Accessibility links

Матвиенко Русия төбәкләрен эреләндерү тәкъдимен тагын бер кат кабатлады


Матвиенко һәм Миңнеханов. 2013 ел.
Матвиенко һәм Миңнеханов. 2013 ел.

2013 елда Матвиенко Казанда булганда Русия төбәкләрен эреләндерү мәсьәләсен бер күтәргән иде инде.

Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко кайбер Русия төбәкләрен эреләндерү кирәклеге турындагы фикерен тагын бер кат кабатлады. Аның фикеренчә, кайбер төбәкләр начар губернаторлар булган өчен түгел, ә объектив сәбәпләр аркасында үз-үзен тәэмин итәргә әзер түгел. Ул бу хакта НТВ каналына әйтте.

Матвиенко фикеренчә, эреләндерү нигезендә икътисади, инвестицион сәбәпләр ятарга тиеш.

“Кешеләр аз керемле, үсеш өчен перспективасы булмаган төбәкләрдә яшәгәннәре өчен гаепле түгел. Хәзер реформалар уздырып, икътисади һәм социаль үсеш, ә иң мөһиме кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен вакыт җитте”, диде ул.

Билгеле булганча, 2013 елны Казанга сәфәре барышында Матвиенко "Русия өчен 83 субъект – ул күп", дип белдергән иде.

Ул вакытта Федерация шурасы рәисе Русиядә төбәкләрне эреләндерү сәясәтенең дәвам итәчәген әйтте.

"Кайсы төбәкләр үзара кушылуга, берләштерүгә мохтаҗ – моны мин әйтмим. Чөнки бу Федерация шурасы түгел, ә төбәкләрнең үз эше. Моны субъектлар өстән кушып мәҗбүри түгел, ә референдум аша ирекле рәвештә эшләргә тиеш,” диде ул чакта Матвиенко.

XS
SM
MD
LG