Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:55

Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов "Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле" дип аталган конференция алдыннан федераль автономия эшчәнлеген әйбәт итеп күрсәтергә тырышты.

15-17 май Казанда "Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле" дип аталган төбәкара конференция уза. Әлеге чара алдыннан Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов матбугат очрашуы үткәрде.

Азатлык Русиядә татарларның милли хокуклары кысылганнан-кысыла баруына мисаллар китереп Гыйлметдиновка: "Милли хокуклар кысыла барганда, аларны якламагач, сез үзегезнең эшегезне ничек күрәсез соң?" дигән сорау бирде. Мохтарият низамнамәсенә татар халкының милли хокукларын, шул исәптән милли белем бирүне яклавы турында да әйтелгән.

Гыйлметдинов татар мәктәпләренең үзгәртелүен, башлангычка калдыруны, йә булмаса ябуны балалар саны аз булуга гына сылтады. Бу фикерен ул беренче тапкыр гына белдерми инде.

"Кызганыч, авылларда мәктәпләрнең ябылуына балаларның булмавы китерә. Мин үзем туган авылымда тырышып-тырышып зур мәктәп салдырдым. Хәзер тугызъеллык мәктәптә 34 бала калды. Узган ел мәктәпне башлангычка гына калдырабыз, берничә чакрымда гына зур урта мәктәп бар, анда да балалар аз, шунда йөртәбез дигәннәр иде.

Үземнең мәктәбемә кагылдырмадым, үзем салдыргач, калдырып тордым

Мин үземнең мәктәбемә кагылдырмадым, үзем салдырган булгач, калдырып тордым. Әмма алга таба алай барып булмый. Әйбәт, матур балалар бакчасына да бары сигез генә бала йөри. Дүрт яшькә кадәр бер бала да юк. Буш мәктәпне тотып тора алмаячакбыз.

Мәсьәләгә башкача карарга кирәк, мари авылымы, урыс авылымы ул, татар авылымы... Авыл җирендә яшьләргә эш булырга тиеш. Эш булмый икән, ни генә эшләсәң дә, авылда беркем калмый. Шәһәргә китеп эшләячәкләр. Әле кайбер җирләрдә, кызганыч, эшләгән өчен хезмәт хакларын да түләмиләр. Менә кайда проблем. Президентның да "башлангыч мәктәпләр калырга тиеш" дип әйткән сүзе бар.

Татар мәктәпләрен саклауда безнең дә, дәүләтнең дә эшләве җитми

Без район хакимиятләре белән дә татар мәктәпләрен мөмкин булган кадәр саклап калырга тырышабыз. Балалар аз. Кирәк булса, мин һәрбер районда бик күп шундый авылларны әйтә алам. Бу мәсьәләдә безнең дә, дәүләтнең дә эшләве җитми. Бу татар мохтариятенең йөрүеннән генә тормый, монда дәүләт програмы булырга тиеш", диде Гыйлметдинов.

Федераль автономия рәисе ябылу йә булмаса үзгәреш алдында калган һәр мәктәп хәлен аерым тикшереп, район һәм өлкә җитәкчеләренә үзе җитәкләгән оешма исеменнән рәсми хатлар җибәрә ала иде. Алар күренмәде дип әйтергә була.

Сакланып калган мәктәпләр дә бар

Федераль автономия һәм аның җитәкчесе кыл да кыймылдатмыйча, авыл халкы имзалар җыеп, Татарстан җитәкчелегенә, мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать-үтенечләр язып, сакланып калган мәктәпләр дә бар.

2013 елның язында Әгерҗедә Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре, Кулигаш һәм Кәдрәк авылларындагы мари мәктәпләре, бала саны кимү сәбәпле, үзгәреш алдында калды. Салагыш халкы күтәрелеп, вәкилләр мәгариф министрына барып җитмәсә, әлеге мәктәпләр үзгәрешкә дучар булырга мөмкин иде. 2015 елда Тәбәрле урта мәктәбе тугызъеллык итеп үзгәртелде.

Узган ел җәй башында Теләче районындагы Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыенулары билгеле булды. Алан халкы имзалар җыйды, мәктәпләрен үзгәртү белән килешмәүләрен Татарстан президентына, Дәүләт шурасы рәисенә, мәгариф министрына җиткерделәр. Нәтиҗәдә урта мәктәпләр һәм Шармаш тугызъеллык мәктәбе ничек бар, шулай сакланып калды. Лесной мәктәбе барыбер үзгәртелде.

Башкортстанда соңгы елларда татар авылларында күп кенә мәктәпләр ябылды. Благовар районындагы Яңыш татар авылындагы урта мәктәпнең язмышын да хакимиятләр җиңел хәл итте: ябып куйды. Авыл халкы мәктәпне ябу авылны да бетерүгә китерәчәк дип белдерә. "2015 елда ябылганда мәктәптә кырыкка якын бала белем алды. Теләгәндә урта мәктәп итеп калдыру мөмкинлеге дә бар иде", ди бу мәктәптә татар теле укыткан Әнисә Исмаева.

Татарлар белән бәйле милләтара каршылыклар да бөтенләй үк юк дип әйтеп булмый. Аерым алганда, Төмән өлкәсенең "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы төзегән "Искер комплексы" һәм аның янындагы Соляное исемле урыс авылы кешеләре арасында зират аркасында каршылык килеп чыкты. Ахыр чиктә бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Федераль автономия мондый милләтара каршылыклар чыкканда, аларны күзәтми һәм үз фикерен дә бик белдерми.

Татарстанда Урыс мәдәнияте җәмгыяте татар телен укытуга каршы әледән-әле урам чаралары оештыра, югары даирәләргә хатлар юллый. Федераль мохтариятнең бу җәмгыять вәкилләре белән очрашып аңлашканы да булмады. Мордовиядә Азюрка мәктәбендә яулыклы укытучыларга басым һәм мәхкәмәләр башлангач автономия рәсми белдерүләр белән чыкмады. Азюркага карата Гыйлметдинов "мин алар белән элемтәдә тордым, кирәк булса бара да идем", "тарафларга компромисс табарга кирәк", дип кенә әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG