Шул очракта гына Русия исән-имин дәүләт булып калачак. Башка төрле стратегия аны саклап кала алмый."

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Тарихчы Марат Колшәрипов: "Бу стратегиядә урыс халкын аерып күрсәтү Русиядә яшәгән барлык халыкларның тигез булмавын ачып сала. Дәүләт төзелешен булдыручылар, ягъни урыслар һәм булдырмаучылар, ягъни башка халыклар бар булып чыга.

Ул стратегик програмның төп максаты – урыс булмаган халыкларны урыслаштыру. Янәсе, бөтенесе дә бер телдә сөйләшергә, үз телләрен, йолаларын онытырга тиеш булып чыга. Урыс булмаган халыкларны бөтен яклап кысу бара. Бу стратегия үзәкләштерү, урыслаштыру позицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Бөтенесе дә бер телдә сөйләшергә, үз телләрен, йолаларын онытырга тиеш булып чыга

Хәзер бит башлыклар, губернаторлар, яки республика президенты булсынмы, барысын да Мәскәү үзе куя. Кемне генә куйсалар да, урындагы парламент депутатлары шуны яклап тавыш бирә. Африкадан китереп куйсалар да, ризалашачаклар. Халык хәл итми. Аның бернинди хокукы юк. Мәскәү кемне куша – шуны билгелиләр. Шуңа яңа җитәкче Мәскәүгә яраклашучы булып кала. Русиядә гел шулай булды. Беренче секретарьларны Мәскәү куйды. Мәскәү расламаса, беркем дә беренче секретарь булып утыра алмый иде. Хәзер дә шул традиция дәвам итә. Шуңа, милли-сәясәт өлкәсендә дә, туган телне яклап та бер сүз дә әйтмиләр. Халыклар телләрен, традицияләрен саклап калу өчен үзләре тырышырга тиеш. Берәү дә читтән килеп туган телне укытуны җайга салмас."

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин: "Бу стратегиядә татарларга каршы булган барлык әйберләр дә урын тапкан. Бердәнбер әйдәп баручы – ул урыс милләте булырга һәм башка халыклар аның тирәсендә укмашырга тиешлеге әйтелгән. Бер милләт, бер дин һәм бер патшалык дигән триада ачыктан-ачык күренеп тора. Башка халыкларның роле бик түбән һәм алар инде урыс милләтенең кече энекәше кебек күрсәтелгән. Бернинди дә федерализм мөнәсәбәтләре, тулы хокуклы милләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру да документта күренми. Иң кызганычы – нәкъ шул cтратегиягә таянып Русия хөкүмәте үзенең эчке һәм тышкы сәясәтен алып барачак. Аның нигезендә төрле-төрле програмнар булдырылачак. Башта федерализмны бетерәләр, республикаларның сәяси статусларын юк итәләр. Алар болай да формаль рәвештә генә бар инде. Моңа кадәр милли мәгариф системын бетерделәр. Кыскасы, акрынлап төп максатка ирешә баралар. Кызганыч, Татарстан стратегиягә карата үзенең позициясен әйтмәде һәм, миңа калса, бу эштә катнашырга тырышмады да.

Ул ел дәвамында эшләнгән, әмма аның эш төркеменә Кремль тирәсендәге кешеләр генә кертелгән

Бу шыпырт кына эшләнгән документ. Ул ел дәвамында эшләнгән, әмма аның эш төркеменә Кремль тирәсендәге кешеләр генә кертелгән. Мәсәлән, безнең Русия халыклары демократик конгрессы җибәргән тәкъдимнәр анда искә алынмады. Шуңа күрә, ул стратегия Кремль тирәсендә булган экспертларның гына эше. Бу чын вазгыятьне чагылдырмый торган документ. Әгәр бу документ расланса, алар аны рәсми рәвештә гамәли яссылыкка кертәчәк.

Инде хәзер үк Конституциядә дин дәүләттән аерылган дип язылган, әмма гамәли яссылыкта башка вазгыятьне күрәбез. Шул ук чиркәү әһелләре мәктәпкә килә һәм теләгәннәрен сеңдерә. Монда да шулай килеп чыгарга мөмкин. Стратегиядә башка халыклар бу дәүләтнең төзелешенә өлеш кертмәгән рәвештә билгеләнсә, аларның сәяси статусы да төшәчәк.

Ә милли республикаларның сәяси көчләре юк, шуңа алар каршы да чыкмый. Аннары ул республика башлыгында утырган элита милли җанлы элита түгел, ә Мәскәү тарафыннан билгеләнгән түрә. Шуңа бу документ бертавыштан кабул ителер дип уйлыйм".

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов: "Бу Русиядә элек-электән алып барылган сәясәтнең дәвам итүен күрсәтә – тарихта да урыс булмаган халыкларның җирләрен тартып алып, аларга төрле салымнар салып, малларын тартып алып һәрвакыт кечкенә халыкларны изгәннәр. Шул ук нәрсә хәзер дә дәвам итә. Башкорт, татар һәм башка халыкларның телләрен мәктәпләрдән алып аттылар, республикаларның мөстәкыйльлеген бетерделәр. Моның максаты – урыс булмаган халыкларны бетерү дигән уйдан башка бернинди дә уй килми. Без моның белән һич тә килешмибез."

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG