Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар үз телен укытырга Мәскәүдән рөхсәт көтә


Русия президенты Путинның милли республикаларны бетерү сәясәтенә максатчан рәвештә өстенлек бирүе хәзер инде беркемгә дә сер түгел. Үз дәүләт телен үз мәктәпләрендә укыта алмаган дәүләт буламы?

Инде ун көннән артык Русия мәгариф министрлыгыннан татар телен дәүләт теле буларак Татарстан мәктәпләрендә атнасына ике сәгать укытырга мөмкин дигән рөхсәт хаты көтәбез. Ике сәгать! Имеш, Мәскәү белән сөйләшүләр булган, компромисска ирешкәннәр. Дәүләтнеке дип игълан ителгән телне республиканың мәгариф системында калдырырга үтенеп, ниндидер васильевалардан ялынып йөрүне башка сыйдыру авыр анысы. Биредә Конституция, кануннар турында сүз куертуның мәгънәсе юк, чөнки авторитар җәмгыятьтә алар буш сүз генә булып кала.

Татарстан җитәкчеләре дә, Русиянең безнең республикадан юлланган Дәүләт думасы депутаталары да әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә кирәк дип тәкърарлый. Ә кем сәясиләштерә? Беркемгә дә сер түгел – мәктәпләрдән урысныкы булмаган телләрне кысрыклап чыгару ул Мәскәүнең соңгы унҗиде елда үткәргән милли сәясәтенең нәтиҗәсе. Дөрес, Русия өчен гадәти сәясәт, 90нчы елларда аның белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлекләре генә булмады.

Татарстан хәзерге вазгыятьтә чикләнгән автономия хокукларына да ия түгел!

Әлбәттә, Татарстан мәктәпләрендә татар теленең атнага ике мәртәбә мәҗбүри укытылуы “урыс дөньясы”на бернинди дә куркыныч янамый. Рөхсәт ителгән очракта да ул нәүбәттәге күз буяу гына булып калачак. Атнага ике мәртәбә бирелгән сабакта нинди телне өйрәнеп булсын? Монда шул ук сәясәт ярылып ята: димәк, Татарстан хәзерге вазгыятьтә чикләнгән автономия хокукларына да ия түгел! Безгә шуны ике уйламаслык итеп аңлаттылар. Республиканың эчтәлеген юкка чыгаргач, аның формасы да иртәме-соңмы коелып төшә. Артык соңламаска да мөмкин, Путинның милли республикаларны бетерү сәясәтенә максатчан рәвештә өстенлек бирүе хәзер инде беркемгә дә сер түгел. Үз дәүләт телен үз мәктәпләрендә укыта алмаган дәүләт буламы?

Путинның милли республикаларны бетерү сәясәтенә максатчан рәвештә өстенлек бирүе хәзер инде беркемгә дә сер түгел

Әле күптән түгел Дәүләт думасына Татарстаннан билгеләнгән депутат Равил Хөснуллин: “Русиянең Дәүләт думасында татар телен укыту мәсьәләсе тикшерелмәячәк”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә Русия һәм безнең мәгариф министрлыклары карамагында икән. Хәйләли, әлбәттә, депутат. Татарстанның мәгариф министрлыгы турында инде мин сүз дә кузгатмыйм. Мәсьәлә бөтенләй бүтән оешмалар карамагында! Прокуратураның мәктәпләрне дер селкетүе хәтта урыс мәгарифе кысаларына да сыя алмый.

Татар телен, мәдәниятен юкка чыгарырга омтылу, татар яшәешенә каршы көрәш, әйткәнемчә, бу илдә яңалык түгел. Бер генә мисал. 1910 елның ноябрендә (нәкъ 107 ел элек) Дәүләт думасының утырышында мөселман мәктәпләрендә дин дәресләрен һәм төрки телне гамәлдән чыгару турында закон проекты тикшерелә башлый. Шул чакта Садри Максуди сүз ала. Менә аның чыгышыннан бер өзек (тәрҗемәсез генә тәкъдим итәм, чөнки татарлар арасында бүген урыс телен белмәгән кеше юк инде):

Садри Максуди (1878-1957)
Садри Максуди (1878-1957)

"...Мы живем в такое время, когда российское правительство и партия русских националистов пытается русифицировать 108 нерусских народов, живущих под властью царя. Русская печать, советующая зарубежным государствам проводить мягкую политику по отношению к другим нациям, своему правительству предлагает сделать русскими различные народы, живущие на территории Российской империи. И правительство выступает очень резко, особенно против мусульман, хотя 30 миллионов мусульман, проживающих в России, всегда были верноподданными царя.

Эти мусульмане когда-то в течение двух с половиной веков господствовали над русскими, однако, они не тронули их язык, традиции, обычаи, веру.

Говоря сегодня об этой далекой странице российской истории, вы употребляете выражение “период жизни под ярмом варваров”. А ведь действия этих “варваров” были гораздо цивилизованнее тех операций, которые проводятся сегодня с российскими мусульманами...

...Мы родились мусульманами. Мы живем мусульманами и до последнего дыхания будем защищать наше мусульманство..."

(Адиле Айда, “Садри Максуди Арсал”, Москва, 1996)

Әлбәттә, Садри Максуди “мөселманнар” дигәндә иң беренче нәүбәттә татарларны күздә тоткан.

Безгә хәзер нинди юл кала? Бу сорауга һәр татар үз вөҗданы кушканча җавап бирергә тиеш. Көрәшнең алымнары күп.

Ә без Мәскәүдән рөхсәт хаты көтеп утырабыз. Әллә көткән кыяфәт чыгарабызмы? Юкса алар үзләре үк күптән әйткән бит: Мәскәү күз яшьләренә ышанмый. “Спасение утопающего дело рук самого утопающего” дигән мәкальләре дә бар.

Татар гына ул “Сукыр күздән дә яшь чыга” дип өметләнергә ярата.

Ркаил Зәйдулла
язучы

омментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG