Accessibility links

Татарстанның яңа милли концепциясе кайберәүләргә ошамый


Татар телен яклап үткән пикеттан. 21 апрель, 2012
Татар телен яклап үткән пикеттан. 21 апрель, 2012

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яңа милли сәясәт концепциясен имзалады. Анда республикадагы "барлык халыкларның вәкилләренә дә тигез тормыш шартлары тәэмин итәргә", диелә.

Бу яңа концепцияне тормышка ашыру өчен хөкүмәт махсус програм кабул итәргә тиеш. "Коммерсант" газеты язуынча, 2013 елга эшләрне башлап җибәрү өчен 36,2 миллион сум акча Татарстан фәннәр академиясенә бирелгән инде. Бу концепция Татарстанда милли сәясәткә багышланган беренче документ түгел. 2008 елда элекке президент Миңтимер Шәймиев моңа кадәргесен имзалаган иде.

Кайбер мәгълүмат чаралары, бу яңа концепция элеккесеннән кайтыш, федераль үзәктә канәгатьсезлек тудырмаслык итеп эшләнгән, дип язып чыкты. Аерым алганда, яңа документта Татарстанның "Русия эчендәге демократик хокукый дәүләт" булуы турындагы юллар төшеп калган. Мондый юллар элекке концепциядә бар иде.

Концепциядә "татар халкын төрле яклап үстерү һәм тарихи яктан аның дәүләтчелек рәвеше булган Татарстанны ныгыту зарур" дип әйтелә. Республикадагы "барлык халыкларның вәкилләренә дә тигез тормыш шартлары тәэмин итәргә" диелә.

Татарстанның эчке сәясәт мәсьләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев фикеренчә, яңа концепция 2008 елда имзаланганның дәвамы булып тора. Кайбер белгечләр әлеге документны киңрәк һәм тәфсиллерәк, дип белдерә.

Концепциядә бөтен татар халкының тарихи, рухи һәм этно-мәдәни үзәге буларак Татарстанның абруен арттыруга игътибар бирү кирәклеге әйтелә. Татарстанны этно-мәдәни үзәк буларак таныту һәм Русиядә, чит илләрдә яшәгән татарларны берләштерү өчен шартлар тудыру аеруча әһәмиятле юнәлешләрнең берсе буларак күрсәтелә.

Татарстанның үз милли концепциясе булу кайбер белгечләрнең күңеленә хуш килмәде. Шуларның берсе – Русия сәяси фәннәр академиясе академигы Владимир Беляев башка халыклар белән чагыштырганда татар халкына игътибар зуррак, дип белдерә. Ул бер халыкның, бу очракта татарларның хокуклары күбрәк булачак дип куркуга калган.

Терентьев "Коммерсант"ка бу концепциянең Русия милли сәясәт стратегиясе кабул ителгәнгә эшләнүен белдергән.

Русия президенты узган ел 19 декабрьдә “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалаган иде. Белгечләр фикеренчә, әлеге документның нигезенә 2025 елга кадәр, күп вакыт түгел, 13 ел эчендә милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау, республикаларны юкка чыгарып эре сәнәгать төбәкләре булдыру салынган.
XS
SM
MD
LG