Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 16:29

"Русиядә яшәүче урыс булмаган халыкларның телләре үлем хәлендә"


Чаллы татар-милли хәрәкәте вәкиле Фәһим Вәлиев ялгыз пикет уздыра. 20 февраль 2017

21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан ТИҮ активистлары Казанда һәм Чаллыда ялгыз пикетлар уздырды. Азатлык пикет барышында үтеп баручылардан Татарстанда татар телен куллануның кимү сәбәпләрен сорашты.

20 февраль Чаллы татар-милли хәрәкәте вәкиле Фәһим Вәлиев шәһәрнең 54нче санлы татар гимназиясе дип саналган уку бинасы янына татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты.

Фәһим әфәнде Азатлыкка: "Русиянең дәүләти-хокукый кануннарында халыкларның телләре саклану һәм үсүе турында күп әйтелә. Чынбарлыкта Дәүләт думасы һәм Русия хакимиятләре үз Конституцияләрен санга сукмыйча, халыкларны кимсетә торган кануннар кабул итә”, дигән борчуларын җиткерде.

Ул шулай ук 18 февраль Түбән Камада узган милли хәрәкәт җыенында БМО, ЮНЕСКО, ПАСЕ кебек халыкара оешмаларга, дөнья җәмәгатьчелегенә татар телен яклап кабул ителгән мөрәҗәгатьне хуплавын һәм аңа ышаныч баглавын да әйтте.

19 февраль Казанда ялгыз пикетлар Бауман урамының ике урынында үтте. Сәгать һәйкәле янында Ринат Ризванов урыс телендә язылган "Маркс и Энгельс отстаивали право нации на отдельное и независимое существование (т.16, с.161), выступая против насильственного навязывания официального языка населению (т.15, с.247)" дигән шигар күтәреп торды.

Чиркәү янындагы пикетта торган Радик Җинанов "Урыс булмаган халыкларның теле Русия Федерациясендә үлем хәлендә! Илшат Гафуров! Восстанови факультет татарского языка в КФУ!" һәм "Президент Миңнеханов! Милли университет ТАТАР халкы хыялы – тормышка ашарга тиеш!" дигән шигар күтәрде.

"Русия кәгазьдә генә федерация, чынлыкта ул империя"

Радик Җинанов Азатлыкка Русиядә яшәгән урыс булмаган барлык халыкларның да телләренең үлем хәлендә булуының сәбәбе итеп Русиянең кәгазьдә генә федерация булып аталуын, ә чынлыкта аның империя икәнен әйтте.

"Русия империясе халыкларны кысрыклау, эзәрлекләү, аларның телләрен тартып алу, мәктәпләрен ябу сәясәте алып бара. Татарстаннан гына чыгып карасак та, безнең милли мәгариф системыбыз юк, безнең чип-чиста татар авылында да урысча укыталар. Булган татар телен саклап калу өчен иң беренче чиратта татар җәмәгатьчелеге һәм Татарстанның рәсми хакимияте республикада балалар бакчасыннан алып университетка кадәр татар милли мәгарифен булдырырга тиеш. Әгәр безнең балалар бакчаларыбыз, мәктәпләребез, университетларыбыз татар телендә эшләмәсә, безнең телебез бетә. Телебез бетә икән, халкыбыз да бетә", диде Радик Җинанов.

"Татарстан һәм Русия хакимиятләре үз Конституцияләрен боза"

Җинанов Татарстан һәм Русия конституцияләрендә һәр халыкның үз туган телендә белем алырга хокуклы булуы турында язылса да, Татарстан һәм Русия хөкүмәтләренең халыкларның бу хокукын бозуын белдерде.

"Ике хөкүмәт тә үз Конституцияләрен бозып татар телле мәктәпләрне һәм башка телле мәктәпләрне яба. Хәтта 309нчы канун буенча хәзер мәктәпләрдә үз халкыңның тарихын өйрәнү дә тыела. Без Русиядә яшәүче барлык халыклар – татарлар, марилар, чуашлар үз республикаларыбызның һәм Русия Конституциясенең үтәлешен таләп итергә тиеш. Бер генә милли мәктәп тә ябылырга тиеш түгел. Чөнки һәрбер халык үз телендә укырга хокуклы", диде Радик Җинанов.

Пикетчылар күтәргән шигарләрне үтеп баручылар туктап кызыксынып укып үтте. Кемнәрдер пикетчыларга хуплау белдерсә, кемнәрдер, сезгә нәрсә җитми, дип ризасызлыкларын да сиздереп алды. Әмма үзләренә сорау бирә башлагач, тизрәк китү ягын карады.

"Кайбер татарлар хәтта мин татар дип әйтергә ояла"

Азатлык үтеп баручылардан "Татарстанда татар телен куллану кими. Моның сәбәбен нидән күрәсез?" дигән сорау белән сораштыру уздырды.

Күпләр сорауны ишеткәч җавап бирүдән баш тартты. Шулай да үз фикерләрен әйтергә теләүчеләр дә табылды.

Рәмзия: "Менә хөкүмәт сәясәте дип әйтеп торалар. Өстән килә бит инде бөтен нәрсә.

– Ни өчен?

– Ничек инде ни өчен? Кайбер кешеләргә тыныч яшәр өчен.

– Татар телен бетереп тыныч яшәп буламы?

– Алар аның турында уйламыйлар бит"

Язгөлем: "Без татарча аз сөйләшәбез. Шуңа күрә татар телен куллану кими".

Гөлфинә: "Татарстанда урыслар күп. Шуның өчен"

Альберт: "Татарларның үзләренең теләге юк.

– Ни өчен теләк юк?

– Ни өченме? Чөнки урыс якынрак аларга. Кайбер татарлар хәтта мин татар дип әйтергә ояла.

– Ни өчен оялалар икән?

– Аларның урыс буласылары килә.

– Алай файдалырак буламы?

– Файдалырак. Хәтта хезмәт баскычыннан күтәрелү өчен дә файдалырак.

Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым: "Мин элегрәк балалар бәләкәй булганда алар белән гел татарча сөйләшә идем. Ә хәзер үстеләр, урысча сөйләшәбез. Бу дөрес түгел.

– Болай барса алга таба татар теле бетмәсме соң?

– Ой, авыллар тырышырлар, минемчә. Бетмәс. Инде Явыз Иван вакытында да бетмәде. Юк, юк, юк. Бетми, бетми".

Бер сәгать барган пикетлар тыныч үтте. Пикетчылар 21 февраль көнне Казанда күп кеше катнашында пикет оештырачакларын җиткерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG