Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мохтарият бар, эшчәнлеге нидән гыйбарәт?


Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясендә Илдар Гыйлметдинов чыгыш ясый, 9 апрель 2016

Русиядә милли-мәдәни мохтарият төзелгәнгә 20 ел, әмма бу оешма турындагы канун нигездә эшләми, диде Азатлыкка тарих белгече.

23 ноябрь Мәскәүдә татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышланган конференция узды. Аның эшендә Русия төбәкләрендәге татар милли мәдәни мохтарият җитәкчеләре катнашты.

Татарстаннан бу утырышка 18 ноябрь Казанда узган Татар ана-аналары конференциясен инкарь иткән Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та барды. Әйтергә кирәк, бер ел элек мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә шау-шу купканда, татар телен яклап мохтарият түгел, ә нәкъ менә шул татар ата-аналары чыккан иде.

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин Азатлыкка әйтүенчә, 1996 елда Милли-мәдәни мохтарият турында кабул ителгән канун нигездә эшләми.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Берничә ел элек Казанда мохтарият җыелышын уздырганда Русия Җәмәгать пулатыннан килеп бу канунны сүктеләр. Мохтариятләр төзелгән, ләкин аларны дәүләт ягыннан финанслау, аларның эш нәтиҗәләрен кабул итү тәртибе һаман юк диелде. Мәскәүдә утырганнар да аны аңлый. Ул гади бер татар оешмасы. Шул ук татар хатын-кызлар оешмасыннан аермасы юк.

Канунда бит дәүләт оешмаларга акча күчерергә тиеш диелгән. Алар татар мәктәпләренә тотыла ала. Ләкин чынлыкта ул эшләми. Шулай ук канунда дәүләт мохтарият тәкъдимнәрен карап расларга тиеш диелгән, бу шулай ук эшләми. Мохтарият бит һәр халыкны рәсми тәкъдим итүче оешма булып эшләргә тиеш", ди ул.

Гарифуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни мохтариятләрнең күбесе эшен җыр-бию чараларын үткәрү өлкәсендә генә алып бара. Сәяси яссылыкта чаралар бары Татарстан һәм Башкортстанда гына уза, ди ул.

Федераль милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышланган конференция эшендә Башкортстаннан дүрт кеше катнашты: республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева һәм аның урынбасарлары - Фаил Фәтхетдинов, Илдар Габдрафыйков һәм Альбина Хәлиуллина. Азатлык узган чара турында аларның фикерләре белән кызыксынды.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, медицина фәннәре кандидаты Римма Үтәшева чарага югары бәя бирде:

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

"Эшчәнлек яхшы булды, әзерләнү һәм оештыру да югары дәрәҗәдә узды. Чарада мин дә чыгыш ясадым. Анда Рәсүл Гамзатовның, берьюлы ике атка атланып йөреп булмый, ләкин бер арбага җигәргә мөмкин дигән сүзләрен искә төшереп, милли мәгариф турында да фикерләремне белдердем. Туган телне саклау, минемчә, иң тәүдә гаиләдән башланырга тиеш. Шуңа татар гаиләсен саклауда эш тәҗрибәләребез, бу юнәлештә узган чаралар турында сөйләдем. Чара юбилей уңаеннан узу сәбәпле, сайлау һәм хисап бирүләр булмады. Мин конференцияне, Башкортстандагы кебек, һәр биш ел саен уздырырга тәкъдим иттем. Әле алар һәр дүрт ел саен җыела. Канун буенча, алдагы елда тагын конференция узачак. Алда торган эшләр турында да сөйләдем. Шуларның иң зуры – Уфада Тукайга һәйкәл кую. Урыны билгеле, инде дүрт эш алдан сайлап алынган. Декабрьдә комиссия аларны карап, берсенә тукталачак. Мин дә ул комиссия эшендә катнашам. Алдагы елда федераль мохтарият җитәкчеләрен чакырып, зур бер чара да уздырырга җыенабыз. Федераль грант алу өчен дә эшләр алып барабыз", диде Римма Үтәшева.

Илнар Гарифуллин исә 2012 елда Башкортстан милли мәдәни мохтарияте рәисе итеп Римма Үтәшева сайланганнан бирле, эшчәнлектә алга китеш булмады дип саный.

"Тукай һәйкәленә килгәндә, берничә ел элек Башкортстандагы татар оешмалары дәүләт органнарына хат язды. Римма Үтәшева да кул куйган иде, әмма иң соңгы моментта имзасын алды. Башкортстан татарлары вәкиле буларак дәүләт оешмалары бит аның белән генә эш итә. Татар иҗтимагый үзәге, татар конгрессы белән дә эш йөртми. Шуңа күрә ул имзасын алгач, Тукай һәйкәлен булдыруга бу зур зыян салды.

Ярты ел элек дәүләт оешмалары бу һәйкәл темасын үзләре күтәрде һәм Үтәшева яңадан шул мәсьәлә белән чыкты. Моннан тыш Римма Үтәшева Башкортстан татарларының иң принципиаль мәсьәләләре турында тавышын күтәрми. Беренчедән бу татар теле мәсьәләсе, яңа мәктәпләр ачу. Аның хәтта барысын да үлчәп эшләүче Дөнья татар конгрессы белән мөнәсәбәтләре дә начар. Башкортстан татарларының хәле мөшкел булуда аның да өлеше зур. Ниндидер тавыш күтәрелсә, ул чыга да: "Башкортстан татарларының проблемнары юк", ди. Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны эштән куганда да шулай булды. Тел мәсьәләсендә дә шулай булды.

Мохтарият җитәкчесе Башкортстан татарларының әлеге көндә булган проблемнарын чишми. Мин ник аны гына гаеплим дисезме? Чөнки дәүләт җитәкчеләре милли-мәдәни мохтарият рәисе буларак Римма Үтяшева белән генә эш алып бара. Хәтта Русия думасы депутаты, федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов кайсыдыр медиага: "Башкортстан белән конструктив эш алып бара алмыйбыз", диде. Аларга да эшләве авыр", диде Гарифуллин.

Әйткәндәй, Римма Үтәшева Башкортстан парламенты депутаты итеп тәгаенләнде. Эш шунда, Уфа мэры Ирек Ялалов һәм тагын бер депутат вазифасы бушау белән ике урын ачылган иде. Аларның берсен Римма Үтәшева алды, аңа Мәскәүгә мохтарият конференциясенә бару алдыннан гына парламент утырышында мандат тапшырылды. Римма Үтәшева парламентта сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет рәисе урынбасары эшен алып барачак.

Мәскәүдәге чарага Башкортстаннан барган тагын бер вәкил – республика татарларының төп рәсми гәзите – "Кызыл таң" нәшрияты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов:

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

"Бу юбилей чарасы булуына карамастан, эшлекле очрашулар да булды. Мәсәлән, Русия Фәннәр академиясе чыгарган "Татары" китабын тәкъдим итү чарасы узды. Анда китапның җаваплы мөхәррире академик Валерий Тишков та катнашты. Очрашуда сүз 2020 елда узачак җанисәп турында да барды. Тишков бу халык санын алуда, узганындагы кебек, милләтләрне бүлгәләү булмаячак дип ышандырды. Галим сүзләренчә, татарлар эчендә керәшен һәм мишәр этнотөркеме аерым күрсәтеләчәк. Минда чара уңай тәэсир калдырды", диде Фаил Фәтхетдинов.

Федераль милли-мәдәни мохтарият конференциясенә Казаннан академик Индус Таһиров та барган, әмма Тишков катнашында узган чарада ул булмаган.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Тишков белән милләтебезгә караган бәхәсләрне без күп еллар алып бардык. Аның позициясе – ул империячыл позиция. Милләтләрне бетерү позициясе. Татарны берничә төркемгә бүлеп, аерым милләтләр итеп таркатырга тырышу позициясе. Бу әлбәттә шул империячыл юнәлештәге позицияләрнең иң куркынычы, чөнки ул матур итеп сөйли белә. Татарны мактаган була, ләкин шуның белән ул татарны йоклатырга тырыша. Сиздермәстән генә шул максатын томышка ашырмакчы була. Халыкларны мишәр, керәшен итеп күрсәтү, себертатарларны аеру аның максаты", диде Таһиров Азатлыкка.

Мәскәүдәге чарага Уфадан барган тагын бер вәкил – Башкортстан мохтарияте рәисе урынбасары, этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Чарада Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башка югары дәрәҗәдәге кешеләр катнашты. Форумда Русия татарлары мохтариятенең илдәге иң зур һәм эшлекле оешма булуы билгеләнде. Моны чарада катнашкан башка халыкларның милли мохтариятләре җитәкчеләре дә таныды. Федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдиновның Русия думасында милләтләр эшләре буенча комитет җитәкчесе булуын да искә алганда, милли мәсьәләләрне чишүгә өмет бар.

Татарстанда элек Дөнья татар конгрессына гына өстенлек бирәләр иде. Инде килеп, Русия кануннары буенча мохтариятләр аша эшләп булуын да аңладылар. Чыннан да, федераль мохтарият аша грантлар алырга һәм башка эшләргә ярдәмгә өмет итәргә мөмкин", диде Илдар Габдрафыйков.

Римма Үтәшеваның өченче урынбасары, Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина:

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

"Мин дә эшчәнлекне уңай бәялим. Башка төбәкләрдә дә мохтарият эшли, ләкин мин үзебезнең күпкә югарырак торуыбызны аңлап кайттым. Чөнки безнең халык зур, мохит башка. Чарада телне куллану даирәсен зурайту турында да сөйләштек. Конференциядә урысча сөйләгән, татарчаны ватып-җимереп кенә сөйләгән кешеләр дә бар иде. Киләчәктә саф татар телендә уздырырга дигән теләкләр белдерелде. Татар теле һәм әдәбияты китапларын Русиядә сибелеп яшәгән татарлар өчен чыгару Казан җилкәсенә генә төшә. Сөйләшүдә моны федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешлеге билгеләнде. Дөрес, форумда карар кабул ителмәде, ләкин тәкъдимнәр тупланды һәм алар буенча чаралар күрелер дип ышанасы килә", диде Альбина Хәлиуллина.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG