Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен татарлары оешмасы вәкиле Людмила Белоусова фикеренчә, керәшеннәрне керәшен татарлары дип атау җәмгыятьләрендә беркемгә дә ошамый. Галим Радик Исхаков, әлеге этник төркемдәге сәяси элита үзләрен керәшен дип атап аерым статус алырга омтыла, ди.

12-15 апрель Казанның Петровский бистәсендә Русиянең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан 100дән артык вәкил катнашкан IV керәшен яшьләре форумы узды. Республиканың керәшен иҗтимагый оешмасы вәкиле, "Туганайлар" газеты мөхәррире Людмила Белоусова форумга йомгак ясап, Азатлыкка әлеге чара милли үзенчәлекләрне саклардай буын, керәшеннәр тормышын үз кулларына алырдай шәхесләр әзерли дип сөйләде.

Людмила Белоусова
Людмила Белоусова

"Яшьләр очраштылар, таныштылар, элемтәләр урнаштырдылар. Безнең этномәдәни тормышны дәвам итәчәк буынны җыйдык дип саныйм. Өч елга бер күрешәбез. Алар әлеге форумда бик күп нәрсәгә өйрәнде. Йолалар, костюмнар, этник биюләр, җырларга багышланган бик күп дәресләр үткәрдек. Грантларны алу мөмкинлекләре турында да өйрәттек. Без олыгаябыз, этник мәдәниятебезне, этник сәясәтебезне алып барырга яңа буын тәрбиялибез.

Бу безнең 10 ел дәвамында эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе дә һәм шул вакыт эчендә үсеп чыккан яшьләр буыны да. Безнең "Айбагыр" җәйләве, "Туым җондызы" фестивале дә бар. Алар безнең керәшен тормышы, мәдәнияте белән танышып, кызыксынып, үзләренең тамырларын белеп, бөртекләп җыелган актив яшьләребез. Алга таба да алмаш булып безнең эшләребезне дәвам итәрләр", ди Белоусова.

Аның фикеренчә, яшьләр белән күбрәк эшләгән очракта үзенчәлекләр югалуны туктатып, мәдәни тернәкләнүгә дә ирешергә мөмкин.

"Яшьләр бик кызыксына, аларга аны бирүче генә юк. Этномәдәният – ул Корбан бәйрәме, Сабантуй һәм Питраулар гына түгел. Этномәдәният – ул кешенең фикер агышы, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр дә. Керәшен биюен генә алсак та, анда чабата биюе бар, сүз урау бар. Алар барсы да халыкның тормышыннан бит", ди Белоусова.

Людмила ханым татар халкының әлеге этник төркемен керәшен татарлары дип атауга кискен каршы. Азатлыкта чыккан, керәшен татарлары дип язылган мәкаләләрне дә тәнкыйтьли ул.

Үзебезне керәшеннәр дип әйтәбез икән, сез дә безне керәшеннәр дип языгыз

"Азатлык радиосыннан нинди генә журналист килмәсен, без үзебезне керәшеннәр дип әйтәбез. Азатлык журналистлары без керәшеннәр дип әйткән очракта да керәшен татарлары дип язып чыгара. Без моның белән риза түгел. Без үзебезне керәшеннәр дип әйтәбез икән, сез дә безне керәшеннәр дип языгыз", дигән таләп куя Белоусова.

Аның сүзләренчә, керәшеннәр беркайчан да үзләрен керәшен татарлары дип әйтми. "Безнең бу форумда татар фамилияле кешеләр дә күп иде. Алар үзләрен керәшен дип хис итә һәм керәшен дип саный. Кайсының әтисе керәшен, кайсының әбисе керәшен һәм алар шул мохиттә тәрбияләнгән, безнең эшебездә катнашырга тели. Кайберләре безнең керәшен җәйләүләренә (алан - ред.) килеп тәрбия алган", ди Белоусова.

Азатлыкның керәшен татарлары дип тә, керәшеннәр дип тә язганы бар. Мисал өчен, бу этник төркемгә багышланган зур фәнни хезмәт әзер булуга ук "Керәшеннәргә багышланган академик басма әзер. Кемнәр алар?" дигән мәкалә дөнья күрде. Азатлыкның башка язмаларда да керәшен сүзен кулланганы булды.

"Керәшеннәрне аерым халык дип карарга нигез юк"

Кайсы дөрес: керәшенме, әллә керәшен татарымы дигән сорауга җавап эзләп Азатлык Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшен татарларын, нагайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге башлыгы Радик Исхаковка мөрәҗәгать итте.

Радик Исхаков
Радик Исхаков

"Без, фәнни яктан, бөтен китапларда да керәшен татарлары (татары-кряшены) дип язабыз. Алар үзләренең матди һәм рухи мәдәниятләренә күрә татарларның субэтник төркеме булып тора. Бөтен академик басмаларда, фундаменталь китапларда бездә керәшен татарлары дип языла.

Аларның безне керәшеннәр генә дип язарга кирәк дигәненә килгәндә, бу ягы да бар, чөнки аларда конфессиональ аң саклана. Татар – ул мөселман булуны да аңлата дип саный алар. Керәшеннәрнең үзләрендә дә кемнәрдер үзен керәшен татары дип саный. Андыйлар белгечләр арасында да, яшьләр арасында да бар. Әмма шул ук вакытта сәясиләшкән элита да бар, алар үзләрен керәшен дип саный һәм аерым статуска ия булырга омтыла. Фәнни күзлектән караганда, этник мәдәниятнең бөтен үзенчәлекләрен исәпкә алганда, керәшеннәрне татар суперэтносының бер өлеше дип исәпләргә мөмкин. Аларны аерым халык дип карарга нигез юк", ди Радик әфәнде.

Исхаков фикеренчә, шул сәбәпле керәшен татарлары йә булмаса керәшеннәр дип тә язарга мөмкин. Керәшен татарлары сәяси элитасының гына түгел, ә бу этник төркемне татарлардан аерып чыгарырга теләүдә Мәскәү кулы уйнауны да әйтә ул.

"Соңгы җанисәп вакытында Валерий Тишков (Русия этнология һәм антропология институты мөдире, академик) аерым язылу позициясен хуплаган иде. Аннары 1993 елдан аерым, аз санлы халык булып санала башлаган нагайбәкләр дә бар бит әле. Нагайбәкләр – шул ук керәшеннәр, алар Оренбур казак гаскәре эчендә булган. Безнең академик басма чыкты һәм анда XVI гасырдан XX гасыр ахырына кадәр керәшен үзенчәлеге барлыкка килү турында бик саллы хезмәтләр тупланган. Керәшен дигән атама да соң гына барлыкка килә. Әнә шуңа күрә керәшеннәрнең үзләренә дә әлеге атамаларны кулланганда, аларга төрле мәгънә салынганлыгын аңлатырга кирәк", ди Исхаков.

Керәшен яшьләре үзләрен татар мәдәни дөньясының бер өлеше дип саный

Галим сүзләренчә, керәшеннәр проблемнары белән шөгыльләнгән, тарихларын һәм үзенчәлекләрен өйрәнгән Татарстанда гына түгел, ә Русиядәге галимнәрнең күпчелеге керәшеннәрне татар халкының бер өлеше дип саный. Алай гына да түгел, керәшен яшьләре арасында күпләрнең үзләрен татар халкының бер өлеше итеп тоюларын әйтә.

"Мин экспедицияләр вакытында авылларда яшьләр белән дә сөйләшәм, алар үзләрен татар мәдәни дөньясының бер өлеше дип саный, татар музыкасын тыңлый, татар мәктәпләрендә укый, әмма шул ук вакытта керәшеннәрнең үзгәлеген – динен дә сакларга тели", ди Исхаков.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG