Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: "Милли телне укыту мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеге карамагында"


Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстандагы тел мәсьәләсен шәрехләде.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе республика җитәкчелеге карамагында, дип белдерде Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков. Аның сүзләрен Интерфакс китерә.

"Без күп милләтле, күп конфессияле ил. Шул ук вакытта ил бердәм, ул - Русия федерациясе. Президент Владимир Путин һәрвакыт милли телләрне ихтыяри уку турында сөйләп килде", ди Песков. Ул президентның барлык кирәкле күрсәтмәләрне бирүен әйтте.

"Хәзер бу, мөгаен, белем бирү оешмалары һәм тикшерү органнары эше. Бу очракта президент үз позициясен берничә тапкыр белдерде, ул анык һәм эзлекле", дип әйтте Русия президенты сүзчесе. Ул шулай ук мәсьәләнең Татарстан җитәкчелеге карамагында булуын телгә алды.

Татарстан Дәүләт шурасының чәршәмбе иртәсендә узган 33нче утырышында мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты турында сүз барды. Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, югары сыйныфларда ихтыяри булачак диелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG