Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбәрле мәктәбен халык ризалыгыннан башка гына башлангыч итмәкчеләр


Тәбәрле мәктәбе укучылары районнан килгән укытучылар алдында чыгыш ясый
Тәбәрле мәктәбе укучылары районнан килгән укытучылар алдында чыгыш ясый

Тәбәрле халкы мәктәпләрен башлангычка калдыруга риза түгел. Әгерҗе районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина Тәбәрле мәктәбендә балалар саны бик аз булганга башлангыч итми булмый дип белдерә.

Татарстанның Әгерҗе районы хакимияте Тәбәрле тугыз еллык мәктәбен башлангыч итеп үзгәтмәкче. Русиянең Мәгариф канунында авыллардагы мәктәпләр үзгәртелгәнче халык белән килештерелергә тиеш дип язылса да, район хакимияте вәкилләре 6 апрель Тәбәрле мәктәбенә килеп күрсәтмәләр биреп кенә киткән.

Тәбәрле халкы мәктәпне башлангычка калдырсалар, озак та узмас, аны да ябырлар һәм шулай итеп авылыбыз бөтенләй бетәчәк дип борчуга калган. "Без ничек бу хәл белән риза булыйк, мәктәбебезне саклап калу өчен югарырак даирәләргә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз", диде Азатлыкка бер укучының әтисе. Ул исемен күсәтмәүне үтенде.

Карарны авыл җирлеге башлыгы кулына тоттырып киттеләр

Мәктәп директоры урынбасары Эльза Гыймазова сүзләренчә, мәктәп хәлләре авыл халкына тиз таралган.

"Хакимиятләр сездә балалар саны бик аз бит, әнә шуңа күрә мәктәбегез үзгәрәчәк дип аңлата. Ата-аналар күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар, әмма бу хакта алар белән беркем дә әлегә кадәр җыелышып сөйләшмәде, бары тик үзгәреш турындагы карарны гына авыл җирлеге башлыгы кулына тоттырып киттеләр һәм халык җыены үткәрергә кушытлар", ди Гыймазова. Әлеге хәлләр Русиянең Мәгариф канунын да, ә иң беренче чиратта, авыл халкының фикерен санга сукмауга ишарә булып тора.

Тәбәрле мәктәбе укучылары Сабантуйга бүләк җыя
Тәбәрле мәктәбе укучылары Сабантуйга бүләк җыя

Тәбәрле – Яңа-Аккуҗа, Сокман, Мукшур авылларыннан да татар балалары йөреп укый торган бу төбәктәге бердәнбер мәктәп. Мәктәп үзгәрешкә дучар булса, 14 бала киләсе елдан Омга яки Тирсә авылына йөреп укыячак. 9 ел буе татар телендә укыган 6 укучы имтиханнарны рус телендә бирергә мәҗбүр булачак. Бу турыда һәм җыелыш булу хакында Тәбәрле мәктәбе сайтына да хәбәр урнаштырылган. Шунда ук җыештыручы, китапханәче, завхозга 2 айга биржага басу тәкъдим ителгәнлеге дә әйтелгән.

Гыймазова сүзләренчә, Омга авылы Тәбәрлегә 15 чакрым ераклыкта. Тирсә авылы исә аннан да ераграк. Яңа-Аккуҗа, Сокман, Мукшур авыллары башка якка урнашкан. Тәбәрле башлангычка калган очракта, әлеге авыллардан да балаларны җыеп Омгага йә булмаса Тирсәгә йөртү өчен 20-22 чакрым үтү кирәк булачак. Моңа кадәр татарча укыган балалар татар мохитеннән аерылачак дип тә борчыла авыл халкы.

"Максатыбыз – татар мәктәбен бетерү түгел"

Тәбәрле тугыз еллык мәктәбендә хәзер 24 бала белем ала. Алар дүрт авылдан җыелган. Шушы 24 баланың 12се Яңа-Аккуҗаныкылар. Тәбәрленең үзендә сигез укучы гына бар. Әгерже районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина Азатлыкка "Безнең максат – татар мәктәбен бетерү түгел, бу мәктәпнең киләчәге бөтенләй юк. Бина 180 балага исәпләнгән. Бала саны кимү сәбәпле, ул башлангычка калачак. Әмма укытучылар барсы да эш белән тәэмин ителәчәк.

Әгәр без киләчәккә күз салсак, коточкыч бит. Мукшурда дүрт яшьлек бер генә бала бар. Сокман авылында 6 яшькә кадәр бөтенләй балалар юк, Яңа-Аккуҗада дүрт бала, Тәбәрледә өч бала гына", ди Сафиуллина.

Четерекле милли мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырышабыз

Аның сүзләренчә, Омга мәктәбе удмурт авылында урнашкан. Анда укыту урыс телендә генә. Ә Тирсә мәктәбендә укучылар татар һәм урыс сыйныфларына бүленеп белем ала.

"Ата-аналар кайсын сайлый - балаларны шунда йөртәчәкбез. Белүемчә, укучыларның күбесе Омгага килергә тели. Әгәр Тирсәне сайласалар, балалар үзләрен уңайсыз сизмәсеннәр өчен, директор урынбасарын анда ярты ставкага завуч итеп куймакчы булабыз. Татар теле укытучысын да шунда күчерергә җыенабыз. Четерекле милли мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырышабыз", ди Сафиуллина.

Аның сүзләренчә, бу хәл татар мәктәпләрен генә ябабыз дип эшләнгән әйбер түгел. Азево урта мәктәбендә быел 10нчы сыйныф юк, киләсе елга унынчыга да килүчеләр булмаячак. Шуңа күрә бу мәктәп үзеннән-үзе тугыз еллыкка әйләнәчәк.

Тәбәрле мәктәбе укучылары кошларга үзләре ясаган җимлекләр белән
Тәбәрле мәктәбе укучылары кошларга үзләре ясаган җимлекләр белән

2013 елның язында Әгерҗедә Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре, Кулигаш һәм Кәдрәк авылларындагы мари мәктәпләре, бала саны кимү сәбәпле, үзгәреш алдында калды. Салагыш халкы күтәрелеп, вәкилләр мәгариф министрына барып җитмәсә, әлеге мәктәпләр үзгәрешкә дучар булырга мөмкин иде. 2015 елда Тәбәрле урта мәктәбе тугыз еллык итеп үзгәртелде.

Узган ел җәй башында Теләче районындагы Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугыз еллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугыз еллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыенулары билгеле булды. Алан халкы имзалар җыйды, мәктәпләрен үзгәртү белән килешмәүләрен Татарстан президентына, Дәүләт шурасы рәисенә, мәгариф министрына җиткерделәр. Нәтиҗәдә урта мәктәпләр һәм Шармаш тугыз еллык мәктәбе ничек бар, шулай сакланып калды. Лесной мәктәбе барыбер үзгәртелде.

Русия төбәкләрендәге татар мәктәпләре дә үзгәрешләргә дучар. Быел Төмән өлкәсендәге Тубыл районы Хуҗайлан тугыз еллык мәктәбенең башлангычка калдырылачагы билгеле булды, авылы халкы балаларны урыс мәктәбенә йөртеп укытуга каршы.

XS
SM
MD
LG