Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан урыслашуга ризалаштымы?


"Татарстан җитәкчеләре курка, алар үз фикерен яшереп, Мәскәүдән төшкән боерыкны гына үти"
"Татарстан җитәкчеләре курка, алар үз фикерен яшереп, Мәскәүдән төшкән боерыкны гына үти"

Татарстан түрәләре республикада милләтара татулык, татарча сөйләшүчеләр саны арта дип тынычландыра. Әмма белгечләр бу ялган рәсми статистикага ышанып, көрчеккә килеп терәләчәкбез дип кисәтә.

Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиевнең "россиян" милләтен булдыруны күзаллаган милли стратегияне хуплавы Татарстанның урыслашуга разый булуын күрсәтте. Җитди милли проблемнарны яшерү, Мәскәү җырын җырлау ахыр чиктә татар белән урыс арасында низаг чыгарачак, милли республикаларны какшатачак, дип саный белгечләр.

14 декабрь Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русиянең 2025 елга кадәр исәпләнгән милли стратегиясенең Татарстанда соңгы өч елда үтәлешенә нәтиҗә ясадылар. Шунда ук яңа милли стратегия хакында да сөйләштеләр.

Гадәттә мондый очрашулар Казан кирмәнендә ябык ишекләр артында уза иде. Бер-ике чыгыш тыңлаганнан соң, журналистларны чыгарып җибәрәләр. Ә бу юлы "ахырга хәтле утырыгыз, утырыш ачык режимда үтә" дип, алдан ук кисәтеп куйдылар. Тик очрашуның ачык булуы җитди мәсьәләләрнең пәрдә артында калуын күрсәтте. Мәскәү җырын җырлап, Татарстанның Путин хакимиятенә кабат яраклашуына ишарә булды. Татарстан үз иминлеген шулай гына сакламакчы ахры. Ләкин бу нинди нәтиҗәләргә китерер?

"Социологиягә ышанырга ярамый"

Җыр-бию, фольклор, бәйрәмнәр – шуларның һәммәсенә тукталып санап чыгуны республиканың төп казанышы итеп күрсәтергә тырыштылар. Ә нәтиҗәне социологларның матур саннары белән ясадылар.

"Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. 93 проценты милләткә карап хокукы бозылмаган дип белдергән. 1,5 проценты гына бозылган дип саный", диде җыелышта Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

Соңгы өч елда бу саннар әллә ни үзгәрмәгән. Гәрчә соңгы елда гына зур вакыйгалар булды. Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару, татар белән урыс арасын бозу – боларның берсе дә милләтләр арасындагы мөнәсәбәткә берничек тә йогынты ясамаган дип күрсәтү иде бу.

Татар теленең киләчәге бармы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Алай гына түгел, утырышка әзерләнгән материалларда соңгы 16 ел эчендә шәһәрдә татарча иркен сөлйәшүчеләр саны 8 процентка артуы әйтелгән.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, социологларның мондый саннарына ышанырга кирәкми.

Татарстан социологлары материаллары барысы да заказ белән эшләнә. Акчаны Мәскәү түли

"Татарстан социологлары материалларының барысы да заказ белән башкарылган эшләр. Акчаны Мәскәү һәм дәүләт түләгән. Бу шунда ук ышанычсызлык тудыра. Белгечләр фикеренчә, хәзер социологиягә ышанырга ярамый, чөнки кешеләр үз фикерләрен яшерергә күнекте. Шуңа алар халыктан нәрсә ишетергә тели, шуны ишетә. Чын проблемнар түгел. Хәзер бу темага халык ашап утырганда гына сөйләшә", ди Дамир Исхаков.

"Татар телен укучылар кими"

Утырышта Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлары вакыт-вакыт татарчага күчеп чыгыш ясаса да, соңгы елларда булган вакыйгаларга тиешле бәя бирү күзәтелмәде. Мәсәлән, мәктәпләрдә татар телен сайлаучыларның 1 процентка кимүе, алга таба нинди нәтиҗә көтәргә, нинди чаралар күреләчәк – бу сорауларның берсенә дә җавап булмады.

"Татар телен өйрәнүчеләр санын исәпләмәдек, тикшермәдек. Минем фикеремчә, татар телен өйрәнүчеләр саны азайды. Һәм ул алга таба да азаячак. Глобальләшү шартларында кешеләр прагматик рәвештә уйлап, инглиз телен сайлый. Икенче яктан, без урыс телле мохиттә яшибез. БДИны урыс телендә тапшырасы. Шуңа да ата-аналар балаларына урыс телен сайлый. Җитди чаралар күрелмәсә, уңай якка үзгәртү авыр булачак", дип белдерде социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова Азатлыкка.

Нәтиҗәдә, Татарстан соңгы өч елны ничек тәмамлады? Татар телен яклый алмады, татар телен укытуда яңа методика бүгенгә кадәр булдырылмаган, татар теленә каршы чыккан урыс милләтчеләре белән уртак тел таба алмады. Республикада милли сәясәт оттырулардан гына торды. Милли педагогика институты оешып килә дию белән тукталды.

Рәсми саннарга күрә, Татарстанда хәзер 702 татар мәктәбе эшли. Ләкин бу саннарның кәгазьдә генә булуы беркемгә сер түгел. Моны түрәләр үзләре дә таный. Хәзер фәннәрне татар телендә укытучы санаулы мәктәпләр дә юкка чыгу куркынычы алдында.

Бүген мәктәпләрдә рәсми рәвештә туган телдә укыту туктатылган

"Туган телләрдәге дәреслекләрне мәктәпләрдә кулланырга ярамый. Булган дәреслекләрне исемлеккә кертү эшен Русия әле башламаган. Шуңа да бүген мәктәпләрдә рәсми рәвештә туган телдә дәресләрне укыту туктатылган. Кайбер мәктәпләр методик әсбаплар белән генә укытып тора. Ләкин бу озакка бара торган хәл түгел", ди мәгариф белгече Марат Лотфуллин.

Татарстан түрәләре урыслашуга ризамы?

Шушы шартларда милләтара проблемнарга баткан Татарстан Мәскәүгә яраклашуын дәвам итә. Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең мөнбәргә чыгып, Путинның яңа стратегиясенә мәдхия җырлавы "Мәскәү, без синең яклы, безгә тимә инде" диюен хәтерләтте.

"Мин бик уңайлы кеше түгел. Ләкин бу документка мин бер дәгъва да белдерә алмыйм. Бары хуплавымны гына белдерә алам. Безгә стратегияне тормышка ашыру планын корырга кирәк. Федераль үзәк белән бер өстәлгә утырып. Конструктив тәкъдимнәр белән чыгыйк. Сораулар күп. Безнең үзгәрәсе килә", диде Шәймиев.

7 декабрь Владимир Путин милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертү турындагы фәрманга кул куйды. Документта урыс милләтенә, урыс теленә, мәдәниятенә аерым басым ясала.

Рөстәм Миңнехановның да яңа стратегия турында артык сөйләшергә теләмәве аңлашылды. Бары Шәймиевтән соң гына "стратегияне тормышка ашыруда федераль планга Татарстан тәкъдимнәрен кертергә кирәк" дию белән чикләнде.

Стратегиягә каршы чыксалар, икенче көнгә эштән алачаклар

"Стратегиягә рәсми җыелышта каршы чыксалар, икенче көнгә эштән алыначаклар. Фәттахов каршы сөйләп карады бит инде. Ул кул куймады. Каршы чыкты. Кайда ул хәзер?" дип аңлатты Марат Лотфуллин.

"Бүгенге вазгыятьтә Татарстан җитәкчелегенең яңа стратегияне хуплап утыруын мин берничек тә аңлый алмыйм. Алар куркалар. Алар үз фикерләрен яшереп, өстән төшкән боерыкны үтәргә мәҗбүр", ди Дамир Исхаков.

"Разил Вәлиевнең Татарстан Дәүләт шурасында үткәргән утырышы белән Татарстан җитәкчелегенең фикерләре бер-берсенә каршы килә", ди Исхаков.

Стратегия татарны ничек юк итәчәк?

Татарстан нинди документ өчен җанын бирергә әзер соң? Русиянең яңа милли стратегиясе элеккесеннән империячеллеге, башка милләтләрне кабул итмәве белән аерылып тора.

Документта "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нигезендә оешты. Ә аның барлыкка китерүче үзәге булып борынгы чордан ук урыс халкы торды. Урыс халкының берләштерүче роле, күп гасырларга сузылган мәдәниятара һәм этникара багланышлар ярдәмендә Русия җирлегендә уникаль мәдәни күптөрлелек һәм төрле халыкларның рухи уртаклыгы барлыкка килде" диелә.

"Аның иң нечкә урыны - "россиян" милләте проектын хуплау. Илдә "россиян" милләтенең бер теле һәм мәдәнияте булуы күзаллана. Бу татарга бөтен ягы белән куркыныч. Башка милләтләрнең теле, мәдәнияте икенчел урында, аларның әһәмияте юк. Бу Русия Конституциясенә каршы килә", ди Дамир Исхаков.

"Милли стратегия бик куркыныч әйбер. Анда республикалар юк, аларның телләре юк, мәктәпләрдә ике теллелек юк. Элекеге белән чагыштырып әйтәм. Анда туган телләрне үстерү юк, саклау гына бар. Борынгы заман күлмәкләре кидереп, биетү һәм телләрне мәктәпләрдә бетерү", ди Марат Лотфуллин.

Фараз: татар-урыс дуслыгын бозу

Мәскәү тарафыннан урыслаштыру сәясәтенең көчәюен көтә белгечләр. Тарихчы Дамир Исхаков сүзләренчә, беренче итеп татар теленең дәүләт статусын бетерәчәкләр. Бу татар белән урыс арасын бозачак.

"Татарларның милләт булып яшәү проблемы өскә чыкты. Моның өчен милли тигезлеккә ирешергә кирәк. Бу тигезлек хәзер бозылган. Урыс теле һәм әдәбияты беренче урынга чыкты. Мәгариф министры урынбасары да шуны таныды. Татар мәктәпләре калмады диде. Татарларны басып китәләр дигән сүз, ә басып киткәндә татар моңа каршы булырга тиеш була", ди Дамир Исхаков.

​"Татарлар моңа каршы чыгачак. Татар белән урыс арасындагы үзара дуслык тигезлек рәвешендә бара иде. Хәзер ул бозылды. Гади татар белән урыс арасында мөнәсәбәтләр начараерга мөмкин. Чөнки татарлар бу сәясәткә урыслар да гаепле дигән фикер туды. Татарстанның иминлегенә янаган шундый куркыныч бар", ди Дамир Исхаков.

Киләсе җанисәп: татарны киметү һәм республикаларны бетерү

Республикаларны бетерү эше 2020 елда көчәергә мөмкин, дип фаразлана. Нәкъ шул елны Русиядә халык санын алу узачак. Мәскәү керәшеннәрне файдаланачак дип көтелә.

"Керәшеннәр мәсьәләсе җанисәп вакытында җитди булачак. Әгәр дә керәшеннәр аерым халык булып язылса, Татарстанда татарларның саны яртыдан ким булачак дигән фикер бар. Республикаларны бетерергә дигән тенденция башланса, моны файдаланачаклар. Һәм референдум булса, бу безнең файдага бетмәскә дә мөмкин", дип фаразлый Дамир Исхаков.

"Татарстан бүген берни тәкъдим итә алмый. Мәгариф, мәдәният, финанс өлкәсендә вәкаләтләре юк. Татарстанның әлегә исеме һәм президенты гына бар. Дәүләт шурасының вәкаләтләре бар. Ләкин парламентның нинди икәнен беләсез. Депутатларның барысы да сайланып куелмаган", ди мәгариф белгече Марат Лотфуллин.

Алай гына түгел, киләсе елларда Татарстанда православ хәрәкәте дә көчәячәк. Моңа кадәр чиркәүләр мәчетләргә караганда азрак салынса, инде киләсе елларда вазгыять үзгәрәчәк. 38 мәчет һәм 48 чиркәү төзелер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG