Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Икътисади үсеш министрлыгы Русияне 14 төбәккә бүләргә тәкъдим итә


Русиядәге федераль бүлгеләр
Русиядәге федераль бүлгеләр

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Русия төбәкләрен эреләтү турында элекке стратегиясен яңарткан. Яңа проектта илне 14 макротөбәккә бүлү тәкъдим ителә. Татарстан һәм Башкортстан төрле төбәкләргә кертелгән.

Министрлык "социаль-икътисади элемтәләрне" исәпкә алып, Русияне 14 эре төбәккә (макрорегион) бүлү тәкъдиме белән чыкты, дип яза "Коммерсантъ".

Төбәкләрне административ түгел, ә реаль социаль-икътисади элемтәләр бәйләргә тиеш диелә. Моннан тыш, 35-40 икътисади үсеш үзәге дә булдыру фаразлана. 2035 елга алар Русия икътисади үсешенең 65 процентын тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Хәзерге вакытта ике макротөбәк бар – Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ. Стратегиягә ярашлы, Үзәк, Үзәк-Кара туфрак (Центрально-Черноземный), Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел-Чулман, Идел-Урал, Урал, Көнчыгыш Себер, Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал төбәкләре төзү каралган.

Әлеге проектта Татарстан - Идел-Чулман төбәгенә, Башкортстан - Идел-Урал төбәгенә кертелгән.

Яңа макротөбәкләр моңа кадәр төзелгәннәренә охшаш булачак, ләкин күбрәк өлешләргә бүленәчәк. Әйтик, Үзәк федераль бүлге Үзәк һәм Үзәк-Кара туфрак төбәгенә бүленә. Ә Себер федераль бүлгесе – Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал төбәкләренә бүленергә тиеш.

Макротөбәкләр өлкәләр һәм республикаларның бер-берсенә якынлыгы һәм берләшү потенциалына нигезләнеп төзеләчәк. Эреләтелгән төбәкләрдә икътисади үсеш үзәге саналган кимендә бер зур шәһәр булырга тиеш. Бүгенге көндә 14 иң эре һәм алты эре шәһәр агломерацияләре һәм дүрт минерал-чимал үзәге бар.

Моннан тыш, макротөбәктә халыкара базарларга һәм Көнбатыш-Көнчыгыш, Төньяк-Көньяк транспорт юлларына чыгуны тәэмин итә алырлык инфраструктура да булырга тиеш диелә.

Русиядә төбәкләрне эреләтү турындагы тәкъдимнәр әледән-әле туып тора. Былтыр элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерергә тәкъдим иткән иде. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. "Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб ясарга кирәк" диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.

Шул ук көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" дип аталган яшьләр форумында төбәкләрне эреләтү турында сорауга җавап биреп, "безнең андый теләгебез юк" дип белдерде. "Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Бәлки кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады. Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең дүрткел чакрым җиребез бар, безгә шул җитә", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG