Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:18

18 февраль Түбән Камада татар милли хәрәкәте вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашында зур сөйләшү булды. Чараны оештыручылар көн тәртибендә бары бер мәсьәлә – милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышу дип билгеләде.

Чараны Алмаз хәзрәт дога белән башлап җибәрде. Сөйләшүне алып баручы Түбән Кама ТИҮе рәистәше Илдар Сәйфуллин үз чыгышында: “Хәзер халык үз таләпләре, хокукларын яклау теләкләре белән урамнарга чыга алмый. Дөресен әйтеп, катырак итеп язарга да ярамый башлады. Милләт күтәрелгән чорлардан соң утыз елга якын вакыт узды, алга китеш юк, киресенчә, артка тәгәрибез”, дип белдерде һәм сүзне Түбән Кама ТИҮенең икенче рәистәше Раиф Галиевкә бирде.

Раиф әфәнде сүзен ерак чорлардан башлады: “Татар ханнары үзара сугышып, бер-берләрен сатып торган. 1552 елда Шаһгалиләр, Касыймнар, Казанны яуларга килүчеләр булган. Казан шуңа ауды. 1989-90 елларда халык мәйданнарны тутырды. Сессияләрдә татарча чыгышлар яңгырады, урысларга синхрон тәрҗемә ясалды”, дип искә алды ул. Татар иленең алга бара алмавын шулай ук байлыкларын саклап калу өчен илен, телен һәм денен сатучыларның бүгенге көндә дә булуларын, Аллаһка түгел, акчага, кәнәфигә, җылы урыннарына һәм үзләре өстендәге вак фиргавеннәргә табынулары белән аңлатты. Раиф Галиев Татар конгрессының татар милли хәрәкәтен бетерү өчен оештырылуын да әйтте. Ислам диненә ябышып көрәш алып барган Кол Шәрифне, Батыршаны, Бәхтияр Канкаевны, Кадермәтевләрне, Акай батырларны һәм башка шәһит китүчеләрне дә билгеләп китте. Татарны чукындыруга зур өлеш керткән Ильминскийны, аның алга таба да татарны бетерүдә нинди юллар белән эшләргә кирәклеген әйтеп калдыруы да әйтелде.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Раиф әфәнде ул "әйтеп калдырылган" өч юнәлешне дә атап үтте:

“Беренчесе – хәрәм белән ризыкландыру. Татар аракыны урыстан ким эчми, аны күреп торабыз. Икенче юл – татарның мәгариф системын бетерү. Хәзер инде татар әдәбиятын урысча укыта башладылар. Коточкыч күренеш. Өченчесе – динне йолага, гореф-гадәтләргә әйләндереп калдыру. Инде Горбачев заманнарыннан башлап ник намаз укыйсың дип бәйләнүче юк. Шулай булса да, халкыбызның бары бер процент чамасы гына исламда, мәчеткә йөри. Ильминскийлар теләгәннәренә иреште", дигән нәтиҗә ясады Раиф Галиев. Ул шулай ук Рәфис Кашаповны, башкаларны зинданнарда рәнҗетүләрне, мөслимәләрнең ак яулыкларына бәйләнүләрне искә алды. “Русиядә наркоман булып, аракы эчеп, зина кылып, тәртип бозып йөргәннәр генә яхшы гражданнар була икән. Татарча телевизор тапшырулары да карарлык булмый башлады”, дип күп кенә мисаллар китереп, тәнкыйть сүзләрен әйтте Раиф әфәнде.

Язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышын "президентка якын даирәләр" белән булган бер сөйләшүе турында сөйләүдән башлады.

"Бер хәбәр ишеттем. Аңа этәргечне үзем бирдем. Президентка якын булган даирәләр белән сөйләшү вакытында Татарстан турында борчылуларны, аны ничек итеп Киров өлкәсе белән кушыпмы, башка нинди юллар белән бетерерләр дигәнрәк фикер белдердем. Әңгәмәдәшем: “Юк, Фәүзия ханым, Киров өлкәсе белән кушмаячаклар, Татарстанны марилар һәм чуашлар, Ульян өлкәсе белән кушып, Казан губерниясе дип аталачакбыз. Безне шундый язмыш көтә”, диде.

Фәүзия ханым Русия төбәкләрен эреләндерү стратегиясе булуын, төбәкләрне эре шәһәрләр тирәсенә берләштерү турында сүзләр булуын, ике ел элек мондый сәясәткә каршы чыгуларын да әйтеп китте. Тагын берничә елдан берләштерү стратегиясен кабат “өстерәп” чыгаруларына ышанып бетмәгән ул. Чөнки Украина, Сүрия проблемнары моңа ирек бирмәс дип уйлаган. Берләштерү турында сүз кузгалгач, Фәүзия Бәйрәмованы шушы вазгыятьтә Татарстан президентның халыкка бер сүз әйтмәве зур аптырашка салган. Аның фикеренчә, берләштерү - коточкыч әйбер. Шундый берләштерү булса, Татарстан бетсә, аның декларациясе дә, реферундум нәтиҗәләре дә, Конституциясе дә, телләр турындагы кануны да бетәчәк. “Безгә кушылганнар әйтәчәк: бу канун-референдумнарда безнең катнаш булмады, "знать не хотим" диячәкләр, диде заманында шушы кануннарны кабул итүдә катнашкан элекке депутат.

Бәйрәмова шушы җыенда “Алга таба нишлибез, Татарстан өчен үләбезме яки күләгәгә китеп милләт өчен көрәшне дәвам итәбезме?” дигән сорауны да куйды. Шуның кайбер юнәлешләренә үзе җавап та бирде. Аның фикеренчә, губерния булуны кайбер татар милләтчеләре хәтта яклап та чыгачак. Янәсе, Алтын Урда, татар ханлыклары җирләре кире кайта, безгә ярты миллион татар, марилар, чуашлар да кушыла, дип. Язучы һәм тарихчыны мондый сөйләнүләр уңаеннан борчыган әйберләр күп. “Мари һәм чуаштан нәрсә көтәсен, алар безнең беләнме-юкмы икәнен белмибез. Әле бит аларга ияреп өч миллион урыс та киләчәк. Шуның белән теләсә кайсы сайлауда, референдумда җиңеләчәкбез. Иң куркынычы – телебез турындагы канун юкка чыгачак”, дип саный Бәйрәмова.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Фәүзия ханым элегрәк тә бу көрәшнең татар-урыс көрәшенә әйләнәчәген белдереп килүен бәян итте. Аның фикеренчә, татар үз милләте, яшәеше өчен көрәшә. Урыс та үзе өчен көрәшә. “Татар татар булып калу өчен көрәшсә, урыс урысныкы өчен көрәшеп тә тормый, бәрә дә керә”, диде җәмәгать эшлеклесе. Аның чыгышында милли тормыш юнәлешендә җитәрлек эшләмәүдә, милләтнең күтәрелә алмавында, татар мәктәпләренең бетүендә милли хәрәкәтнең үзен гаепләү дә сизелде. “Милләт белән эшләп бетермәдек. Хәзер безгә аякта калырга кирәк. Чынлап та, бик куркыныч заманга керәбез. Путин утырганда Русиянең планы – элекке Совет берлеге җирләрен, урыс аяк баскан җирләрне башка исемдә торгызу, Русиягә кушу. Бу – тышкы сәясәт һәм исәпләре “урыс дөньясын” торгызу. Эчке сәясәтләре – бар милләттән бер урыс халкы ясау. Аны яшереп тә тормыйлар. Путин хакимияткә килгәндә андый түгел иде. Аны котыртып торучылар күбәйде”, дигән сүзләр дә әлеге җыенда хуплау тапты.

Катнаш никахлар турында да Бәйрәмова үз фикерен җиткерде. "Татарны катнаш никах басты. Аны милләткә хыянәт дип игълан итәргә кирәк. Күп йөрим. Татарстаннан читтә 80-90% – катнаш никахлар. Барысының муенында тәре. Хәтта татар конгрессына килүчеләрнең күбесенең ире – урыс, хатыны – марҗа. Барысының балалары урыс һәм марҗа. Вазгыятьне халыкка аңлатмасак, бетәбез. Русия болай гына бармас. Ул шундый чорга керде, аның язмышы начар бетәргә мөмкин. Менә шунда татар бердәм булсын, югалып калмасын иде", дигән сүзләр белән чыгышын тәмамлап Фәүзия Бәйрәмова алкышлар казанды.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бар мөмкин булган урыннарда “Татар телен ничек коткарырга” дигән исем астында форум башлап, фикер алышулар оештырырга тәкъдим итте.

Җыенда татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев “Бергәләп эшлик, халыкка хезмәт итик” дигән сүзләрен җиткерде.

“Кама таңнары” әдәби берлек әгъзасы Рәфыйк Әхмәдиев бар юнәлештә татар телен югалта баруларын ирештерде.

Милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин татар теленә һөҗүм барган вазгыятьтә төрки телләргә якынаерга тәкъдим итте. Аныңча, Русия төрки телләргә йогынты ясый алмый. Биредә шулай ук Олуг Мөхәммәт ханга, Казанны яклап шәһит китүчеләргә Казанда һәйкәл булдыру, Явыз Иван һәйкәлләрен куюга каршы чыгу чаралары, Рафис Кашапов кебек зинданнарда утыручыларны яклап аерым мөрәҗәгатьләр әзерләү турында да фикерләр вә тәкъдимнәр яңгырады.

Түбән Кама язучылар берлеге рәисе Фәтхулла Абдуллин, аксакал Зирәк Шиһапов һәм башкалар телнең, татар мохитенең торган саен начарлана баруына борчылу белдерделәр.

Илдар Сәйфуллин
Илдар Сәйфуллин

Татар теленең аянычлы язмышы турында милли оешма җитәкчеләре имзалаган мөрәҗәгать укылды һәм кабул ителде. Мөрәҗәгатьне БТИҮ вәкиле Радик Җинанов җиткерде.

Әлеге мөрәҗәгатьтә татар телен эзлекле рәвештә юкка чыгару сәясәте алып барылуы, татар мәктәпләренең йөзәрләп ябылуы хакында белдерелә. Мөрәҗәгатьтә татар теленең фаҗигале язмышын күрсәтеп саннар да китерелә. Анда әйтелгәнчә, соңгы биш елда татар телендә белем бирүче 699 мәктәп ябылган. Русиядә татар теле аерым фән буларак укытылган 4 мең мәктәп ябылган. "Ябылулар белән бергә БДИның урыс телендә генә бирелүе дә канун бозулар, хокук бозулар белән үрелеп барыла", диелә мөрәҗәгатьтә. Татар халкының борчуларын дөнья җәмәгатьчелеге ишетер, Русия хакимиятләренә үз Конституицяләрен үтәргә мәҗбүр итәрләр дигән ышаныч та белдерелә. Русия Конституциясенең 63нче маддәсе "Русия Федерациясе шушы җирлектә яшәгән барча халыкларга туган телен саклауны гарантияли" дип ассызыклыйлар мөрәҗәгатьне язучылар.

БТИҮ, Милли Мәҗлес, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы, Татарстан аксакаллар шурасы, Русиянең асаба халыклар берлеге җитәкчеләре тарафыннан хупланган мөрәҗәгать әлегә урысча язылган, ул инглиз һәм татар телләренә тәрҗемә ителеп дөнья вәкиллекләренә таратылачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG