Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәктәбен саклап калып була. Кукмара тәҗрибәсе


Олыяз авылында урта мәктәп бинасы. Олыяз авылында балалар бакчасы мәктәп белән бер мәгариф оешмасы итеп теркәлгән.
Олыяз авылында урта мәктәп бинасы. Олыяз авылында балалар бакчасы мәктәп белән бер мәгариф оешмасы итеп теркәлгән.

Урта мәктәпне йә булмаса тугыз еллыкны башлангыч һәм балалар бакчасы белән кушып бер мәгариф оешмасы иткәндә татар мәгарифен ничек бар, шулай саклап калып була. Кукмара хакимияте вәкиле Рузалия Галиева үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләрдә урынбасары Рузалия Галиева урта мәктәпне йә булмаса тугыз еллыкны башлангыч һәм балалар бакчасы белән кушып бер мәгариф оешмасы (образовательное учреждение) иткәндә мәктәпләрне саклап калып була дип белдерә. Бу очракта бакча яшендәге балалар да мәктәп укучылары санына керәчәк. Соңгы елларда Татарстанда балалар саны җитми дип мәктәпләрне яба йә булмаса тугыз еллыкка, башлангычка калдыра башладылар. Укучылар йөреп укырга мәҗбүр. Галиева Кумара районы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Рузалия Галиева. Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләрдә урынбасары
Рузалия Галиева. Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләрдә урынбасары

– Рузалия ханым, кайбер районнарда, аерым алганда Теләчедә, яңа уку елы алдыннан кайбер мәктәпләрне тугыз еллыкка калдырып, укучыларны йөртеп укытачаклар дигән хәбәрләр бар. Чирмешән районында да үзгәрешләр булырга мөмкин дип Азатлык сайтына яздылар. Сездә хәлләр ничегрәк?

– Укучылар аз булу сәбәпле башлангыч мәктәпләр мәсьәләсе күп районнар алдында тора торган проблем ул. Без 2011 елда ук башлангыч мәктәпләрне урта мәктәпләрнең филиалларына әйләндереп бетердек. Башлангыч мәктәпләрдәге сыйныфлар хәзер урта мәктәпнең 1"б", 2"б", 3"б" сыйныфлары булып йөри. Алар хәзер урта мәктәп эчендә.

Әгәр инде башлангычта бер-ике бала гына кала икән, ул авылда мәктәпне ябу мәсьәләсе туарга мөмкин. Әмма бездә андый вазгыять юк, бүген барлык филиаллар да эшләп килә. Бу филиаллар өстәмә мәшәкатьләр дә, документлар да таләп итми.

Башлангыч филиалларны бала булмаган елны ябып торырга һәм киләсе елга ачарга да мөмкин. Ул урта мәктәпнең гадәти бер сыйныфы кебек кенә бара хәзер.

– Филиалларны ябып тору һәм яңадан ачуны кем хәл итә соң?

– Ул мәктәп директоры фәрманы белән генә эшләнә. Бер елга мәктәп низамнамәсенә үзгәреш кертеп кенә торабыз. Филиал ябылган һәм яңадан ачылган очракта авыл халкы бөтенесе бергә җыелып хәл итә. Килгән халыкның 50 проценттан артыгы япкан очракта "ябабыз", яңадан ачкан очракта "яңадан ачабыз" дип кул куярга тиеш. Бу мәгарифтәге таләпләр нигезендә нәкъ шулай эшләнә дә. Бездә әлегә мондый очраклар юк, филиаллар барсы да эшләп килә.

Русия хөкүмәтенең 2014 елның 15 апрелендәге 295нче санлы карары бар. Ул "2013-2020 елларда мәгариф үсешендә Русиянең дәүләт програмын раслау" дип атала. Без әнә шул карар нигезендә 2016 елның 1 гыйнварына өч яшьтән зуррак барлык балаларны да балалар бакчаларына урнаштырып бетерергә тиеш идек. Бездә балалар саны аз булган бакчаларны саклап калу максатыннан узган ел беренче сынау булды. Олыяз авылы балалар бакчасын мәктәп белән бер мәгариф оешмасы иттек.

Бакчада ике бала гына булса да аны япмыйча мәктәп белән бер мәгариф оешмасы итәбез

Мәгариф турындагы яңа канун нигезендә, бакчадагы төркемнәр "мәгарифнең беренче бакскычы" булып исәпләнә. Олыяз бакчасы бер ел дәвамында мәктәп системасында эшләүне уңышлы үтте. Шушы тәҗрибәне уңай дип табып без акрынлап, иң беренче чиратта балалары аз булган бакчаларга тәкъдим иттек. Менә 1 сентябрьдән, ике бала булса да, биш бала булса да, берничә бакчаны мәктәп эченә кертәбез. Бу балалар бакчага йөрергә тиеш һәм мәктәпкәчә белемне алырга тиеш.

– Балалар бакчасындагы балалар да мәктәпнең гомум укучылар санына керәме соң? Күпчелек очракта бала саны 80нән ким урта мәктәпләр тугыз еллыкка калдыруга дучар бит.

– Әлбәттә! Бакчадагы балалар саны да укучылар саны булып керә. Бу очракта бала саны күрсәткечен арттыра дип әйтергә була. Балалар бакчасы мөдире ставкасы бетә, без методистны гына калдырабыз. Бер төркем ул ярты ставкалык методист, ә ике төркем булса тулы ставка кала. Бу бер яктан акчага экономия бирә, икенче яктан балалар бакчасындагылар да, мәктәптәгеләр дә бер уртак програм, план белән белем ала.

– Мәктәпләрне япканда бина тоту да зур чыгымнар таләп итә дип белдерәләр. Сез биналар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Әгәр бина белем бирү таләпләренә туры килә икән, башлангыч бинасы да, бакча бинасы да урта мәктәп балансына күчә. Монда хуҗа бер – мәктәп директоры һәм барлык милек тә мәктәпнеке булып санала.

–​ Сездә тугыз еллык мәктәпләрнең хәлләре ничегрәк соң? Кыскарту, ябулар янамыймы?

– Бездә тугыз еллык мәктәпләр бар һәм алар барсы да үзләре аерым юридик оешма булып санала. Бала саны кимеп аларны башлангычка калдырмас һәм япмас өчен без балалар бакчаларын нәкъ аларның филиаллары итәчәкбез.

Тагын бер яңалык турында җиткерәсем килә. Безнең бакча булмаган авыллар бар. Ә авылда башлангыч мәктәп эшләп килә. Укучылар, мисал өчен, ике генә сыйныфта белем ала. Бала саны ким булу сәбәпле беренче-икенчеләр, йә булмаса икенче-өченче сыйныфларны берләштереп укыталар. Мәктәптә буш бүлмәләр бар.

Без районда барлык мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын саклап калу ягында

Безнең район башлыгы белән зур киңәшмә үтте. Анда шушы авыллардагы башлангыч мәктәпләрдә "кыска вакытка бакчага килү" төркемнәре ачарга карар кылдык. Бала дүрт сәгатькә килә, йоклату каралмаган, төрле дәресләре була, ике тапкыр ашыйлар һәм төш вакыт кайтып китәләр. Без авылларда халык белән очраштык һәм алар моның белән риза. Әнә шулай итеп баласы бик аз булган мәктәпләр дә тулы булачак һәм алар эшләячәк.

Авыл җирендә күп баланың әби-баласы бар. Алар баланы карарга сәләтле, әмма дәресләр, тәрбия сәгатьләре үткәрергә педагог кирәк. Без моны бүген бик кирәкле дип таптык һәм сентябрь аенда кертә башларбыз дип торабыз. Зур чыгымнар сорамый, балага бары тик парта һәм өстәл генә кирәк. Башлангыч мәктәпнең ашарга пешерә торган урыны бар, ул әзер. Моның авыллар бетмәсен өчен дә, балаларга белем бирү өчен дә файдасы булачак. Без районда барлык мәктәпләрне дә һәм балалар бакчаларын да саклап калу ягында.

XS
SM
MD
LG