Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 23:55

Белгечләр фикеренчә, Мәскәү төбәкләрне эреләндерү фикереннән баш тартмаган. "Эреләндерү Татарстанга кагылмаячак", "Татарстанны икътисади яктан эретәчәкләр" дип фикер белдерүчеләр дә бар.

18 февраль Түбән Камада татар милли хәрәкәте вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашында узган сөйләшүдә язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова "югарыда утыручы берәү" белән сөйләшкәндә аның "Татарстанны марилар һәм чуашлар, Ульян өлкәсе белән кушып, Казан губерниясе дип аталачакбыз" дигән сүзләрен җиткергән иде.

​Мәскәү милли республикаларны бетерү өчен астыртын планнар әзерлиме? Бу хакта халык кына белмиме? Азатлык төбәкләрне кушу мөмкинлеге булу-булмауны ачыклау өчен белгечләргә мөрәҗәгать итте һәм эреләндерү башланган очракта Татарстан халкы республиканы якларга күтәрелерме дигән сорауга җавап эзләде.

"Эреләндерүнең нәтиҗәсе тискәре булачак"

Татарстан Дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Азатлыкка төрле тикшеренү төркемнәренең, төрле үзәкләрнең, аерым бер сәясәтчеләрнең әледән-әле төбәкләрне эреләндерү тәкъдимнәре ясап торганын әйтә.

Марат Галиев
Марат Галиев

Марат әфәнде сүзләренчә, Татарстан җитәкчелегенә Кремль тарафыннан әлегә кадәр бер генә өлге дә тәкъдим ителмәгән. Шулай да ул "төрле модельләр бар"лыгын да кире какмый ул.

"Эреләндерү, Русияне яңача бүлгәләү планнары һәрвакыт булды. Миңа калса, бу унитаризм тарафдарлары тәкъдимнәре. Алар үзәкләштерүне көчәйтү өчен, илне әнә шулай яңача бүлгәләү яклы.

Кушып яңадан бүлгәләү өстәмә чыгымнар таләп итә

Миңа калса, эреләндергәннән соң төрле проблемнар һәм шул исәптән сәяси проблемнар, субъектлар эчендә киеренкелек артачак кына, чөнки хәзер һәр төбәкнең үз бюджеты һәм инде билгеле бер калыпка килгән теләге дә бар. Миңа калса, эреләндерү хәлләрне катлауландырачак һәм тулаем алганда нәтиҗәсе тискәре булачак. Җитмәсә моңа субъектлардагы җәмгыять әзер түгел.

Кушып яңадан бүлгәләү өстәмә чыгымнар да таләп итә. Хәзер федераль һәм төбәкләрнең бюджетлары да бик киеренке хәлдә. Моннан 10 ел элек тә, хәзер дә эреләндерү идеяләре ишетелгәләп тора, әмма сәяси яктан бу идеяләр рентабель түгел", ди Галиев.

Марат әфәнде әгәр төбәкләрне кушып эреләндереп көчәйтеп җибәрәбез дип уйлыйлар икән, ул вакытта моңа кадәр көчле булган төбәк тә хәлсезләнәчәк дигән фикердә.

"Төрле вариантлар бар. Мин аларны хәзер тикшереп тә торасым килми. Миңа калса, бу идеяләр бөтенләй конструктив түгел. Руслар яшәгән ике өлкәне кушмакчы булдылар. Липецки өлкәсен бетерергә теләгән иделәр, әмма берни дә барып чыкмады. Аннан да кала төзелешләре белән "катлаулы" субъектлар бар. Мисалга, Пермь крае. Аңа зур булмаган автоном өлкәләрне куштылар. Аз санлы халыклар ризалашырга мәҗбүр булды. Кагыйдә буларак, бу аз санлы халыкларның хәлләре начарлана", ди Галиев.

"Эреләндерү Татарстанга кагылмаячак"

Мәскәү дәүләт университеты профессоры, төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше белгече Наталья Зубаревич та Татарстанга башка төбәкләрне кушып эреләндерү турында фаразлар "ахмаклык" ди.​

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

"Гайбәтләрне күпертмәгез, хәзер хәл бигрәк тә авыр", ди Зубаревич. Шулай да ул "эреләндерү турында сүзләр бар, кайсы төбәкләр икәнен атарга әзер түгелмен, әмма, бу берничек тә Татарстанга кагылмаячак", дип белдерә ул.

"Эреләндерү урысларны һәм башка халыкларны үпкәләтергә мөмкин"

Казан энергетика университетының сәясәт белеме һәм хокук кафедрасы җитәкчесе, сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәрәмов та эреләндерүләр башланса, Татарстанга берничек тә кагылмаячак дигән фикердә.

Наил Мөхәрәмов
Наил Мөхәрәмов

"Татарстанны эреләндерүне чынбарлыкка аша торган әйбер дип кабул итмим. Безнең җөмһүриятнең абруе бик югары, халәте бөтенләй икенче. Вак-төяк төбәкләр белән чагыштырганда безнең икътисади, сәяси мәсьәләләр яхшырак. Безнең җитәкчеләрне Русия күләмендә бик ихтирам итәләр", ди Наил әфәнде.

Татарстан Идел буенда иң көчлеләрдән санала. Эреләндерү башланса, хәлсезрәкләрне көчлегә кушу өстенлектә булырга мөмкин. Мөхәрәмов фикеренчә моңа милли фактор киртә куячак.

Берләштерү хәзер беркемгә дә кирәк түгел, кычытмаган җирне кашу дигән сүз ул

"Беләсезме, бу мәсьәләнең бер милли кыры бар. Эреләндерү бүтән төбәкләргә карата да дөрес булмас иде. Урысларны һәм башка халыкларны үпкәләтергә мөмкин. Ульян төбәге турында сөйләшә башласак, ул шулай ук мөмкин түгел. Эреләндерү буш сүз ул, сүз өчен генә әйтелә торган фикер", ди Мөхәрәмов.

Татарстанга тимичә башка төбәкләрне эреләндерү мөмкинлеген дә Наил әфәнде "дөреслеккә ошамаган әйбер" дип саный. "Берләштерү хәзер беркемгә дә кирәк түгел, кычытмаган җирне кашу дигән сүз ул", дигән фикердә Мөхәрәмов.

"Халык бернәрсәгә дә йогынты ясый алмый"

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Мәскәү бүген төбәкләрне эреләндерү өчен ике юлны карарга мөмкин.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Татарстанга, шулай ук башка төбәккә кемнәрнедер кушу проблемасы бар. Аны ничек эшләргә җыенулары гына билгеле түгел. Территориаль яктан кушу һәм шулай ук икътисади механизмнар аркылы регионнарның үзләрен киңәйтү дә каралырга мөмкин. Бу – икесе ике әйбер. Совет чорында "совнархоз" дигән әйбер уйлап чыгардылар. "Совнархоз" зур гына регионнарны эченә ала иде. Хәзер әнә шуңа ошаган нәрсә дә уйлап чыгарырга мөмкиннәр.

Икътисади яктан эретү башлана икән, халык турыдан-туры реакция белдермәячәк

Икътисади яктан килсәләр, чынлыкта, Татарстанның моңа каршы торырлык бернинди көче дә юк. Халык та күтәрелмәячәк. Әнә шундый юллар белән Русия эчендә эре регионнарны булдыру мөмкинлеге бар. Ягъни икътисади яктан Татарстан республика буларак сакланса да, күршеләре белән кушылып эретелә. Минемчә, әнә шул вариант өстендә эшлиләр", ди Исхаков.

Галим фикеренчә, икътисади яктан эретү башлана икән, халык турыдан-туры реакция белдермәячәк.

"Җитәкчеләр генә үз мәнфәгатьләренә туры килү-килмәүне караячак. Мондый эре төбәкләр ясаган вакытта татарлар нык берләшкән булса, сәясәтчеләр (Татарстанныкы - ред.) нык уйлап хәрәкәт итсә, алар моннан файда да күрергә мөмкиннәр. Аны Мәскәү файдасына булачак дип уйларга ярамый. Үз вакытында Идел-Урал проекты булган. Ул бик киң мәйдан. Әгәр андый булса, аның эчендә хәрәкәт итү мөмкинлеге бар. Татар бизнесы да бик үк көчсезләрдән түгел, алар анда эчтә хәрәкәт итә алалар", ди Исхаков.

Безнең күршеләр барсы да хәерчеләр

Дамир әфәнде фикеренчә, икътисади яктан эретү түгел, ә алдым да куштым принцибын кулланып, мисал өчен, Татарстанга Ульян өлкәсен, Мари Илен һәм Чуашстанны куша башласалар, халык милли мәнфәгатьләрне яклап түгел, ә үз кесәсен кайгыртып каршы чыгарга мөмкин.

"Бу хәл шунда ук халыкка аңлашылачак. Хәерчелекне кушу бәрабәренә безнең халыктан бер өлеш табышны һәм байлыкны алалар дигән сүз бит ул. Татарстан халкына андый хәерчеләр нигә кирәк? Чынлыкта безнең күршеләр барсы да хәерчеләр", ди Исхаков.

Дамир әфәнде фикеренчә, кушулар башланса, халыкның миллилегебезне һәм телебезне саклыйбыз дип күтәрелүе икеле. Фәүзия Бәйрәмова да Түбән Камадагы утырышта: "Татарстан бетсә, аның декларациясе дә, реферундум нәтиҗәләре дә, Конституциясе дә, телләр турындагы кануны да бетәчәк", дип борчылуын җиткергән иде. Халык ни өчен миллилекне, татар республикасын саклауга күтәрелмәячәк? Суверенлык даулаган 90нчы еллар башы әле дә халык хәтереннән җуелмаган бит.

"Бу – илдә демократия булмауның нәтиҗәсе. Илдәге вазгыять Татарстанга да турыдан-туры кагыла. Русиядә демократия бетте һәм ул Татарстан эчендә дә бетте. Халык бернәрсәгә дә йогынты ясый алмый, әнә шуңа күрә, халык шәхси тормышына бикләнде. Гомум процесслар хәзер халыкны кызыксындырмый да. Демократия булса халык яңадан терелергә мөмкин, әмма Русиядә демократиянең якын елларда булуы икеле", ди Дамир Исхаков.

* * * *

Русия төбәкләрен эреләндерү мәсьәләсе әледән-әле күтәрелеп тора. 2012 елның 19 декабрендә Русия президенты Владимир Путин "Русиянең милли сәясәт стратегиясе"н имзалады. Белгечләр нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләгән әлеге документта "Эре икътисади регионнарның эзлекле үсешен тәэмин итү" дигән юллар да бар.

Эреләндерү идеясе, "макрорегионнар булдыру" дип, Русиянең 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясенә дә (стратегия пространственного развития) кертелгән.

2016 елның апрелендә Русия Федерациясе спикеры Влентина Матвиенко төбәкләрне эреләндерү кирәклеген янә күтәреп чыкты. "Төбәкләрне, кемнеңдер теләге белән түгел, ә икътисад, инвестицияләр һәм башкаларны күз алдында тотып эреләндерергә кирәк", диде Матвиенко.

Соңрак Брянски өлкәсеннән сенатор Сергей Калашников Идел буендагы берничә республиканы "милли үзенчәлеге булмаган" субъектка әйләндерү мөмкинлеген белдерде. Ул Чуашстан, Мари Илен һәм Мордовияне атады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG