Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәй эчтек һамбургерлар белән

Ана теле бәйрәменннән күренеш
Ана теле бәйрәменннән күренеш

Азатлык Казанда Ана теле бәйрәменә балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырды.

Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә шимбә, 18 февраль көнне Азатлык радиосы оештырган Ана теле бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты. Туган телгә багышланган китаплар ясау, дәү әнигә туган көненә рәсем, оештыручыларга чәчәкләр һәм йөрәкләр төшкән серле хатлар, салават күперләре, чәчәкләр, роботлар, Томаслар һәм тракторлар - болар барысы да Туган тел бәйрәмендә һәр балаларның нәрсә яратканын, нинди дөньяда яшәвен ачып салды. Иң мөһиме - болар барысы да татар телендә иде.

"Капкалы", “Аша-ашама” дигән уеннар ярдәмендә балалар һәм олылар бер-берсе белән якынрак танышты. Әкиятче килеп кергәндә бәйрәмгә килүчеләр инде зур бер гаилә кебек ястыкларга менеп утырды да тын калды. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша балаларны Галәветдиннең сихерле лампасы дөньясына алып китте. Балалар әкиятче сорауларына җавап бирде, кунакның зур сихерле капчыгыннан татлы күчтәнәчләр чыкты. Балаларның аны чәйгә чакыруына карамастан, әкиятче китәргә ашыкты. Ул арада күрше бүлмәдә чәй-кәһвәләр кайнады, хуҗалар өстәл әзерләде.

Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша

Табында бу юлы татар бәйрәме өчен көтелмәгән ризык - һамбургер. Балаларның күбесенең һамбургерларны беренче тапкыр ашап каравы иде - Казанда һамбургерлар ясаучылар күп, әмма аның бер генә урында хәләл иттән ясалуын ата-аналар да белми булып чыкты. Кайберләре кабартма эченә тыккан кәтлитне шундук сыпыртты, башкалары өйләренә алып китәр өчен төреп куйды - өстәлдә тагын башка тәм-томнар да бар иде.

"Чыннан да балалар рәхәтләнеп ял итте. Безгә мондый мохит бик әһәмиятле. Дәүләт бакчаларына йөргән балаларыбыз күбрәк русча сөйләшә. Монда алар рәхәтләнеп сорауларга тартынмыйча татарча җавап биреп, татарча уйнады, биеде, җырлады. Мондый чаралар бәйрәм безнең өчен", дип оештыручыларга рәхмәтен белдерде журналист, Гыйззәт белән Зөбәернең әнисе Сөмбел Вәлиди.

Туган тел бәйрәме мизгелләре

Бәйрәмнең иң нәни кунагы - биш айлык Гыйззәт
1/15 Бәйрәмнең иң нәни кунагы - биш айлык Гыйззәт
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Киләсе ел мәктәпкә барырга әзерләнгән Тәлгать дәү әтисе өйрәткән "Ай, былбылым" җырын башкара 
2/15 Киләсе ел мәктәпкә барырга әзерләнгән Тәлгать дәү әтисе өйрәткән "Ай, былбылым" җырын башкара 
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Нәни, әмма бик җитди Хәят бөтен уеннарда катнашты
3/15 Нәни, әмма бик җитди Хәят бөтен уеннарда катнашты
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Камилә белән Динә (уңда) үзләре генә уйнап калмыйча, нәниләрне оештырырга да булышты
4/15 Камилә белән Динә (уңда) үзләре генә уйнап калмыйча, нәниләрне оештырырга да булышты
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Азат "Аша-ашама" уенының тәртибен тиз аңлап, рәхәтләнеп уйнады
5/15 Азат "Аша-ашама" уенының тәртибен тиз аңлап, рәхәтләнеп уйнады
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Тәлгать, Амалия һәм Сәидә бәйрәмнән якын дуслар булып таралышты
6/15 Тәлгать, Амалия һәм Сәидә бәйрәмнән якын дуслар булып таралышты
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Абыйлы-энеле Азат белән Аяз "Капкалы" уенында җәза алды - биш мәртәбә чүгәләп торып басты. Егетләргә җәза мени инде бу?
7/15 Абыйлы-энеле Азат белән Аяз "Капкалы" уенында җәза алды - биш мәртәбә чүгәләп торып басты. Егетләргә җәза мени инде бу?
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Әкиятчене авыз ачып тыңладык...
8/15 Әкиятчене авыз ачып тыңладык...
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
...мендәрләргә сузылып ятты
9/15 ...мендәрләргә сузылып ятты
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
...рәхәт итеп ял итте...
10/15 ...рәхәт итеп ял итте...
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
- Әни, ачып карыйммы? Эчендә нәрсә икән? 
11/15 - Әни, ачып карыйммы? Эчендә нәрсә икән? 
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
- Нәрсә дип әйтим? 
12/15 - Нәрсә дип әйтим? 
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
- Тукта, ашыйм әле моны, диде Азат.
13/15 - Тукта, ашыйм әле моны, диде Азат.
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Тәмле булды!
14/15 Тәмле булды!
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Балаларга татлы бүләкләр
15/15 Балаларга татлы бүләкләр
18 февраль Казанның "Сабыйлар" балалар үзәгендә Азатлык радиосы оештырган Туган тел бәйрәменә дистәдән артык гаилә килде. Иң кечкенәсе, биш айлык Гыйззәттән алып иң олылары, Камилә белән Динәгә кадәр балалар үзләренә кызыклы шөгыльләр тапты.
Previous slide
Next slide

Казанда татар телендә узган чараның бәйрәмгә әверелүен ишетү сәер булса да, бу дөрескә охшаган. Тамак ялгап зур экран каршына утырган Аяз, әле күптән түгел генә татарчага тәрҗемә ителгән, балалар арасында популяр "Фиксиләр" мультфильмын татарча күргәч, "минем татарча мультиклар караганым юк", дип аптырап калды.

Татар кешесе гел мохиткә җайлаша. Моның сәбәпләрен Азатлыкның Ана теле көненә багышланган сәхифәсендә милли рухлы лингвист Мәдинә Әбсәләмова барлап карады, әмма җитдирәк тикшеренү кирәк, диде.

– Бу электән татарларны бетерергә тырышуданмы, татар теленең гаилә-кухня теле буларак калуданмы, милли үз-аң җитәрлек булмаудамы – белмим. Бу мәсьәлә җитди социолингвистик тикшеренү таләп итә. Төрекләрдә алай түгел бит. Чит илгә чыгып китсәләр, алар гел горурланып "мин – төрек" дип кычкырып әйтә. Ә татарларда бу элек-электән руслар белән яшәүдән, үз-үзен саклап калу механизмы булырга да мөмкин.

Ана теле көне алдыннан Азатлык балалар бәйрәме үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Халыкара Ана теле көне 2000 елдан бирле 21 февраль билгеләнә. Бу көн телләр һәм мәдәниятләр төрлелегенең мөһимлеген аңлау өчен кирәк. Азатлыкның Туган тел бәйрәмендә булып киткән балалар исә икенче көнне үк "бәйрәм тагын кайчан була", дип шалтырата башлады.

XS
SM
MD
LG