Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:30

Башкортстанда соңгы елларда бихисап татар авылларында мәктәпләр ябылды. Благовар районындагы Яңыш исемле зур татар авылындагы урта мәктәпнең язмышын да хакимиятләр җиңел хәл итте: ябып куйды. Авыл халкы мәктәп ябылуга борчылуын белдереп тә, башка проблемнары хакында да сөйләү өчен Азатлык хәбәрчесенә мөрәҗәгать итте.

Азатлык хәбәрчесе Уфадан нибары 90 чакрымда гына урнашкан Яңыш авылына юлланды. Иң беренче булып туган авылы язмышы өчен хафаланып танылган композитор һәм шагыйрь, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Мидхәт Әбделмәнов элемтәгә кергән иде. Ул да безнең белән бергә юлдаш. Аның сүзләренчә, республиканың рәсми мәгълүмат чараларында авылның бүгенге аянычлы хәле турында язманы барыбер бастырмаячаклар, шуңа күрә дә бар өметләре Азатлыкта икән.

Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов

Мидхәт Әбделмәнов шуларны сөйләде:

– Миңа быел 75 яшь тулды. Туган яктан кечкенә чагымнан ук чыгып китсәм дә, күңелем һаман анда тартыла. Авылдашларыма гел ярдәм кулы сузарга тырышам. Ун ел элек авылымда, улымның да ярдәме белән зур мәчет төзетеп куйдык. Соңгы ике елда анда зур буа булдыру хәстәрлекләре белән йөрдек. Аллаһ боерса, быел җәй айларында ниһаять буабызны төзетеп бетерербез дип ышанам.

Бу хөсетлек әлеге дә баягы оптимальләштерүгә сылтанып башкарылды

Әмма күңелне борчыган проблемнар да күп. Авылдагы кирпечтән төзелгән зур мәктәпне ябып куйдылар. 11 еллык урта мәктәп иде. Имеш, балалар саны җитми. Бу хөсетлек әлеге дә баягы оптимальләштерүгә сылтанып башкарылды. Авылыбыз үзе дә елдан-ел элекке данын югалта бара. Авылымның исеме филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров әйтүенчә, Балтач районына барып тоташа. XVIII гасыр урталарында ул районның Карыш авылыннан Себер юлының старшинасы Яныш Абдуллин дигән милләттәшебез безнең төбәктән җир сатып алган. Аның белән бергә килгән гаиләләр биредә авылга нигез салып, җир хуҗасының исемен рәсмиләштереп калганнар. Бу хәл 1755 еллар тирәсендә була. Ә узган гасыр башында Яңыш авылыннан тагын берничә авыл бүленеп чыга. Тырыш халык яши бездә. Узган гасырда районда беренче булып буа буыла, электр станциясе төзелә, йортларга ут, радио керә. Күмәк хуҗалыкның уңышлары да бар республикага билгеле булды. Төрле бөртекле культуралардан тыш искитмәле бай яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы белән данлыклы иде авыл. Карбызга кадәр үстерелде. Малчылык та нык алга киткән иде, меңнән артык баш сыер малы, ат көтүе булды. Ә хәзер ни эше, ни ашы дигәндәй. Хәзер маллар фермада бөтенләй дә калмаган. Шәхси хуҗалыкларда да бетеп бара. Авылга күмәк хуҗалык таралгач “Русское зерно” дигән инвестор килгән иде. Аларның максаты исә авыл хуҗалыгын күтәрү түгел, ә тизрәк баеп чыгып китү. Аннан тагын бер хата эш булды: авыл җирлеге идарәсен Яңыштан күршедәге Шырлык авылына күчерделәр, гәрчә аңа бернинди нигезлек тә юк иде.

Әнисә Имаева
Әнисә Имаева

Ветеран укытучы, Яңыш урта мәктәбендә 38 ел татар теле һәм әдәбиятын укыткан Әнисә Имаева:

– Гөрләп эшләп торган мәктәбебезнең ябылуын бар халык авыр кичерә. Һич югы тулы булмаган, йә башлангыч итеп калдырсалар да күңел алай ук нык әрнемәс иде. Элек 200дән артык бала укыган белем учагы иде бит мәктәбебез. Хәзер йозакта тора. 2015 елда ябылганда мәктәптә кырыкка якын бала белем алды. Теләгәндә урта мәктәп итеп калдыру мөмкинлеге дә бар иде. Хәзер күпчелек балалар күршедәге Пришиб авылы (алманнар яшәгән авыл) урта мәктәбенә йөреп укый. Анда исә татар теле һәм әдәбияты бөтенләй дә укытылмый. Нибары башкорт теле дәресләре генә керә. Мин бу үзгәрешләрне дөрес адым дип санамыйм. Район хакимияте һәм мәгариф идарәсе бик җиңел юл сайлады, япты да куйды белем учагын. Анда хәзер Уфадан килгән эшкуарлар ниндидер спорт үзәге ачып җибәрмәкче имеш.

Хәзер татар авылында балаларыбыз яртылаш урысча сөйләшеп йөри

Мин үзем бар гомеремне укучыларны милли рухыбызда тәрбияләргә тырыштым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш өстәмә нәфис әдәбиятны да төпле өйрәндек. Төрле олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә укучыларыбыз хәтта республика дәрәҗәсендә югары урыннар яулый иде. Хәзер исә татар авылында балаларыбыз яртылаш урысча сөйләшеп йөри. Әле мин лаеклы ялда булсам да, районыбызда татар милли рухын саклап калу өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышам. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр “Каләмдәшләр” исемле әдәби берләшмә булдырдык. Кичәләрдә, очрашуларда яңа әсәрләребезне тикшерәбез. Анда укучы балаларны да чакырабыз, туган телебездән аерылмасыннар дигән теләк белән.

Мәхмүт Ибраһимов
Мәхмүт Ибраһимов

Яңыш авылы мәдәният йорты мөдире Мәхмүт Ибраһимов:

– Авылыбызның элекке еллардагы даны бетүгә таба баруы эчне пошыра билгеле. Мәктәпнең ябылуы гомумән дә хафага салды. Мәктәп бетү – киләчәктә авылның да сүнүенә чираттагы адым. Әле ярый мәдәният йортыбыз эшләп килә. Аның да матди ягы мөшкел. Мин байтак еллар җитәклим инде аны. Җиһаз һәм башка кирәк-яракларны да үз йортымнан китердем. Төпле мәдәни чараларны да коры энтузиазмда оештырабыз. Бездә сәләтле яшьләр күп, аларны җәлеп итеп концертлар куябыз, республика дәрәҗәсендә үтүче чараларда да катнашабыз. Мәктәп тә ябылгач, һаман да шул милли рухыбызны саклау теләге белән янабыз инде.

Мидхәт Әбделмәнов:

– Безнең төбәктә элек “Алга” исемле күмәк хуҗалык эшләде. Ул үз исемен аклый иде. Рәис вазифаларын 1990-2000 елларда булдыклы егет Илгиз Йосыпов башкарды. Ул чакта сөтчелек фермасында 1200дән артык баш сыер асралды, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35-40ар центнер уңыш алына иде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе дә күзгә күренеп яхшырды. Кырыкка якын гаиләгә яңа йорт салырга ярдәм итте хуҗалык җитәкчеләре. Менә шундый уңышлы эшләп килгән Илгиз Йосыпов район җитәкчелегенә ошамады, чөнки акны ак, караны кара дип турыга әйтә торган егет иде. Хәзер исә безнең тирәдә сыерлар һәм сарыклар саны кискен кимеде. Аның каравы безнең мөселман халкына хас булмаган тармакларны кертә башладылар. Күршедәге Алексеевка авылында дуңгыз комплексын төзеп куйдылар. Аның тирә-як мохиткә зыяны зур булачагы бүгеннән үк аерымачык сизелә. Шул ук вакытта Покровка авылындагы элекке сөт эшкәртү заводы таралып, череп ята, чөнки сөт юк.

Яңыш авылы белән бәйле проблемнар хакында фикерләрен белү өчен без Благовар районы хакимиятенә телефоннан шалтыраттык. Әмма андагы сәркатип ханым, һәртөрле сораулар белән язма мөрәҗәгатьләр генә алынуын әйтеп сүзне кыска тотты. Шуннан Яңыш авылы биләмәсе идарәсе рәисе Ирек Шәяхмәтов белән элемтәгә кердек.

Яңыш авылы биләмәсе идарәсе рәисе Ирек Шәяхмәтов:

– Әйе, авылдашларыбызның урта мәктәпнең ябылуына борчылуын күңелем белән аңлыйм. Әмма бу бар илдәге хәлләргә бәйле нәтиҗә. Менә бер генә мисал: быел бар Благовар районы буенча урта мәктәпне нибары 77 бала гына тәмамлый. Балалар саны бик аз, шуңа күрә зур биналарны 10-20 бала өчен генә тоту да кыенга туры килә. Федераль дәрәҗәдәге күрсәтмәләргә буйсынырга туры килә безгә дә. Бездән генә торса, мәктәпне дә япмас идек, халыкның тормышын җайлар өчен башка мөмкинлекләрне дә файдаланыр идек. Шуңа күрә бу проблемнар Яңыш авылыныкы гына да, хәтта Благовар районыныкы гына да түгел.

Урта мәктәп бинасы әлегә буш тора. Әмма аны хәзер спорт юнәлешендәге мәктәп итеп үзгәртү хәстәрлекләре бара. Алдагы уку елына ачылыр дигән хәбәрләр бар. Федераль програмга кертелгән бу эш. Анда да балаларга белем бирү каралачак дип әйтәләр. Әлегә анда татар теле һәм әдәбияты дәресләре булырмы-юкмы тәгаен әйтеп булмый. Аннан ата-аналар да балаларын кире Яңыш мәктәбенә бирергә теләрме, әллә инде әле укыган авылларга йөрерме, анысы да киләчәктә ачыкланыр. Ә инде авыл идарәсенең Шырлык авылына күчүе дә зур проблем түгел. Исеме шул ук калды, бары тик эш урынын, бинасын гына үзгәртте ул. Без төбәктәге мәсьәләләрне халык белән киңәшләшеп эшләргә тырышабыз. Ә инде кайберәүләр җитешсезлекләрне күреп, аларны шәхси яссылыкка күчерергә омтыла икән, андый хәлләр кайда да була. Бар кешегә дә ярап бетеп булмый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG