Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ничә мәктәптә үзгәреш көтелгәне билгеле түгел


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Татарстанда күпме мәктәптә үзгәреш көтелүе турында ачык мәгълүмат юк. Мәгариф министры Энгел Фәттахов мәктәпләрендә үзгәрешләр мөмкин районнарның башлыклары белән очраша.

20 июнь Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында үткән утырыш вакытында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов 23 июнь көнне министр Энгел Фәттаховның мәктәпләрендә үзгәрешләр көтелгән район җитәкчеләре белән очрашачагын белдерде. Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары министр белән сөйләшүгә 10 район җитәкчесе чакырыла дип язып та чыкты.

Министрлык сүзчесе Алсу Мөхәммәтова Азатлыкка төгәл күпме башлык киләсен белдермәде. "Җитәкче сәфәрдән кайткач районнар тәгаенләнәчәк", диде ул. Министр урынбасары Илдар әфәнде дә Азатлыкның очрашуга кайсы районнарның чакырылуын, сүзнең ни турыда булачагын сорап язган хатын җавапсыз калдырды. Бу хәл министрлыкта республикадагы мәктәпләрнең киләчәк язмышы турында төгәл мәгълүмат юклыкка ишарә булып тора.

Инде уку елы тәмамланды, җәйге ялга чыгып тынычлап ял итәбез дигәндә генә Теләче районнында биш мәктәпнең үзгәрешләргә дучар булачагы авыл халкын зур аптырашта калдырган иде. Алан авылы халкы урта мәктәбегез тугыз еллыкка калачак дигән хәбәр килеп төшкән көнне үк моңа каршылык белдереп, Татарстан җитәкчелегенә имзалар җыйды.

Теләче районы Олы Мишә мәктәбендә соңгы кыңгырау тантанасы. 2016
Теләче районы Олы Мишә мәктәбендә соңгы кыңгырау тантанасы. 2016

Теләче районы башкарма комитетының бу карары Татарстанның һәм Русиянең мәгариф турындагы канунарын бозып имзаланган – мәктәп үзгәртеләсе булганда ата-аналар фикере исәпкә алынмаган иде. Әлеге хәл нигә укучыларның һәм ата-аналарның өстенә кайнар су сипкән кебек яңа уку башланырга өч айдан азрак вакыт калганда кисәтү-фәрман белән хәл ителә, нигә район хакимиятләре мондый үзгәрешләр була калганда күпкә алданрак, мисал өчен, яңа ел каникулларыннан соң ук әти-әниләр белән киңәшми һәм мәгариф министрлыгына да хәбәр итми дигән сорау да тудыра.

Теләче мисалы район хакимиятләрнең мәгариф мәсьәләсендә үз халкын санга сукмауның беренче очрагы түгел. 2013 елда Әгерҗе районында мәктәпләргә кизәнү, милли мәктәпләрне тугыз еллыкка калдыру омтылышлары да укучылар һәм укытучылар өчен иң җаваплы чорда – имтиханнар алдыннан май башында булган иде. Ул вакытта Салагыш авылы халкы үзгәрешләргә каршылык белдермәсә, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итмәсә, кыскартулар һәм ябулар шыпырт кына узып та китәргә мөмкин иде.

Теләчедә ике мәктәп башлангыч булып калачак

Инде быел Теләче районында туган шау-шу – аланнарның президентка, Дәүләт шурасы җитәкчесенә һәм мәгариф министрына хат язуы район хакимиятләрен яңа карар кабул итәргә этәргән булырга мөмкин. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Тимофеева Азатлыкка Алан, Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗада белем учакларының урта (11 еллык) мәктәпләр булып сакланып калу мөмкинлеге барлыгын белдерде.

"Бүген (21 июнь) Алан, Олы Мишә мәктәбе вәкилләре район җитәкчесе янында булды. Югары Кибәхуҗалар шимбә килгән иде. Хәзер район башлыгы бу мәктәпләрне ничек бар, шулай саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрне барлый. 2016 ел үзгәрешләре планы нигезендә тагын Урманлык (Лесной) һәм Шармаш авылларындагы тугыз еллык мәктәпләр башлангычка калдырылачак. Карар кабул ителгән инде. Район җитәкчелеге дә, башкарма комитет та мәктәпләрне үзгәртү һәм ябу тарафдары түгел. Хәзер бит мәктәпләр җан башына финанслана, кызганыч, кайбер мәктәпләрдә балалар аз һәм бүленгән акчалар җитми", ди Тимофеева.

Аның сүзләренчә, тугыз еллык мәктәпләрдә булачак үзгәрешләр авыл халкы белән килештерелгән. Халык җыеннары узган һәм беркетмәләре мәгариф идарәсендә бар. Яңа уку елыннан Урманлык авылындагы бишенчедән тугызынчыга кадәр булган 8 баланы Олы Мәтәскә авылына йөртеп укытачаклар. Алар икесе дә татар мәктәпләре. Шармаш мәктәбендәге 18 бала Үзәк мәктәбенә юл алачак. Шармаш та, Үзәк тә урыс мәктәпләре.

"Ике мәктәпне үзгәртмәкче идек, быел тимәскә булдык"

Азатлык Теләче районында үзгәрешләр булырга мөмкин дип язгач, форумга Чирмешән районы Иске Кади мәктәбен дә тугыз еллыкка калдыралар дип фикер калдыручы булды. Азатлык Чирмешәндәге хәлләрне белү өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Камил Хәкимов белән элемтәгә керде.

"Без Иске Үтәмеш һәм Чирмешәндәге икенче мәктәпне тугыз еллыкка калдырырга уйлаган идек, әлегә тими торырга булдык, чөнки бу мәктәпләрнең күрсәткечләре яхшы. Мәктәпләрне саклап калу балалар саныннан тора. Ә аны арттыру өчен райондагы мәктәпләр һәм балалар бакчаларын бер юридик оешма итә башладык", ди Хәкимов.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева да Азатлыкка үзләрендә татар мәктәпләрен нәкъ шушы юл белән саклап калганнарын сөйләгән иде.

Ике Котышта төзекләндерелгәннән соң мәктәп ачу тантанасы. 2015
Ике Котышта төзекләндерелгәннән соң мәктәп ачу тантанасы. 2015

Узган ел Чирмешән районында биш авылда: Иске Котышта, Утыз Имәндә, Югары Карамалкада, Түбән Карамалкада, Шешминкада балалар бакчаларын мәктәпләргә кушканннар. Быел Яңа Элмәле һәм Лаерка авылларында да бакча белән мәктәп бер белем бирү үзәге итеп үзгәртелгән.

Хәкимов Иске Кадида бөтенләй үзгәрешләр көтелмәвен әйтте. "Иске Кади – татар мәктәбе, анда 76 бала белем ала. Аннан да кала, бу авыл башка татар мәктәпләреннән бик ерак урнашкан. Шуңа күрә без аңа тимәскә булдык", ди Хәкимов.

Хәкимов сүзләренчә, райондагы бөтен мәктәпләрдәге булачак үзгәрешләр дә авыл халкы белән килештерелә, җыеннар үткәрелә, аннан соң махсус комиссия автобуслар йөрисе юлларны тикшерә, укучылар йөреп укыйсы мәктәпләрне тикшерә.

XS
SM
MD
LG