Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Лесной халкы: "Балаларыбызны үз мәктәбебезгә кайтару өчен ахыргача көрәшәчәкбез"


Теләче районы Лесной мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсендә

Теләче районы Лесной мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсендә

Лесной халкы 5-10 сыйныф укучылары үз мәктәпләренә кайтып укый башламаса, мәсьәлә Татарстанда хәл ителмәсә, Русия хөкүмәте башлыгына һәм Мәгариф министрына мөрәҗәгать итәргә җыена.

20 сентябрь Лесной авылында яшәүчеләр Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов янына барды. Бу аларның башлыкка беренче сәфәре генә түгел. Леснойлар мәктәпләрен башлангычка калдырганга каршылык белдерә. Бу юлы алар, барлыгы 14 кеше иде, Зариповка Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов язган хатны да күрсәтеләр. Бу хатта Фәттахов Леснойдагы ата-аналар риза булмаганга, мәктәпне балалар саны аз булу сылтавы белән үзгәртүне хупламавын белдерә.

Министр хаты Зариповны аптырашта калдыра. Очрашуда катнашкан әти-әниләрнең сүзләренчә, Зарипов район мәгариф идарәсенә, башкарма комитет җитәкчесенә министрлык белән элемтәгә кереп, Казанга барып, мәктәп мәсьәләсен хәл итеп кайтырга боерган.

Ата-аналар район хакимиятенең Леснойдагы тугыз еллык мәктәпне башлангычка калдырырга җыенганнарын белгәч тә, Татарстан Дәүләт шурасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать итә. Мәктәпләрен саклап калуда ярдәм сорый алар. Вәлиев исә, үз ягыннан, мәктәпне саклап калу кирәклеге турында министрга хат юллый. Вәлиев Фәттаховның җавабын алгач, аны Лесной халкына да җибәрә.

Ата-аналар балаларын Леснойга кайтару өчен соңгы чиккә кадәр көрәшәчәкләрен әйтә. 20 сентябрьдә алар инде үз исемнәреннән, мәктәп мәсьәләсенең уңай хәл ителмәвен белдереп, Фәттаховка хат юллаячакларын Азатлыкка белдерде. Әгәр мәкальдәгечә "эт эткә, эт койрыкка" төртелеп кала икән, тагын да югарыга, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Русия Мәгариф министрына да Лесной авылы мәктәбенең канун бозып үзгәртелүен җиткерергә исәплиләр.

Русиянең мәгариф канунында авыллардагы мәктәпләр ата-аналар фикерен исәпкә алып кына үзгәртелергә мөмкин дип язылган. Лесной халкы Зарипов янында булганда аңа канун бозылу турында да әйткәннәр. Зарипов шунда ук район юристын чакырып китереп канунда мондый юлларның булу-булмавын сораган. Юрист канунда андый юллар юк дип белдергән.

Русия Мәгариф канунының 22 маддәсендә мәктәпләрне үзгәртүгә караган юллар

Русия Мәгариф канунының 22 маддәсендә мәктәпләрне үзгәртүгә караган юллар

Теләче районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Карпова Лесной мәктәбе мәсьәләсенә нокта куелган инде дип саный. Бу хакта ул Азатлыкка белдерде.

"Балаларны Олы Мәтәскә мәктәбенә йөртеп укытабыз. Ул төп мәктәп булып тора. Олы Мәтәскәдә белем бирү сыйфаты элек укыган мәктәпләренекеннән түбән түгел. Канун нигезендә балаларның хокуклары бозылмый", ди Карпова.

Лесной авылы халкы Разил Вәлиевка язган хатта да һәм беренче тапкыр район башлыгы белән очрашканда да мәктәпне үзгәртмәс өчен ике зур сәбәп барлыгын күрсәткән иде. Беренчесе – мәктәпне үзгәртүгә ата-аналар каршы.

Азатлыкның ата-аналар мәктәпне үзгәртүгә каршы булган бит дигән соравына Карпова: "Аларның фикерләре тыңланды һәм беркетмәгә теркәлде, әйе ата-аналар каршы иде", дип кенә әйтә алды.

Ул Татарстан мәгариф министрлыгының ата-аналар риза булмаганга Лесной мәктәбен үзгәртүне хупламавын белми. "Бу хакта мин шәхсән ишетмәдем", диде.

Лесной халкының балаларын башка мәктәпкә җибәрмәс өчен икенче зур сәбәбе – юл иминлеге мәсьәләсе иде. "Юллар куркыныч, кискен борылышлар бар, иминлек таләпләренә туры килмәгәнгә, рейс автобусларын йөртүне дә туктаттылар", ди алар.

Карпова сүзләренчә, юлда бернинди куркыныч юк. Махсус комиссия тикшереп кабул иткән. Аның фикеренчә, ипи киселгән инде, ул кире ябышмаячак, чөнки район башкарма комитетының мәктәпне үзгәртү, башлангычка калдыру турында карары чыккан.

Леснойлар юлларның начар булуын дәлилләячәкбез, моның өчен бәйсез комиссия чакырып була дип әйтә. Юлның начар һәм куркыныч булуы һәм шушы юлда автобуска утыртып балаларны чит авылга мәктәпкә йөртүне видеога төшереп Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка видео-мөрәҗәгать итеп юлларга да исәпләре юк түгел.

Әле җәй башында ук мәктәпнең үзгәртеләчәге билгеле булгач, ата-аналар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат яза һәм аны район башлыгы Зариповка тапшыралар. Алар башлык хатны президентка үзе бирер дип өметләнәләр. Уку елы менә-менә башланам дип торганда, Лесной мәктәбе язмышы уңай якка хәл ителми. 26 августта ата-аналар ниләр булып беткәнне белү өчен Зарипов янына баралар. Анда Зарипов аларга хатны президентка тапшыруын, 12 сентябрьгә кадәр җавап көтүен һәм ул җавап белән таныштырачагын әйтә. Әмма вәгъдәсендә тормый.

Лесной халкы уку елы алдыннан Азатлыкка балаларыбызны Олы Мәтәскәгә җибәрмибез, пикет оештырабыз һәм эш тә ташлаячакбыз дип белдергән иде. 1 сентябрь алдыннан аларга район хакимиятендә балаларыгызны җибәрмәсәгез, аларны прокуратура "учетка бастырачак", ә "ата-аналарга штраф түләргә туры киләчәк" дип кисәтәләр.

Әлегә Леснойның 5-11 сыйныф укучыларын, алар 12, ун чакрым ераклыктагы Олы Мәтәскәгә йөртеп укыталар. Лесной мәктәбе узган елга кадәр урта мәктәп була. 2015нең сентябренә, бала саны аз булганга, тугыз еллыкка калдыралар. Югары сыйныфтагыларны Олы Мәтәскә мәктәбенә йөртеп укыта башлыйлар, Леснойның тугыз еллык мәктәбен аның филиалы итәләр. Башлангычта быел 8 бала белем ала.

Теләче түрәләре уку елы тәмамлануга ук Лесной белән беррәттән Алан, Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗадагы урта мәктәпләрне тугыз еллыкка калдырырга, Шармаш мәктәбен башлангыч итәргә теләгән иде. Алан халкы имзалар җыеп Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәч, бу хәлләр мәгариф министрына барып җиткәч кенә, әлеге урта мәктәпләргә һәм Шармаш тугыз еллык мәктәбенә быел тимәскә булдылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG