Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Татарстан беркем белән дә берләшергә җыенмый"


Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" яшьләр форумында чыгыш ясый, 25 ноябрь 2017
Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" яшьләр форумында чыгыш ясый, 25 ноябрь 2017

25 ноябрь "Мәскәү-Tатарстан күпере" дип аталган яшьләр форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрне эреләтү турында сорауга җавап биреп, "безнең андый теләгебез юк" дип белдерде.

Бүген Мәскәүдә "Мәскәү-Tатарстан күпере" дип аталган III яшьләр форумы узды. Анда чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Мәскәүдә укучы яшьләр катнашы. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чара кысаларында яшьләр Татарстан президенты​на сораулар бирде. Шул исәптән "Идел буе субъектларын берләштереп, башкаласы Казан булган бер эре төбәк ясау нияте турында мәгълүматлар бар, бу - дөресме?" дигән сорау бирелде.

"Мин моны сездән ишетәм. Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз, - дип җавап бирде Миңнеханов. - Бәлки кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады".

"Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә", диде Миңнеханов.

Шимбә көнне Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерү тәкъдимен ясады. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. "Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб башкарырга кирәк" диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.

Студентлар президенттан шулай ук татар теленең абруен ничек күтәреп була дип кызыксынды. Миңнеханов "татар телен белү башка халыклар - казакълар, кыргызлар, төрекләр, кырымтатарлар белән уртак тел табарга мөмкинлек бирә", диде һәм үз тәҗрибәсеннән мисал китереп, Кытайда уйгырлар белән тылмачсыз аралашканы турында сөйләде. Татар телен белү файдагага гына, диде ул.

Миңнехановка шулай ук Татар университетын оештыру мөмкинлеге турында да сорау бирелде. "Бу бик актуаль мәсьәлә, без аны элек тә карадык, хәзер кабат күтәрәбез, ул беренче урында тора. Аны белем бирү генә түгел, инновация үзәге итеп эшләү кирәк. Тәкъдимнәрегез булса, бирегез, карарбыз" диде Татарстан президенты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG