Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәктәпләр ябуның яңа дулкыны. Чиратта Теләче районы


Теләче районы Алан халкы урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга каршылык белдереп имза җыя
Теләче районы Алан халкы урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга каршылык белдереп имза җыя

Теләче районында хакимият халык белән килештермичә өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдырырга, ике тугыз еллык мәктәпне башлангыч итәргә җыена.

Теләче районы башкарма комитеты карары белән Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугыз еллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугыз еллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыеналар.

Мәктәпләрнең ябылуы һәм үзгәртелүе укучыларны да, әти-әниләрне дә нык тетрәндергән. Бу хәбәр авылларда яшәүчеләргә яшен тизлеге белән таралган.

Алан мәктәбе директоры Наил Хәсәнов район җитәкчелеге карарын 11 июньдә алып кайтып укытучыларны таныштыргач та авыл халкы бу яңалыкка кискен каршылык белдереп имза җыю эшенә керешкән.

"Без Алан, Балыклы, Күкчә авылы (Балыклы, Күкчә укучылары Аланга йөреп укый) халкы мәктәбебезне тугыз еллыкка калдыруга кискен каршы. Беренчедән, Русиянең мәгариф кануны нигезендә мәктәпләрдә үзгәрешләр була икән, бу хәл беренче чиратта анда яшәүчеләр белән килештерелергә, аларның фикерләре дә исәпкә алынырга тиеш.

Алан мәктәбендә үзгәрешләр булачагы безнең белән килештерелмәде: башка авылларда халык җыеннары уздырылып, мәктәп язмышы хәл ителсә, Алан мәктәбе язмышын хәл итүдә җирле хакимият җитәкчеләре халык белән исәпләшүне кирәк санамады. Хәтта балаларыбызның кайсы мәктәпкә барачагы да билгеле түгел. Алан мәктәбе күп еллар дәвамында югары күрсәткечләр бирә, ә ни өчен боларның берсе дә исәпкә алынмый?

Икенчедән, Алан авылы зураюга таба бара. Узган ел гына яңа бер урамга йортлар сала башладылар. Киләчәктә туучылар саны артачак. Өченчедән, без ата-аналар балаларыбызны ят мохиткә, башка мәктәпкә җибәрмәячәкбез. Йөртеп укыткан ата-ана гына бала чыгып киткәннән кайтып кергәнгә кадәр башында борчу торганны белә", диелә Алан халкы имзалаган мөрәҗәгатьтә.

Алан халкы урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга каршылык белдереп имза җыя
Алан халкы урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга каршылык белдереп имза җыя

Барлыгы 300ләп имза җыелган. Алар мәктәпне тугыз еллыка калдырмас өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та үз сүзләрен әйтер дип өмет итә. Имазаларны һәм үтенечләрен Татарстан җитәкчеләренә җибәрергә җыеналар.

Алан укытучылары бәйрәмнән соң Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов янына барып аны халык җыенына чакырырга тели. Авыл халкы мәктәп язмышын уртага салып сөйләшергә һәм үзгәрешләргә каршы булуны имза белән генә түгел, ә үз сүзләре белән җиткерергә исәп итә.

Бүген Алан мәктәбенең 82 укучысы бар. Балыклы һәм Күкчә башлангыч мәктәпләре урта мәктәп филиалы булып тора. Алан мәктәбе 2014 елда замана таләпләренә яраклаштырып төзекләндерелә.

Азатлык халык белән килештерелмичә нигә мәктәпләр үзгәрешләргә дучар дигән сорауны Теләче районы җитәкчелегенә юллады. Җавап булса укучыларны таныштырырбыз.

Татарстанда татар мәктәпләрен ябу дулкыны ел да күтәрелеп ала. Хакимиятләрнең оптимизацияне сылтау иткән бу гамәле иң беренче чиратта татар мәктәпләренә китереп суга. Нык каршылык күрсәткән авыллар гына үзләренең мәктәпләрен саклап кала алды.

Узган ел Сарман районы җитәкчелеге, авыл халкы теләген исәпкә алмый гына, бишләп урта мәктәпне тугыз еллык итәргә карар кылган иде. Авыл халык каршылык күрсәткәнгә бу мәктәпләр Сарман урта мәктәбе филиалы итеп үзгәртелде һәм урта белем бирә.

2013 елның язында оптимизацияне сылтау итеп Әгерже районындагы балалар саны аз булган мәктәпләрне ябарга теләгән иделәр. Ул вакытта Салагыш халкы бу хәлгә каршы булганга төрле оешмаларга, республика җитәкчелегенә хатлар язды һәм нәтиҗәдә Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре һәм шулай ук мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләре сакланып калган иде.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, бүген Татарстандагы 699 авылдан укучыларны автобуска төяп укырга йөртәләр һәм алар арасында бер генә урыс авылы да юк.

Азатлыкка Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Русия һәм Татарстанның мәгариф турындагы кануннары нигезендә, ата-аналар белән килештерелмичә авыл җирендәге бер генә мәктәп тә үзгәрешләргә дучар була алмый", дип белдерде.

Галимнәр, белгечләр һәм милләтпәрвәрләр оптимизация сылтавы белән татар мәктәпләрен ябу йә булмаса тугыз еллыка калдыру татар мәгарифен, миллилекне юкка чыгару дип әледән-әле белдереп килә.

* * * *

Хөрмәтле укучылар! Сезнең авылда һәм районда хәлләр ничек? Мәктәпләрегездә үзгәрешләр көтелмиме? Хакимият урта мәктәбегезне тугыз еллыкка калдырырга, тугыз еллыкны йә булмаса башлангычны ябарга җыенса бу хакта Азатлык форумына хәбәр итегез.

XS
SM
MD
LG