Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясендә төбәкләргә мөнәсәбәтне үзгәртү нияте артында ни ята?


Белгечләр илдәге кризис чорында Мәскәү Конституциядә төбәкләрнең мөмкинлекләрен чикләргә тели дип исәпли.

Русиянең Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин узган атнада төп рәсми басма "Российская газета"да илнең төп канунына кайбер үзгәрешләр кертү кирәклеге турында "Буква и дух Конституции" исемле мәкалә бастырды. "Федерация белән аның төбәкләре арасында нәрсәнең кем карамагында булуын һәм вәкаләтләрне билгеләү мәсьәләсендә дә каршылыклар бар", ди Зорькин. Ул Русия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан бу "җитешсезлекләрне" урыны-урыны белән төзәтергә, "бу текстны үзгәрүче социаль-хокукый чынбарлыкка яраклаштырырга" тәкъдим итә.

Зорькинның тел төбендә нәрсә ята? Конституциянең төбәкләр белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүче маддәләрен чыннан да үзгәртә башласалар, ни көтәргә? Азатлык бу сорауларны төбәкләрнең Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен күзәтеп баручы белгечләргә бирде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, моның артында кризис көчәя барганда Конституциядә төбәкләрнең мөстәкыйльлегенә юридик нигезләр калдырмау нияте ята.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Русия Конституциясенең бишенче маддәсендә "Республиканың (дәүләтнең) үз Конституциясе һәм кануннары бар" дип язылган. Алар моны алып ташларга мөмкиннәр. Алар шулай Конституциядә язылган федератив корылыш турындагы маддәләрне юк итәргә мөмкин, чөнки Русиянең эчке сәясәте үзәкләштерү юнәлешендә бара. Зорькин шулай ук социаль-сәяси, социаль-икътисади максатларга, мизгелгә туры китерергә кирәк ди. Ягъни хәзерге вазгыять федератив мөнәсәбәтләрне инкарь итә, республикаларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре исәпкә алынмый. Шуңа күрә бу нәрсәләрне Конституциядән дә алып атарга кирәк дип исәплиләр, чөнки Русиянең акчасы бетеп барганда, кризис вакытында таркалу процесслары яңадан күтәрелеп китәргә мөмкин. Болар дөньяның кай якка таба баруын күреп, Конституциядә алдан чаралар күреп куярга тели.

Алар федератив мөнәсәбәтләрдән тулысынча баш тартырга тели

Конституциягә үзгәреш әзерләүнең тагын бер максаты 2024 елдан соң да Путинны хакимияттә калдыру. 2008 елда илнең төп канунын үзгәртеп Путин хакимиятен дүрт елга озайтканнар иде бит инде. Аларның яңа проектлары инде әзер, Төрекмәнстандагы кебек Конституцияне ел саен үзгәртеп булмый. Шуңа күрә алар Конституция реформасы әзерләп аны берьюлы үзгәртергә телиләр. Бу бик җиңел эш түгел, өстәвенә хәзер протест кәефләре, сайлауда протест белдерү арта баруын күрәбез. Минемчә, алар федератив мөнәсәбәтләрдән тулысынча баш тартырга тели. Ниндидер рәвештә квази монархияне торгызу нияте бар. Әлбәттә, монархиядә, империядә бернинди республикалар, дәүләтләр була алмый.

Мәскәү тарихтан сабак алмый, элекке хаталарын тагын бер мәртәбә кабатлый

Зорькин мәкаләсендә чынбарлыкны бозып күрсәтә. Чөнки хәзерге вакытта үзәкнең төбәкләрдән вәкаләтләрне, акчаларны, салымнарны тартып алуына бернинди дә каршылык, комачаулык юк. Федератив корылыш бары кәгазьдә, шул Конституциядә генә калды һәм бу үзгәрешләр шул соңгы нәрсәне юк итү өчен әзерләнә. Соңгы бер гасыр эчендә Русия дәүләте ике мәртәбә таркалды. Һәрбер кризис, инкыйлаб алдыннан һиперүзәкләштерү процесслары булды. Үзәк үзенә максимум вәкаләтләр алды, әмма кризисны туктата алмады, чөнки аның гамәлләре киресенчә таркаулыкка гына китерде. Совет берлеге дә милли проблемнарны, милли мәнфәгатьләрне инкарь итү сәбәпле таркалды. Гомумән, кризис алдыннан милли үзаң үсә бара, кешеләр үзенең бу илдә, бу вазгыятьтә, тарихта үзенең роле турында уйлана башлый. Һәм бу процесслар бер сәяси структурага тезелә. Бу сәяси структура, сәяси үзәк сәяси каршылыкка да китерә. Мәскәү, әлбәттә, бу хакта белә, әмма бернинди мегаүзәк тә тарих тәгәрмәчен туктата алмый. Кызганыч, Мәскәү тарихтан сабак алмый, элекке хаталарын тагын бер мәртәбә кабатлый.

Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте ветераны Марат Колшәрипов та Зорькинның тәкъдимен илдәге кризис белән бәйли.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Русиядә барган үзгәрешләрнең юнәлеше бер генә хокукларны киметү. Сәяси, иҗтимагый, икътисади, бөтен яктан караганда да хокуклар кысыла бара. Шуңа күрә, Конституциядәге үзгәрешләр дә яхшы якка булмаячак, үзәкләштерү процессын тагын да көчәйтүгә юнәлдерелгән булып чыгачак.

Конституцияне үзгәртергә тотыналар икән, яхшылык көтәргә нигез юк. Конституциядә республикаларның дәүләтләр булуы турындагы маддә дә юкка чыгачак дип исәплим. Хокукларның артуына бернинди ышаныч юк. Кризис вакыты җитүгә республикаларга басым гел көчәя. Гәрчә хәзерге Русиядә инде болай да бөтен нәрсә үзәкләштерелгән, бөтен акча Мәскәүгә җыела.

Тарихчы Илнар Гарифуллин Русия Конституциясенә илне 14 макротөбәккә бүлү идеясен кертергә мөмкиннәр дип саный.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

Ай ярым элек Русиядә 14 макрорегион булдыру тәкъдиме күтәрелеп чыккан иде. Минемчә, ул шуның белән бәйледер. Хәзер бит инде төбәкләрдә сәяси мөмкинлекләр калмады, ләкин әле икътисади яктан кайбер иреклекләр бар. Минемчә шул мөмкинлекләрне дә бетереп Русияне тулысынча унитар дәүләт итү нияте бардыр. Республикаларның көчен бетереп, зуррак регионнар булдырып, бөтен көчне федераль үзәккә бирү эше алып барыладыр дип уйлыйм. Республикалар шул макротөбәкләр эчендәге, бернинди вәкаләтләргә ия булмаган формаль бер төбәк кенә булып калыр дип уйлыйм. Һәм бу Зорькинның үз фикере генә түгелдер дип уйлыйм. Кремльдәге бер төркемнең фикере дип уйлыйм. Ул бит ниндидер блогта, комментарда гына чыкмаган, ә дәүләтнең төп басмасы булган “Российская газета”да басылган.

Безнең реакциягә карап аны тормышка ашыралар

Алар башта акрынлап кына җәмәгатьчелеккә бу идеяне ташлыйлар һәм реакцияне күзәтәләр. Путинның мөнәсәбәте ничек булуын да карыйлар. Бу инде күп еллар дәвам итә торган күренеш. Идеяне йә бер кеше, йә икенчесе акрынлап кына ташлый, аннан соң безнең реакциягә карап аны тормышка ашыралар. Реакция көчсез булса, алар бу планны тормышка ашыруга вакыт җиткәнен аңлыйлар һәм ул эшкә тотыналар.

XS
SM
MD
LG