Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Русия милли стратегиясендәге үзгәрешләрне яклап чыкты


Миңтимер Шәймиев

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русиянең 2025 елга кадәр исәпләнгән Милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләрне хуплавын белдерде.

Татарстан президентының Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасында Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада һәм Машукта әйткән сүзләренә тукталып борчылуын да белдерде.

"Мин бик уңайлы кеше түгел. Ләкин бу документка минем бер дәгъвам да юк. Бары хуплавымны гына белдерә алам. Безгә стратегияне тормышка ашыру планын корырга кирәк. Федераль үзәк белән бер өстәлгә утырып. Конструктив тәкъдимнәр белән чыгыйк. Сораулар күп. Безнең үзгәрәсе килә", диде Шәймиев.

7 декабрьдә Путин Милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертү турындагы фәрманга кул куйды. Документта урыс милләтенә аерым басым ясала, анда урыс теленең дәүләт теле булуы аерым ассызыкланып язылган.

Татарстан президентының Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында зур проблемнарга кагылмаска тырыштылар. Татар телен укытуны мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга, милли җәмәгатьчелекнең университет, милли мәктәпләр ачу мөрәҗәгатенә күз йомылды. Күбрәк фольклор һәм социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен китерделәр.

"Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Сораштыручыларның 93 проценты беркайчан да милләткә бәйле хокук бозулар булуын белдермәгән", диде Татарстан президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG