Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадәттән тыш хәлләр гадәттән тыш адымнар таләп итә


Татар конгрессы корылтае, 2017 ел
Татар конгрессы корылтае, 2017 ел

Татар теленә, милләткә һөҗүмнең яңадан, нәкъ бүген башлануының татарның үзенә бәйле сәбәпләре дә бар. Шуларның берсе – хакимияттәге татар элитасының инде буласы булды, матди мәнфәгатьләр тормышка ашты, ә Мәскәү белән һәрвакыт уртак тел таба алабыз дип тынычлануы.

Татар дөньясы бүген шаулый – Казан диварларында янә ирек өчен алыш бара. "Федераль үзәк" дип аталган Мәскәү, янә татар милләтенең потенциалын йомшарту өстендә эшли. Бу 1552 елдан аермалы буларак халыкны кыру-үтерү юлы белән түгел, ә милләтнең умыртка баганасы булган телен мәктәпләрдән кысып чыгару юлы белән эшләнә.

Телгә (димәк, милләткә) һөҗүм Русия президенты Владимир Путинның 20 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укыту ярамаган хәл дигән белдерүеннән соң башланды. Күпләр фикеренчә, бу белдерүнең угы, нигездә, Татарстандагы мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле сыйфатында укытуга каршы юнәлтелгән иде. Бу белдерүдән соң, моңа хәтле дә татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуына каршы шаулаучы шовинистик көчләр, дәртләнеп-илһамланып яңа һөҗүмгә күчтеләр, хәзер инде фәкать Мәскәү ихтыярын тормышка ашыручы прокуратура җитәкчеләре белән берлектә.

2 октябрь (иске стиль белән Казанның басылып алынуы көнендә) Татарстан прокуратурасы районнардагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты. Максат бер генә: татар теленең укытылу даирәсен тарайту. Әлбәттә, бик аз санлы булган татар мәктәпләрендә татар теле әлегә калыр. Ә менә татар, урыс һәм башка милләт балалары бергә укыган мәктәпләрдә (ә андый мәктәпләр күпчелекне тәшкил итә) татар теле фәкать ихтыярига калырга мөмкин.

Татар теленә, милләткә һөҗүмнең яңадан, нәкъ бүген башлануының татарның үзенә бәйле сәбәпләре дә бар

Нишләп мондый хәлгә калынды? Әгәр дә бар бәлане Мәскәүнең урыс булмаган халыкларны урыслаштыру сәясәте алып баруыннан гына күрсәк – бу сорауга тулы җавап алынмаячак. Казан ханлыгын алганнан башлап Мәскәү татарларны төрле юллар белән, чукындырырга маташу юлы белән дә, урыслаштырырга тырышкан. Гел шулай булган. Әмма, татар теленә, милләткә һөҗүмнең яңадан, нәкъ бүген башлануының татарның үзенә бәйле сәбәпләре дә бар.

Бу сәбәпләрнең берсе – хакимияттәге татар элитасының: инде буласы булды, матди мәнфәгатьләр тормышка ашты, ә Мәскәү белән һәрвакыт уртак тел таба алабыз, дип тынычлануы. Икенчесе – шул ук Татарстан җитәкчелегенең аңлы рәвештә, республиканың суверенитет алуы чорында, димәк, дәүләтчелекне ныгыту чорында иң актив роль уйнаган Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) бетерү юлына басуы. 90нчы еллар башында туган БТИҮгә халык өмет белән карый иде, аңа иярә иде. Аның чакыруына ияреп урамнарга йөзләрчә мең халык чыга иде һәм, әлбәттә инде, Мәскәү дә моны күрә иде, исәпкә ала иде.

Татарстан җитәкчелеге БТИҮ урынына номенклатур БТК дип аталган оешма китереп чыгарды. Ул концерт-сабантуйлар оештыру белән генә шөгыльләнүче дәүләт филармониясенә әйләнде

Татарстан җитәкчелеге БТИҮ урынына милли мәйданга номенклатур Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) дип аталган оешманы китереп чыгарды. Яңа оешма, бераздан концерт-сабантуйлар оештыру белән генә шөгыльләнүче үзенчәлекле дәүләт филармониясенә әйләнде. Моңа БТК җитәкчесен сайлаганда күчүчәнлек принцибын тулысынча инкярь итү аша да ирешелде. Шулай, БТКны олпат зат Индус Таһиров җитәкләгәндә милләт мәнфәгатьләре, күпмедер дәрәҗәдә хокукый яссылыкта да яклана иде әле. Әмма аны 2002 елны БТКга һәм татар хәрәкәтенә бер катнашы булмаган, авызыннан КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы сөте кипмәгән Ринат Закировка алыштыргач, миллилек бу оешманың исемендә генә калды. Татар дөньясында Ринат Закиров “эшчәнлегенә” кәнәгатьсезлек ныклап көчәйгәч, БТКның VI корылтаенда бу оешма башына татар проблематикасыннан бик ерак булган, Совет берлеге эчке эшләр министрлыгының читтән торып уку югары мәктәбендә белем алган Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васыйл Шәйхразиевны куйдылар. Нәкъ менә шушы корылтайда Татарстан элитасы, татар делегатлары хыянәткә якын беркатлылык, сәяси сукырлык күрсәттеләр. “Оптимальләштерү” дигән байрак астында федераль үзәк үткәргән сәясәт аркасында, татар авылларындагы мәктәпләр күпләп ябылган мәлдә, БТКның VI съезды делегатлары кабул иткән резолюциядә мондый сәясәт тәнкыйтьләнми генә түгел, аңа хуплау белдерелә: “Русия федерациясе җитәкчелегенең халыкара аренада илебез мәнфәгатьләрен яклау курсын, дәүләт милли сәясәтенең стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә, Русиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, гомумрусия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән програм чараларын хуплыйбыз”, диелә анда. Мондый шартларда бу корылтайда да (элеккеләрендәге сыман) татар телен саклау-үстерү платформасы әзерләнмәве һич тә аптыратмый.

Мәскәүнең Татарстанга карата “каты кул” сәясәте үткәрә башлавына китергән өченче сәбәп булып, илдәге татар мөселман дөньясындагы кризис күренешләр тора. Озак вакыт, бигрәк тә татар сәхнәсендә БТК пәйда булгач, татар дини җитәкчеләр татарлыктан, татар проблемнарыннан "өстен" булуны хуп күрделәр. Ә инде Мәскәү ярдәме аркасында татар тормышына, Мәскәүнең “айт” дигәненә “тайт” дип торучы, үзен баш мөфти дип йөртүче Тәлгать Таҗетдин ныклап кысыла башлагач, татар дөньясының дини терәге дә йомшара башлады. Шулай ук Татарстандагы иҗади интеллигенция вәкилләренең (язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, артистлар) моңа хәтле татар милли хәрәкәтеннән читтә торырга күнегүе дә, Мәскәүнең Татарстан дәүләтчелеген көчсезләндерү юлына басуына китерде.

Бүген иң мөһиме – Русиядәге татар проблематикасын, ана телен укытуда тудырылган проблемнарны халыкара аренага чыгару

Бүген, әлбәттә, иң мөһиме – нәрсә эшләргә дигән сорауга җавап табу. Килеп туган шартларда, һичшиксез, барлык татар оешмалары да, шул исәптән БТК да, Татарстан язучылар берлеге дә гадәттән тыш корылтайларын җыярга тиешләр. Иң мөһиме – Русиядәге татар проблематикасын, ана телен укытуда тудырылган проблемнарны халыкара аренага чыгару. Киләчәктә Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә беркетелгән бурычларны тормышка ашыру өчен (Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның милли үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтү), Татарстанның яңа президенты иң башта татар дөньясы һәм, иң беренче чиратта, Башкортстандагы миллионнан артык татарның милли проблемалары белән танышырга тиеш. Шул чагында гына ул татар президенты булып үсә алачак. Һәм, әлбәттә инде, татарның милли проблемлардан читләшми торган яңа дөньякүләм элитасын булдыру кирәк.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG