Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс кемгә комачаулады яки ни рәвешле түрәләр милләткә ясин чыкты


Татар конгрессы корылтае
Татар конгрессы корылтае

Татар конгрессына ясин чыгарылды, ул үзен бетерүгә кул куйды. Түрәләр астыртын эш алып барып тырыша-тырыша, ашкына-ашына милләткә алдан ук җеназа кылды, ди язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова. Ул корылтайдан соң Азатлыкта уй-фикерләре белән уртаклаша.

Татар конгрессының соңгы корылтае, чыннан да, соңгысы булып чыкты – ул үз-үзен юкка чыгару турында карар кабул итте. Яңа оешма – Милли Шура төзелде, аның җитәкчесе һәм идарә органнары сайланды, ә татар конгрессының идарә органнары сайланмады, җитәкчесе генә билгеләп куелды. Хәзер кешеләр бер-берләрен тынычландырырга тырыша, имеш, Милли Шура да була, конгресс та үз урынында кала, борчылырлык сәбәп юк икән. Әмма шулай “барысы да үз урынында калачак” булса, бу эшкә тотынып та тормаслар, эшләп торган оешманың астын-өскә китермәсләр, бар татар дөньясын бутап ташламаслар иде... Димәк, татар конгрессын читкә этәреп кую кемгәдер кирәк булган, һәм бу эшне конгресс делегатларының үз куллары белән, бик астыртын һәм оста итеп башкарып чыктылар.

Корылтайны конгресс рәисе Ринат Закиров түгел, ә оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшиннең алып баруы үзе үк биредә кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтеп торды

Хәер, корылтайда яңа оешма төзеләсен моннан берничә ай элек, аны уздыручы оештыру комитеты төзелгәч үк чамаларга була иде, чөнки мондый органнар яңа оешма төзер өчен эшләнә. Корылтайны конгресс рәисе Ринат Закиров түгел, ә оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшиннең алып баруы үзе үк биредә кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтеп торды. Әмма корылтай делегатлары моны бик соң, үз куллары белән татар конгрессын юк иткәч кенә аңлады.

Бер караганда, конгресс та бер җиргә китмәде, хәзергә ничек утырса, шулай утырып калды. Әмма ул хәзер, корылтайда ашык-пошык кабул иткән яңа нигезнамә белән бары тик “Башкарма комитет”, ягъни, Милли Шура карарларын башкарып утыручы “кәгазь кәнцәләрие” генә булып калачак. Татар конгрессы, элеккеге кебек, үзе карарлар кабул итә алмаячак, чөнки аның сайлап куйган идарә органнары һәм моңа вәкаләтләре юк. Яңа нигезнамәдән күренгәнчә, “Берлекнең Милли Шурасы рәисе Башкарма комитет җитәкчесен вазифага билгели һәм вазифасыннан азат итә”.

Башкарма комитет җитәкчесен Милли Шура рәисе үзе куя, үзе ала булып чыга

Билгеле булганча, Милли Шура рәисе итеп Васыйл Шәйхразиев, ә Башкарма комитет җитәкчесе итеп аның беренче урынбасары Ринат Закиров сайланды. Ничек итеп корылтайда сайланган Башкарма комитет җитәкчесен Милли Шура рәисе вазифасыннан азат итә ала – анысы гомумән аңлашылмый. Әллә корылтайда “күз буу” булдымы, ягъни, беренче урынбасарның кандидатурасы тавышка куелмадымы? Бу хакта яңа нигезнамәдә буталчык язылган, “беренче урынбасар булып Берлекнең Милли Шурасы Башкарма комитеты җитәкчесе тора; дүрт урынбасар Берлекнең Милли Шурасы тарафыннан аның рәисе тәкъдиме белән сайлана”, диелгән. Ягъни, дүрт урынбасар сайлана, ә беренче урынбасар турында андый катгый таләп юк, ул билгеләнә генә дә ала икән. Ул чагында беренче урынбасарны - Башкарма комитет җитәкчесен Милли Шура рәисе үзе куя, үзе ала булып чыга... Бәлки “этлек” менә шушы урында яшеренеп ятадыр?

Ринат Закировны татар конгрессыннан җибәрү өчен мондый катлаулы операция ясау кирәк идеме соң, югарыдан “кит” дисәләр, ул болай да китәргә мәҗбүр булган булыр иде. Димәк, монда эш Ринат Закировта гына да түгел, ә Дөнья татар конгрессының үзендә, чөнки нәтиҗәдә конгресс юк ителде бит. Димәк, татар конгрессының эшчәнлеге кемнәргәдер ошамаган.

Монда сүз аны тәнкыйтьләгән татарлар турында бармый, алар конгресстан күбрәк эш көткәнгә шулай тәнкыйтьләделәр. Сүз Русиянең күзәтү һәм җәза органнары турында бара, чөнки аларга татарларның ил буйлап таралып китеп эшләүләре гомумән дә кирәк түгел. Аларга татарның рухы уянуы, тел, дин, милләт өчен тартышуы да кирәкми, ә татар конгрессы тирәсендә барыбер андый кешеләр бар иде.

Башкарма комитет җитәкчесен Милли Шура рәисе үзе куя, үзе ала булып чыга

Җитмәсә, татар конгрессы соңгы вакытта “җайсыз темаларга” да катнаша башлады, Русия белән ике арадагы Шартнамәне, Татарстанның президент атамасын яклап, шулай ук милли мәгариф, яулыклы мөслимәләр проблемы хакында үзенең кискен сүзләрен әйтте. Чирек гасыр тарихы булган татар конгрессы милләтне яклый алырлык сәяси көчкә әйләнеп бара иде, ә бу Мәскәү өчен кирәкми. Ничек итеп үз вакытында, үзебезнең татар түрәләре кулы белән Милли Мәҗлесне, “Иттифак” партиясен, “Азатлык”, Татар иҗтимагый үзәген бетергән булсалар, бүген чират Бөтендөнья татар конгрессына да килеп җитте. Һәм бу хәл 2017 елның 3 августында, Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтаенда тормышка ашырылды.

Кемнәрдер моны “берләшү корылтые” итеп тә күрсәтмәкче була. Имеш, конгресс белән милли-мәдәни мохтариятне куштылар да Милли Шура төзеп куйдылар. Әмма үз-үзебезне алдамыйк – Русия татарларының милли-мәдәни автономиясе беркем белән дә кушылмады, аның урындагы структуралары да, идарә органнары да үз урынында калды. Ә татар конгрессының урындагы бүлекчәләре хәзер элеккеге нигезнамә белән эшли алмый, алар Милли Шура кул астында яңадан теркәлү узарга тиеш була.

Русия татарларының милли-мәдәни мохтәрият рәисе корылтайда чыгыш ясаганда, бик сәер фикер әйтте, “алга таба урыннарда татар конгрессының бүлекчәләрен ачу кирәк булмаячак”, диде. Ягъни, Русия Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе буларак, ул алга таба урыннарда татар конгрессының эшчәнлеген күрми. Шул ук вакытта Милли Шурага да ул артык өметләр багламый, ә бөтен татар хәрәкәтен милли-мәдәни мохтәрият кысаларында күрә кебек. Бәлки бу кушу-алу-буташтырулар да югарыдан нәкъ менә шуның өчен эшләнгәндер дә? Бәлки алга таба милли республикалар бетерелеп, бөтен эшчәнлек шушы милли-мәдәни мохтариятләргә генә кайтып калачактыр?

Яңа нигезнамә бары тик татарча гына иде, ә залдагы делегатларның яртысы татарча укый-яза белми, бу да махсус шулай эшләнгән кебек

Инде корылтай барышында булган кайбер хокукый, сәяси, әхлакый хаталарны да күрсәтеп үтик. Нигезнамәнең яңа варианты һәм резолюцияләр өлгесе делегатларга пленар утырышта өйләдән соң гына таратылды, ә берничә сәгатьтән алар инде кабул ителде. Делегатларның аларны өйрәнеп чыгарга бернинди мөмкинлекләре дә булмады. Моны махсус шулай эшләделәр, дигән фикер кала. Яңа нигезнамә бары тик татарча гына иде, ә залдагы делегатларның яртысы татарча укый-яза белми, бу да махсус шулай эшләнгән кебек.

Милли Шураны да, аның рәисен дә, корылтай кабул иткән документларны да канунсыз, дип әйтергә тулып хакыбыз бар

Нигезанамә дә, резолюцияләр дә корылтайда тикшерелмәде, аңа мөмкинлек бирелмәде, берничә минут эчендә конгрессның язмышы хәл ителде, күпчелек халык аңламыйча да калды. Яңа нигезнамә һәм резолюцияләр өчен тавыш бирүләр саналмады, хисап комиссияләре гомумән эшләмәде, аларның беркетмәләре корылтай тарафыннан расланмады. Шул сәбәпле, Милли Шураны да, аның рәисен дә, корылтай кабул иткән документларны да канунсыз, дип әйтергә тулып хакыбыз бар. Әгәр демократик илләрдәге кебек хокук яклаучылар булса, берничә мәхкәмәдә моның шулай икәнлеген исбат итеп булыр иде. Ул очракта Дөнья татар конгрессы элеккечә үз статусында калыр иде...

Инде корылтайның сәяси хаталарын да күрсәтеп үтик. Ул кабул иткән резолюцияләрдә Русиянең милли сәясәт стратегиясе хуплана. Ул стратегия башыннан-ахырына кадәр безгә каршы, анда урыслардан кала башка миилләтләргә урын каралмаган, аның нигезендә алга таба хәтта милли республикалар да булмавы мөмкин. Резолюциядә Русия җитәкчеләрненең биредә яшәүче халыкларның милли телләрен саклап калулары һәм үстерүләре хуплана, ә ил буйлап меңләгән татар мәктәпләренең ябылуы, мәктәпләрдә милли телләргә урын калмавы әйтелми.

Шулай ук корылтайның Америкага кизәнүе дә, санкцияләргә каршы сүз әйтергә көчәнүе дә кызгану гына тудыра, татарны монда да күсәк итеп файдаланалар инде, дигән тәэсир калдыра. Залдагы делегатлар арасында Америка ватандашлары булганын да искә алсак, алар кирилл хәрефләре белән укый белмичә, үз илләренә каршы резолюция кабул иткән булып чыга.

Резолюцияләрдә Русия белән ике арадагы Шартнамәнең вакытын озайту турында сүз юк, монда да “хуплыйбыз” гына... Болар хакында әйтергә авырлык белән мөнбәргә күтәрелсәм дә, моңа мөмкинлек бирелмәде, мин бары тик ике тәкъдимемне генә яңгыратып өлгерә алдым. Беренчесе – “Татар халкының хокукларын яклау комитеты” төзү, икенчесе – Казан шәһәренең Бауман урамын Сөембикә ханбикә исеменә алыштыру. Әмма алар хәтта тавышка да куелмады, корылтайны алып баручы Фәрит Мөхәммәтшин миңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде, гел бүлдерде, сүзе белән мөнбәрдән куды...

Фәрит Мөхәммәтшин үзен тәкәббер һәм дорфа тотты

Инде корылтайны алып баручының үз-үзен тотышына аерым тукталыйк. Фәрит Мөхәммәтшин үзен тәкәббер һәм дорфа тотты, әйтерсәң лә иҗтимагый оешма корылтаенда түгел, ә Дәүләт шурасы утырышында яки "Бердәм Русия” фиркасе җыелышында идарә итә! Ә залда бит милләтнең күренекле кешеләре, галимнәр, язучылар, милли сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, ерак илләрдән килгән кадерле кунаклар утырды.

Австралиядән килгән бер татар ханымы сүз сорагач, Фәрит Мөхәммәтшин аңа “Австралиядән түгел, җәһәннәмнән килсәгез дә сүз бирмим, вакыт бетте”, диде. Нинди мәгънәсезлек һәм тупаслык, нинди тәрбиясезлек! Корылтайда өч мөфти – Гайнетдин, Таҗетдин, Сәмигуллин катнашты, әмма аларның берсенә дә сүз бирелмәде. Өйләдән соң ике мөфти бөтенләй килмәде. Бу үзе үк татар тормышында диннең урынын күрсәтә торган хәл булды.

Шулай ук бер генә татар язучысына һәм тарихчысына да сүз бирелмәде, секция җитәкчеләренең хисабы моңа керми. Ә менә Кырымнан килгән татар түрәсе Рәмзи Ильясовка өйләгә кадәр үк зурлап сүз бирелде, чөнки ул русчалап Украинаны сүкте, Русиягә, Путинга рәхмәтләрен әйтте.

Гомумән, бу корылтай турыдан-туры Русия хөкүмәте катнашында һәм күзәтчелегенә үтте. Аның башланып китүе дә дога белән түгел, ә Русия гимны белән булды... Корылтай тәмамланганда түрдәге татар түрәләре барысы да диярлек “Туган тел”не кәгазьдән карап җырларга маташтылар, эреле-ваклы “милләт аталары” аны яттан белми булып чыкты...

Ни өчен Минтимер Шәймиев Милли Шураны җитәкләргә ризалык бирмәде соң?

Инде “милләт аталары”на килик. Ни өчен Минтимер Шәймиев Милли Шураны җитәкләргә ризалык бирмәде соң? Югыйсә барысы да ул булыр, дип көткән иде... Димәк, Шәймиев аның киләчәген күрми, вакытлы гына оешма булачагын сизенә, шуңа күрә, җаваплылыкны да үз өстенә алмаган. Ә яңа “милләт атасы” Васыйл Шәйхразиев кайда куйсалар – шунда бара, ул “бөке”, “затычка” кебек – кайда төртсәләр, шунда утыра...

Җиде миллион татар арасыннан кабатланмас язмышлы һәм тиңсез хезмәтләре булган бер милли каһарман табылмау бик аянычлы хәл, әлбәттә. Милләт кызганыч, милләт өчен оят, милләтнең киләчәге өчен куркыныч...

Боларның милләтләре – милек, кыйблалары – байлык

Алда безне хәвефле чорлар көтә. Шартнамә артыннан Татарстан үзе дә юкка чыгарга мөмкин, ә бу “милләт аталары” аны яклап ни эшли ала? Болар бит милләт өчен утка керә торган кешеләр түгел, тел-дин дип тә амбразурага ташланмаячаклар. Боларның милләтләре – милек, кыйблалары – байлык, койрыклары да шуңа ябышкан... Боларның “кыңгыр эшләре” Мәскәү абзыйлар күзәтүендә, шуңа күрә, “казенный түбәләр” астына барып кермәс өчен, боларга “милли түбә” кирәк, ә милләт үзе кирәк түгел...

Корылтай тәмамланып, миңгерәйгән халык залдан чыкканда, галим Хатыйп Миңнегулов Милли Шура турында шундый сүз әйтеп куйды: “Элеккегеләрен барысын да атып үтерделәр, боларын нишләтерләр икән?” диде. Әйе, аларны Сталин чорында миләт өчен атып үтергәннәр, ә боларның күбесенә милләт кирәк түгел, ә Милли Шураның ни икәнен дә белмиләр. Тарихны бераз белсәләр, татар конгрессын бетерү турында түгел, ә Татарстанны, татар милләтен саклап калу турында уйларлар иде, шул турыда кискен карарлар кабул итәрләр иде. Ә болар тырыша-тырыша, ашкына-ашына милләткә алдан ук җеназа кылып куйдылар...

Мондый тотрыксыз шартларда, кыйбласыз заманда татар милли хәрәкәтенә бер генә юл кала – яңадан Милли Мәҗлесне торгызырга, халыкка шушы хәвефле вазгыятьне аңлатырга һәм милләтне үз азатлыгы өчен көрәшкә хәзерләргә. Башка юл юк. Башка таяныр көчләр юк. Милләткә юл күрсәтерлек башка оешмалар да юк. Нәкъ моннан йөз ел элек булган тарихи вазгыять, ике инкыйлаб арасындагы хәлләр кабатлана.

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG