Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар стратегиясе Мәскәү стратегиясенә җавап булырга тиеш"


Петербур татар оешмалары тәкъдиме белән Петербурда Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган сөйләшү узды.

Галимнәр, сәнгать, дин әһелләре, эшмәкәрләр катнашында 20 декабрь үткән сөйләшүдә катнашкан Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, анда әлеге стратегияне язудагы проблемнар да күтәрелгән. Аерым алганда күпләрдә стратегиянең нәрсә булуын, аның ничек язылуын белү, аңлау да булмавы турында әйтелде ди Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Фәйзрахманов. Ул әлеге стратегияне язу эше йөкләнгән Дөнья татар конрессына 10-15 битлек проспектның ничек әзерләнергә тиешлеге турында аңлату кирәк дигән фикер белән дә килешүен белдерде. "Стратегия ул ниндидер теләкләрне язу гына түгел, ул идеологик документ кына түгел, аның үз методик нигезләмәләре бар ди Фәйзрахманов. Азатлык Айрат Фәйзрахманов белән Татар халкы үсеше стратегиясен язу турында сөйләште.

– Петербурда узган сөйләшүдә стратегиягә кертелергә тиешле конкрет тәкъдимнәр яңгырадымы?

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

– Әйе. Галимнәр Татарстанга эксперт үзәкләре җитмәвен әйтеп китте. Русиядә андый үзәкләр шактый күп, аларны think tank дип тә йөртәләр. Галимнәребез бар, әмма аларны бергә туплап алардан ниндидер тәкъдимнәп әзерли торган үзәк юк. Белгечләрне бушлай гына эшләтеп булмый. Идеологиядә экономияләргә кирәкми. Кызганыч, безнең татарлар бу өлкәдә калыша. Безнең эксперт үзәкләребез юк дәрәҗәсендә. Мәрҗани исемендәге тарих институты бар. Әмма тарих институтының эше башка һәм анда бик күп кеше эшләми. Алар фундаменталь фәнни хезмәтләр яза.

Идеологиядә экономияләргә кирәкми. Кызганыч, татарлар бу өлкәдә калыша

Ә нәрсә эшләргә, нинди проектлар булырга тиешлеге, теге йә бу проблемга ничек җавап бирү кирәклеге, нинди рисклар булуы турында эксперт тәкъдимнәре әзерләүчеләр, кызганыч, әлегә юк. Татар зыялыларын формалаштыручы, галимнәребезне туплаучы милли университетыбыз кирәклеген дә әйтеп киттеләр. Шулай ук татарларның милли проектларны тормышка ашыручы фондлары җитмәве дә әйтелде. Бу уңайдан "Ярдәм" фонды үрнәк итеп китерелде. Ул акча җыеп дини өлкәдә шактый файдалы проектлар башкара. Ә милли проектлар өчен андый фондлар юк дәрәҗәсендә. Акча бирергә әзер кайбер эшмәкәрләр бар. Ачык рәвештә эшләп акчалар җыя һәм өстенлекле проектларны сайлый торган фондлар юк.

– Сезнең үзегезнең бу стратегиягә шәхси тәкъдимнәрегез бармы?

– Туган телне өйрәнү өчен бүгенге кануннар да азмы-күпме мөмкинлекләр калдыра. Татар теле дәресләрен кертеп була. Татар телен өйрәнүче төркемнәр оештырып була. Җәен балаларны татар телле аланнарга йөртеп була.

– Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин илнең милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр турында документны имзалады. Хәзер ул Русиядәге халыкларны урыслаштыруны тагын да тизләтүче стратегия дияргә мөмкин. Бу стратегия татар стратегиясенә ничек тә булса тәэсир итәме?

– Итә, әлбәттә. Әмма бу турыда әйтә торган, бу үзгәрешләрне күздә тотып безнең стратегияне формалаштыручы кешеләр, җаваплы үзәк юк әле безнең. Фән ягыннан, галимнәр ягыннан бу стратегияне кем язуын мин әле дә аңлап бетермим. Без, яшьләр, бу стратегиягә тәкъдим-фикерләрне җыябыз, без аларны тапшырырбыз, әлбәттә. Без аларны Дөнья татар конгрессына тапшырабыз, әмма конгресс ул координация үзәге генә. Ул фәнни яктан бу стратегияне язарга тиеш түгел һәм аның язу мөмкинлеге дә юк. Стратегия текстын галимнәр язарга тиеш. Һәм татар стратегиясе сез әйткән Русия милли сәясәте стратегиясен күздә тотып язылырга тиеш. Ә татарга нинди куркынычлар янавын күрүче, аңлаучы да, нинди җавап бирергә кирәклеген язучы да юк әле.

Татарга нинди куркынычлар янавын күрүче, аңлаучы да, нинди җавап бирергә кирәклеген язучы да юк

Татар стратегиясен яза башлаганда, әлбәттә, беренче чиратта Русиянең милли сәясәт стратегиясен күздә тотарга кирәк. Русия стратегиясе турында үземнең фикеремә килгәндә, элек Русиядә дәүләт беренче урынга куела иде. Ә хәзер беренче урынга урыс милләте куела, һәм бу - урыс дәүләте дигән фикер алга сөрелә. Һәм без чыгышы белән татарлар булган урыслар дип күрсәтелербез. Йәки чыгышы белән авар булган урыслар булыр. Тиздән без менә шундый категорияләргә килеп җитәрбез, Аллаһ сакласын. Тиздән бу дәүләттә бары бер генә дин калырга да мөмкин. Бу процесс башланды гына әле. Бу процесска безнең үз җавабыбызны әзерләргә, мондый милли сәясәт стратегиясе белән шөгыльләнүчеләргә моны аңлатырга кирәк. Бу стратегия милләтләрнең бетүенә китерә һәм Русиянең тотрыклылыгына начар тәэсир итә.

– Ул стратегияне әзерләүчеләр, киресенчә, милләтләрне тотрыксызлык чыгананы дип күрмиме икән?

– Әйе, алар шулай күрә. Әмма образлы итеп аңлатканда, күп тамырлы агач булырга мөмкин, аз тамырлы агач булырга мөмкин. Күп тамырлы агачның тотрыклылыгы ныграк. Ә алар бер генә тамыр турында сүз алып бара. Бер тамырны кисәсең икән, агач үлә. Русия стратегиясен язучылар аны аңлап бетерми, яки аңлы рәвештә махсус шулай эшли, үз дәүләтләренең тамырына балта белән сугарга телиләр. Мин әйткән фикерне баетырга, башка белгечләрнең дә фикерләрен тупларга һәм моны фәнни нигездә аңлатырга кирәк. Русия милли сәясәт стратегиясен язучылар Мәскәүдәге галимнәрнең бер өлеше генә, чынлыкта анда милләтләрне үстерергә кирәклеген аңлаучы галимнәр аз түгел. Әмма андыйларны Русия стратегиясен язуда катнаштырмыйлар. Татарстанга, татарларга әнә шундый, безне аңлаучы галимнәр белән тыгыз рәвештә эш итәргә кирәк, безнең җавапны әзерләүдә алар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Мәскәүдә милләтләрне үстерергә кирәклеген аңлаучы галимнәр аз түгел

Русиянең милли сәясәт стратегиясе инде кабул ителгән. Әмма бу стратегия нигезендә төрле дәүләт програмнары язылачак, башка концепцияләр язылырга мөмкин. Һәм ул дәүләт програмнары, концепцияләр яки бары урыслашу принцибына нигезләнгән булырга мөмкин, яки бераз гына милләтләрнең мәнфәгатьләрен дә күздә тотучы програмнар булырга мөмкин. Менә хәзер шуның өчен көрәшеп була һәм без әле көрәшне оттырмадык, җиңелмәдек. Үз сүзебезне әйтергә мөмкинлегебез бар әле. Татар үсеше стратегиясен язганда да моны истә тотарга кирәктер дип уйлыйм.

– Татарстан президенты татар үсеше стратегиясен тизләтергә кушты. Бу эш хәзер нинди дәрәҗәдә һәм бу документ кайчанрак әзер булыр дип күрәсез?

– Бу эш Милли шурага йөкләнде, әйткәнемчә, конгресс, милли шура эшне оештыручы гына, ә текстны язучы конкрет кешеләр әле билгеләнмәде дип беләм. Хәзергә өч-дүрт түгәрәк өстәл, шул исәптән Мәскәү һәм Петербурда фикерләшүләр генә узды. Татар конгрессы башкарма комитеты әлегә бу тәкъдимнәрне, материалларны туплый гына. Әмма хәзер инде аларны анализларга һәм яза башларга вакыт җитте. Язын, май айларына инде ниндидер беренче вариант булырга, ә августта, Милли шура утырышында яки 30 август бәйрәменә инде тулы текст күрсәтелергә тиеш дип аңлыйм. Мондый вакыт кысаларына сыешу өчен текст язу 1 гыйнвардан ук башланырга тиештер. Районнарда, төбәкләрдә түгәрәк өстәл сөйләшүләре дә дәвам итәргә, милләтебезнең актив көчләре бу эштә катнашырга тиеш. Татар иҗтимагый үзәгенә дә үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бирелергә тиеш. Ә бу стратегиянең файдасына, мәгънәсенә килгәндә, ул ниндидер бер текст кына булырга тиеш түгел, ә Татарстанның дәүләт програмнарының нигезе булырга тиеш. Мәсьәлән, милли үзаңны саклау, дәүләт телләре үсеше програмы шушы стратегиягә нигезләнергә тиеш.

XS
SM
MD
LG