Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Мәскәү карашын үзгәртмәячәк – татар теле ихтыяри булып калачак


Мәктәпләрдә милли телләрне укыту бары тик ихтыяри булып калачагын РБКга бер федераль түрә, Кремльгә якын чыганак һәм Русия президенты сүзчесе раслаган.

РБК сайты хәбәр иткәнчә, федераль үзәк мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсендә карашын үзгәртергә җыенмый. "Барысы да канунга нигезләнәчәк: милли телләр ихтыяри өйрәнеләчәк. Бу кагыйдә барлык милли республикаларга да кагыла, бернинди чыгарма булмаячак", дип белдергән басмага бер федераль түрә. Бу мәгълүматны РБКга Мәскәү Кремленә якын тагын бер чыганак раслаган.

РБК шулай ук Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковка да "федераль үзәк чыннан да мәктәпләрдә милли телләрне ихтыяри өйрәнү турында карарын үзгәртергә җыенмыймы?" дигән сорау биргән. Песков "Әйе, чыннан да" дигән җавап кайтарган.

8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты каралган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов утытырышта чыгыш ясап, "Без республиканың дәүләт телен атнага ике сәгать мәҗбүри укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз" дип белдергән иде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов та Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга ирешүен әйткән иде.

Шул ук көнне Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Милли телне укыту мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеге карамагында" дип белдергән иде.

Сессиянең әлеге утырышын Мәскәүдән җавап килгәч дәвам итәргә дип килешенгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG