Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы: "Васильевадан җавап әлегә юк"


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Татарстан мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында хаты әлегә килмәгән. Мәктәпләрдәге бүгенге укыту планын куллану күпмегә сузылуы да билгеле түгел.

Азатлыкның Ольга Васильевадан килергә тиешле вәгъдәләнгән хат язмышы турындагы соравына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Фәридә Ишморатова "Әлегә җавап юк", дип белдерде. Мәктәпләрдә бүгенге укыту планының вакытлычамы-юкмы икәне турында да "белмим, әлегә берни әйтә алмыйм", диде министрлык сүзчесе.

8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты каралган иде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов та Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга ирешүен әйткән иде. Русия мәгариф министрлыгының бу хактагы хаты киләсе атнада килеп җитәр, диде Татарстан министры.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG