Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Без Русиядә булсак та, "Мин – Татарстаннан" дип горурлану кирәк"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары корылтаенда ана телен саклау мәсьәләсе тикшереләчәк диде. Әлеге чара алдыннан булган матбугат очрашуында ул, Русиядә булсак та "Мин – Татарстаннан!" дип горурлану кирәк дип белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Русиядә булсак та, "Мин – Татарстаннан!", "Татарстан – минем туган йортым" дип горурлану кирәк. Мөхәммәтшин әлеге фикерен Татарстан халыклары корылтае алдыннан булган матбугат очрашуында Азатлык соравыннан соң белдерде. Азатлык, үзен "мин-татар" дип тәкърарлаган рус малае Алеша Фролов мисалында, Мөхәммтәшинга "Балаларны Татарстанның ватанпәвәрләре итеп тәрбияләү өчен тагын нинди юллар бар дип исәплисез?" дигән сорау юллаган иде.

Мөхәммәтшин: "Мин – Татарстаннан дип горурлану кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

"Балаларыбызны тәрбияләп матур гына үстерсәк, татармы, чуашмы, башкортмы, керәшенме – кем булмасын, ул Татарстанда бертуган кеше кебек яшәсен иде. Бердәм булып яшәсәк, менә шул олы вазифабыз", ди Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе үзе өч яшьлек Алеша Фроловның "мин – татар" дип тәкърарлаган аудиосын тыңламаган. Бу аудио социаль челтәрләрне шартлаткан иде. Анда Алеша республикадагы ике дәүләт теленең берсе – татарча сүзләр дә белгәнгә, әнисе белән "мин – татар" дип бәхәсләшә. Татарча белүе белән горурлана. Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада татар теленең хәле чынннан да шәптән түгел, күп татар балалары да аны ят итә.

"Мин кичә мәгариф министры (Энгел Фәттахов) белән сөйләштем. Министр: "Татар телен ничек өйрәтергә инде тагын?" дип зарлана. Ике дәүләт теле, татар гаиләсе, програм кабул иттек, аңа акча тотабыз, татар теле укыткан укытучыга, сыйныф җитәкчесе буларак, акчасын тагын да өстәп бирәбез, татар телен кайсыбер урыс балалары да кызыксынып өйрәнә, ләкин өйгә кайткач дөбер-шатыр урысча сөйләшәләр. Димәк, без түккән акча, кергән хезмәтебез гаиләгә кайткач әрәм була.

Татар теле кирәк ул. Бүген президент булу өчен Конститутуциягә кеше ике телне белергә тиеш дип яздык. Шуннан чыгып та, балаңны үстергәндә, андый олы бурычлар куймасаң да, ничектер телеңне саклап калырга кирәк дип җаваплылыкны сизү кирәк. Бу әйберләр борчый, Бу әйберләр турында уртага салып корылтайда да сөйләшербез", ди Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG