Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык тәкъдим итә: Татар гимназияләре рейтингы


Татарстанда кайсы милли гимназияләр иң яхшы санала? Алар башкалардан нәрсә белән аерыла? Азатлык милли гимназияләр рейтингын төзеде һәм иң алдынгы гимназияләр турында милли мәгариф белгечләрен сорашты.

Татар милләтенең киләчәген формалаштыруда, һичшиксез, зур рольне татар мәктәпләре уйный. Укучы нәкъ мәктәптә шәхес буларак формалаша, аңа милли белем, тәрбия бирелергә тиеш. Тик чынбарлыкта, ни кызганыч, еш кына милли мәктәпләрдә белем һәм тәрбия сыйфаты аксый.

Татарстанның милли гимназияләре ни хәлдә? Аларны нинди күрсәткечләр белән бәяләп була? Без төгәл күрсәткечләргә карап объектив исемлек төзәргә булдык. Моннан тыш милли мәгариф торышы белән яхшы таныш булган белгечләрдән дә иң яхшы мәктәпләрне атарга сорадык. Анысы исемлекнең икенче, субъектив өлеше.

Татар гимназияләре рейтингы

Кулланылган күрсәткечләр:
1. Бердәм дәүләт имтиханыннан уртача балл
2. Бердәм республика тестыннан уртача балл
3. Республика олипиадалары һәм чараларында катнашу
4. Русия олимпиадаларында катнашу

Милли мәктәпләрне нинди критерийлар белән бәяләп була? Беренче чиратта, без гомуми фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын карадык, аларның уртак баллын чыгардык. Икенче күрсәткеч – 9нчы сыйныфта татар теленнән тапшырыла торган Бердәм республика тесты нәтиҗәләре (мәктәп укучыларының урта баллы алынды). Өченче күрсәткеч – Республика олипиадалары, Халыкара татар теле олимпиадасы һәм "Илһам" бәйгесендә җиңүче һәм призлы урын алучы укучлылар өлеше. Һәм дүртенче күрсәткеч буларак Русия олимпиадаларында җиңүче һәм призлы урын алучылар өлешен карадык. Күрсәткечләр рәсми саннарга нигезләнгән.

Һәр күрсәткеч буенча без аерым исемлек төзедек һәм мәктәпләргә урыннар билгеләдек (1–39). Шуннан соң 4 күрсәткеч буенча урыннарны куштык һәм иң кечкенәдән башлап, гомуми рейтинг ясадык. Шулай итеп, бөтен критерийлар буенча иң яхшы мәктәп – беренче, иң начар мәктәп соңгы булып чыкты.

Татар гимназияләре рейтингы

Милли мәгариф белгечләре иң яхшы мәктәпләр дип кайсыларын саный? Моны белү һәм безнең рейтинг нәтиҗәләрен бәяләү өчен без Мәгарифне үстерү институты галимнәренә мөрәҗәгать иттек.

Милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова рейтинг башында торган мәктәпләрне болай бәяләде:

"Актаныш гимназиясе нәрсә белән аерылып тора. Беренчедән, алар бөтен республика буенча сәләтле балаларны үзләренә туплыйлар. Аларга тиешле шартлар тудырылган, материаль база бик әйбәт. Мөмкинлекләр дә яхшы. Коллектив яшьләрдән тупланган, сәләтле педагогик коллектив бар анда. Җәй көне балалар өчен лагерь эшли, тора торган урыннары бик әйбәт. Бөтен яктан сәләтле балалар белән эшләү өчен шартлар тудырылган. Шул яктан бик аерылып тора. Мөмкинлекләре зур ул гимназиянең.​

Рәсимә Шәмсетдинова
Рәсимә Шәмсетдинова

​Казанның дүртенче гимназия-интернатына килгәндә, монда укытучылар коллективы бик көчле, бик янып-көеп эшли торган кешеләр. Укучыларын бик яхшы беләләр. Шулай ук сәләтле балалар күп араларында. Тәрбия эше белән укыту эше бик бәйләнеп бара, үтемле тәрбия чаралары үткәрелә мәктәптә. Ул белем бирүгә кушылып бара, аерым бармый, шул яктан үзенчәлекле. Сәләтле балалар белән махсус эшләү линиясе әйбәт куелган. Актаныштагы кебек үк мөмкинлекләр булмаса да, мәктәптә эшне оештыру һәм коллективның эшләве бик югары дәрәҗәдә.

Беренче гимназия турында ни булса да әйтә алмыйм. Кызганычка каршы начар беләм ул гимназияне.

Яшел Үзәннең татар гимназиясе. Алар Каюм Насыйри институты белән бик тыгыз эшли. Региональ компонентны, төбәк үзенчәлекләрен алга куеп эшләве белән аерылып тора. Үзләренең якларындагы танылган кешеләрне күтәрү, күрсәтү эшен алып баралар. Бик кызыклы туристик проектлары бар иде аларның, Яшел Үзән төбәгенең Каюм Насыйри белән бәйле рәвештә алып барылган. Эш планнарын күз алдына китерә алмыйм, өч-дүрт мәртәбә генә барганым бар анда. Ләкин менә шушы әйберләр исемдә калган.

Бөгелмәнең 14нче татар гимназиясе рус мохитендә искиткеч зур эш башкарып ята торган уку йорты. Шулай ук сәләтле балалар белән эшләү яхшы куелган. Укыту процессында татар теле белән әдәбиятка аеруча игътибар бар. Мохит тудырылган. Төбәктә уздырыла торган татар теле һәм әдәбиятына бәйле эшләрне шушы гимназия туплап җыеп алып бара. Шул ягы белән бик үзенчәлекле. Ул бит рус регионы. Ләкин шушында алар аны саклап алып баралар, бөтен чаралары шунда үтә аларның. Татарлыкны саклый торган төп гимназия рус мохитендә. Шуның белән үзенчәлекле", дип сөйләде Рәсимә Шәмсетдинова.

Милли мәгариф кафедрасы доценты Марат Лотфуллин Казанда иң көчле татар мәктәпләре дип 2нче һәм 4нче татар гимназияләрен атады. Шулай ук ул БДИ күрсәткечләре бик үк объектив түгел дип саный: "Беренчедән, “һуманитар гимназия” дигән билгеләмәне дөрес димәс идем, чөнки һуманитар булмаган гимназия юк дөньяда. Гимназияләр барысы да һуманитар, ә һуманитар булмаса, ул лицей була. Икенче яктан, мәктәпләрне БДИ күрсәткечләре буенча бәяләү бик үк дөрес түгел, чөнки ул укучыларның белеменнән генә түгел, саныннан да тора. Мәктәп 9нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка азрак бала алса, БДИ күрсәткече дә югарырак булачак.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Казанда урнашкан татар мәктәпләренә килгәндә, мин алар арасында иң көчлеләре дип икенче татар гимназиясен һәм дүртенче татар гимназия-интернатын саныйм. Дүртенче гимназия, әлбәттә, көчле мәктәп. Анда полилингваль белем бирелә – татарча да, русча да, инглизчә дә укыталар. Аның үзенчәлеге – беренче сыйныфлары юк, балаларны конкурс аша уздырып җиденче сыйныфка алалар. Сайлап алынган балалардан торган мәктәп, һичшиксез, көчле була. Гомумән, мәктәпне көчле итүнең башка юлы юк, бары көчле укучылар җыеп кына ул көчле мәктәп була ала.

Беренче номерлы татар гимназиясенә килгәндә, аның бераз проблемалары бар. Анда кайбер фәннәрне русча укыталар.

Яшел үзәндәге татар гимназиясендә татарча укыту өчен мөмкинлекләр күп, чөнки анда күбрәк татар халкы яши. Бу гимназиянең эченә кереп карап танышканым юк, шуңа күрә аның турында ни дә булса әйтә алмыйм. Шулай ук Бөгелмәдәге 14нче гимназия турында да фикер әйтә алмыйм, мин аның эшчәнлеге белән якыннан таныш түгел", дип сөйләде Азатлыкка Марат Лотфуллин.

Хөрмәтле укучылар! Ә сез Татарстанда иң яхшы мәктәп дип кайсысын саныйсыз? Үзегез, балаларыгыз яки танышларыгыз укыганнан чыгып язылган фикерләрегезне көтеп калабыз!

XS
SM
MD
LG