Accessibility links

Яңа гимназия директоры Илдар Сәяхов Азатлыкка: "9нчыга кадәр беркадәр фәннәрне татар телендә дә укыту турында уйлыйбыз, сыйныфтан тыш чаралар аша да татар мохитен булдырырга җыенабыз" дип белдерде.

Яңа уку елыннан, 1 сентябрьдән Казанның Икенче Азино бистәсендә яңа полилингваль (берничә тел өйрәнү) гимназия ишекләрен ача. Мәктәп каршындагы бакчада балаларга татар һәм инглиз телләре дә өйрәтеләчәк, 1нче сыйныфтан ук инглиз теле укытылачак, 1нчедән 9нчыга кадәр аерым бер фәннәр татарча да булачак дип белдерелә. Аннан да кала, мәктәптә укучылар икенче чит тел буларак, кытай, гарәп һәм төрек телләрен дә өйрәнә алачак.

Укытучыларга ике дәүләт теле белән беррәттән, бер чит телне белү таләбе куябыз

Гимназия директоры Илдар Сәяхов сүзләренчә, әлеге гимназиядә белем бирүнең иң алдынгы заманча ысуллары кулланылачак. Дигитал лабораторияләр, лингафон бүлмәләре, тавыш һәм видео яздыру студияләре, хореография һәм көрәш заллары, ике бассейн да эшләячәк.

Татарстандагы мәктәпләрдә татар теле һәм рус телләре фән буларак тигез дәрәҗәдә укытылса да, укучыларның татарча белмәү мәсьәләсе татар җәмәгатьчелеге арасында гына түгел, соңгы вакытта югары мөнбәрләрдән дә ешрак яңгырый башлады. 2017 елның 21 апрелендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә республикада татар теле хәленең чыннан да шәптән түгеллеген, күп татар балаларының да аны ят итүен танып: "Мин кичә мәгариф министры (Энгел Фәттахов) белән сөйләштем. Министр: "Татар телен ничек өйрәтергә инде тагын?" дип зарлана" дигән иде.

Яңа ачылачак гимназиядә татарлык күпме булачак? Фәннәрне баланың күңелен кайтармый торган итеп татарча укыта булүчеләр табылырмы? Балалар үзара татарча сөйләшерме? Сыйныфтан тыш чаралар кайсы телдә үтәр? Азатлык әлеге сорауларга җавап эзләп Илдар Сәяхов белән сөйләште.

Илдар Сәяхов укучылар белән
Илдар Сәяхов укучылар белән

– Быел 1 сентябрьгә ничә бала кабул итәргә җыенасыз?

– Беренче уку елында без 1нчедән 8нчегә кадәр сыйныфлар туплыйбыз, һәр сыйныфта да 26 укучылы бишәр параллель сыйныф булачак. Беренче елны якынча 1000 укучы булыр дип торабыз. 8нчеләр чыгарылыш сыйныфларына таба күчә барачаклар. Мәктәп 1300 тирәсе укучы белем алырлык итеп төзелә.

– Ата-аналар балаларын сезнең мәктәпкә бирергә теләк белдерәме соң әле?

– Бик күп. Башлангыч сыйныфлар тулды дип әйтергә була. 5-8нчеләрне дә җыеп бетереп киләбез. Кызыксыналар, киләләр, сорашалар.

– Ата-аналар өйләренә якын булганга балаларын бу гимназиягә бирәселәре киләме, әллә аларны күп телләрне өйрәнү кызыксындырамы?

– Бу – ата-аналарның көтеп алган мәктәпләре, беренче сәбәп әнә шул. Танышкач, мәктәпнең нинди булачагы турында сөйләгәннән соң да безгә теләп күчүчеләр бар. Шәһәрнең башка районнарыннан да мөрәҗәгать итәләр.

Вконтактеда гимназиягә карата ата-аналар фикере
Вконтактеда гимназиягә карата ата-аналар фикере

– Инглиз теле беренче сыйныфтан тел фәне буларак кына керәчәкме, әллә кайбер фәннәр инглизчә дә укытылачакмы?

– Андый хыял да бар. 5нче сыйныфтан кайбер фәннәрне инглиз телендә өйрәнүгә күчү програмы нигезендә эшләргә җыенабыз. Аңа әзерлек өчен башлангыч сыйныфлардан ук кайбер фәннәрнең терминнарын инглиз телендә өйрәтә башларга дип уйлап куйдык. Биш сыйныф арасында кайберләрен телгә, математикага һәм гади сыйныфларга аерачакбыз. Менә шул тел сыйныфларында инглиз телен терминнар дәрәҗәсендә өйрәтә башларга уйлар бар.

– Нинди фәннәр? Табигать белеме кебекме?

– Әйе, иң беренче чиратта табигать белеме.

– 5нче сыйныфтан сездә кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнү дә карала. Сыйныфлар шул телләргә бүленәчәкме? Бу ягы ничек булачак?

– Юк. Без алдан ата-аналар арасында кайсы телгә теләк белдерүчеләр күбрәк булыр икән дигән сораштыру да үткәрергә уйлаган идек. Әлегә кадәр булган әңгәмәләр күбрәк кытай телен өйрәнергә теләгәннәрен күрсәтә. Без җәдвәлне (расписание) укучылар үзләре теләгән тел дәресенә бара ала торган итеп көйләячәкбез. Укучылар төрле төркемнәргә таралышачак.

– Гимназиядә беркадәр фәннәрне татарча да укыту карала. Сезнең белдерүдә мәгарифнең беренче һәм икенче баскычында дип язылган.

– Беренче баскыч – ул башлангычлар, ә икенчесе – 5-9нчыга кадәр. 10-11ләр өченче баскыч дип атала. Татарстан мәгариф министрлыгы күрсәтмәсенә күрә, 9нчыга кадәр фәннәрне татар телендә дә укыту турында уйлыйбыз.

Бүгенгә беренче баскыч, 1-4нче сыйныфлар актуаль булып тора. Менә шушы сыйныфларда күбрәк татар сыйныфлары ачу һәм ачылган татар сыйныфларында математика, табигать белеме, музыка һәм рәсем сәнгатен татарча укытуны көйләргә җыенабыз. Алар югары сыйныфларга күчә бара һәм 5нчедән дә кайбер фәннәрне шулай татарча укытырга ниятлибез.

– Мәктәп директоры буларак, 5нче сыйныфтан 9нчыга кадәр кайсы фәннәр татарча да булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Билогияне укытып булыр. Ә башка фәннәргә килгәндә, башлангачтан математика һәм табигать белемен татарча укып килсәләр, шуларны алга таба да татарча дәвам итү планлаштырыла.

Хәзер Казанда Милли мәгариф үзәгендә (2нче гимназия) кайбер фәннәр татарча да укытыла. Алар татарча укытуны системалы рәвештә башкаралар. Анда шулай ук икенче чит телне өйрәнү дә бар. Анда 6нчы сыйныфтан инглиз теле белән беррәттән гарәп теле дә кертә башлыйлар. Без әнә шул програмны бераз киңәйтебрәк алып, татарча укыту белән беррәттән чит телләргә дә зур игътибар биреп яңа програм әзерләргә дигән максатыбыз бар.

– Сезнең мәктәп каршында бакча да булачакмы?

– Әлегә юк, безнең күршедә генә бер бакча эшләп килә. Ул киләчәктә безнең мәктәп белән бәйләнештә булыр дип торабыз. Үзебездә 4 яшьтән башлап, төркемнәр оештырып балаларны мәктәпкә әзерләү үзәге булачак. Безнең гимназиягә киләсе балаларны укытып, тәрбияләргә җыенабыз.

– Математиканы да, табигать белемен дә татарча укыта белә торган укытучыларны табу мәсьәләсе ничегрәк тора?

– Эзлибез дә, бар да. Монда бу мәсьәләне методик яктан башка төрлерәк чишәргә дип планлаштырабыз. Бүген татар сыйныфлары ачу һәм анда татарча укыту актуаль дип әйттем. Шәһәрдәге барлык укытучылар да фәннәрне без теләгәнчә татарча укытырга әзер түгел, аларның тәҗрибәләре дә җитеп бетми. Араларында татарча укытырга әзерләре дә бар. Мисал өчен, без башлангыч сыйныфларда бары тик математиканы гына татарча укыта торган укытучылар алырбыз, башлап китәргә дә җиңелрәк булачак.

Укытучыларны эшкә алганда әңгәмәләр үткәрәбез. Ике телне дә, татарча да, русча да камил белүләрен таләп итәбез. Хәтта моңардан тыш, бездә чит телләрне дә өйрәтү максаты булгач, укытучыларга да ике дәүләт теле белән беррәттән, бер чит телне дә белү таләбе куябыз. Өстенлек әнә шундый укытучыларга. Бездә укытучыларга да таләпләр бик зур.

Вконтактеда гимназиягә карата ата-аналар фикере
Вконтактеда гимназиягә карата ата-аналар фикере

– Берничә фәннең бары тик татарча гына булуына ата-аналар каршы булмасмы?

– Документларының күчермәләрен китергәндә бу хакта һәрберсенә әйтеп чыгарабыз. Татар сыйныфлары булачак һәм анда фәннәр татарча да укытылачак дибез. Өстәмә сораулар туа, әмма нык каршы килүчеләр юк. Методик яктан да, белем ягыннан да яхшы укытучылар булачак дип ышандырып чыгарабыз аларны.

Чит илләрдә, аерым алганда Финляндиядә сынау узган методиканы кулланырбыз

Бәлки, беренче елдан һәм беренче сәгатьтән үк укыту тулаем татарча булмыйча, чит илләрдә, аерым алганда Финляндиядә сынау узган методиканы кулланырбыз. Ул фәннәрне башка телдә алып баруга көйләнгән һәм баскычлап күчешкә корылган. Бу алым Эстониядә бик яхшы эшли. Дөнья мәгариф системында нәтиҗәле эшләп килгән андый үрнәкләр бар.

Казанда да андый методика белән эшләүче мәктәпләр бар. Мин үзем шундый мәктәптә – 7нче лицей-интернатта мөдирнең укыту эшләре урынбасары булып эшлим. Гомум белем бирү мәктәбендә дә бу алымны тормышка ашырырга ышанычыбыз бар. 7нче лице-интернатта сәләтле балаларны бәйге аша сайлап 7нче сыйныфка кабул итеп 11нче сыйныфка кадәр укытабыз. Җиденче сыйныфта инглиз телен ныклап укытып, сигезенче сыйныфтан фәннәрне инглизчә укыту тәҗрибәбез бар. Шушы тәҗрибәне гомум белем бирү мәктәбенә дә күчереп (яңа гимназия), шунда җәелдерергә ниятебез бар.

– Сезгә гариза тапшыручыларның күпчелеге кемнәр? Кайсы милләттән?

– Бу бистәдә күпчелеге татарлар яши. Безгә дә күпчелеге татарлар килә.

– Башка милләт вәкилләре дә татарча укытуга каршы булмас дип уйлыйсызмы?

– Алар ин беренче чиратта татарча булмаган сыйныфлар булачакмы дип сорыйлар. Бөтенләй дә татарча белмәгән һәм татар булмаган милләт вәкиләрен аерым бер сыйныфка алырга дигән дә уйлар бар.

– Фәннәрне татарча укымый торган сыйныф та булырга мөмкинме?

– Андый сыйныф берәү булачак. Биш паралельнең берсе шундый булып калачак. Дүртесе татар сыйныфлары һәм анда укыту татар телендә булачак.

– Күп очракта татар теле дәрескә генә кысыла да кала. Сезнең гимназиядә сыйныфтан тыш чаралар, кайсы телдә булачак?

– Без татар телен өйрәтүне сыйныфтан тыш чаралар аша да кертергә, татар мохите булдырырга уйлыйбыз. Дәрестә күбесен биреп тә бетереп булмый. Алар өстәмә дәресләр вакытында, төрле заманча проектлар эшләп татарча тормыш мәктәбен үтәрләр дип уйлыйбыз. Җыр, сәнгать, театр, тавыш һәм видео яздыру студияләре аша да татар мохитен булдырырга җыенабыз. Фәнни эшләрне дә татарча башкырырга җыенабыз.

* * *

Илдар Сәяхов тумышы белән Башкорстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан. 1992-1997 елларда Башкортстан дәүләт педагогия институтында укый. Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 1997-2000 елларда аспирантурада укый. Хәзер Казанда 7нче лицей-интернат директорының укыту эшләре урынбасары.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG