Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган ягыңны туган телеңдә өйрәнергә кирәк"


Актаныш географиясенә багышланган атлас
Актаныш географиясенә багышланган атлас

Актаныш районына багышланган татар телендә беренче географик атлас дөнья күрде. Моны башкарган белгечләр татар телендә фәнни-популяр мәгълүматның аз булуын әйтә. Азатлык идея авторлары белән сөйләшеп алды.

Татар телендә төрле өлкәләргә багышланган фәнни-популяр мәгълүматның аз булу проблемы көн кадагында кала бирә. Укыту, мәгълүмат җиткерү, татар телендә фән турында сөйләшү максатыннан материаллар һәм продукция булдыру эшенә укытучылар һәм һәвәскәрләр алына.

Бу айда Актаныш районы географиясенә багышланган татар телендә беренче атлас тәкъдим ителде. Бу эшне Актанышта урнашкан сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернаты башкарып чыкты.

Атласны төзегән авторларның берсе, география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Фәйзуллин Азатлыкка атласта Актаныш районының авыл, елга исемнәре теркәлгән, кыскача районның тарихы бирелгән дип сөйләде. Аның белән аралашып алдык.

– Татар телендә атласны чыгару фикере кайдан туды?

– Бу атласны ясарга минем теләгем күптән бар иде, Татарстанның һәр районына багышланган басмалар чыгару теләге күптән яши иде. Дөнья, Русиягә багышланган хариталар, атласлар күп ул, ләкин Татарстаныбызга, туган районнарга багышланган атласлар юк шул. Төп максат – балаларыбызга безнең туган ягыбызны өйрәтергә, моның өчен, әлбәттә, харита кирәк.

Рөстәм Фәйзуллин
Рөстәм Фәйзуллин

Туган төбәкне өйрәнү проблемы бар, моны күптәннән сизәм. Балаларда туган төбәкне, аның географиясен өйрәнүгә кызыксыну зур булмады, шуңа бу өлкәне ныклап популярлаштыруга керештек.

– Гомумән, географияне укытканда татар телен никадәр кулланасыз? Атласны нигә нәкъ татарча ясарга булдыгыз?

Безгә телебезне саклау мөһим

– Актаныш – татар районы. Беренчедән, безгә телебезне саклау мөһим. Икенчедән, туган ягыңны үз туган телеңдә өйрәнергә кирәк. Чит илләрне, Русияне укучылар федераль стандарты белән өйрәнә, үзебезнең төбәкне татарча өйрәнгәндә сыйфаты югарырак дип уйлыйм. Мәсәлән, марилар үз якларын марича өйрәнергә тиеш.

Русларның да безнең якларны русча өйрәнү теләге бардыр, аны русча чыгару нияте дә бар, ихтыяҗ булса.

– Географик атласта нәрсәләр бар? Аны нәрсәгә таянып эшләдегез?

– Без аны стандарт буенча эшләдек, анда район турында төп географик мәгълүматы бирелә. Актаныш районының авыл, елга исемнәре теркәлгән, кыскача районның тарихы бирелгән. Рельеф, геология, файдалы казылмалар, климат, эчке сулар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кызыклы гына фактлар тупланган.

Хариталарны туплау эше авыр булды. Материалны да озак эзләдек. "Атлас Татарстана" хезмәтен киң кулландык. Алга карарбыз, ихтыяҗ булган очракта, контур хариталарын да ясарга теләк бар.

– Атлас инде басылдымы? Ничә данәдә?

– Әлегә без рецензия үтү этабында. Беренче тиражы кечкенә булды, үзебез өчен генә. Рецензияләр узудан соң, күпләп чыгару эше әле алда.

– Географияне татарча укытканда әсбаплар, китаплар, өстәмә кулланмалар проблемын ничек чишәсез? Аларның татар телендә юк дәрәҗәсендә булуына еш зарланалар бит.

– Укытканда бу әсбаплар, әлбәттә, кирәк. Әлегә аларның әз булуы нык сизелә, кытлык зур. Мәгълүматны үзебез тәрҗемә итеп, әзерләп утырабыз.

Шулай да, бу проблем әкренләп чишелә башлый. Мәгариф өлкәсендә география дәреслекләре татарча чыга, аерым китаплар да күренә. Шулай да моны бары тик хосусый затлар башкара алмый шул.

Укыту эшендә өстәмә материаллар бик кирәк. Әкренләп төрле кызыклы проектлар туа бара бит. "Гыйлем" порталы безнең гимназиядә туды, "Мирасыбыз", "Шәкерт" проектлары да эшләп килә.

Бу башлангычның үсеше булыр дип уйлыйбыз. Башкалар да бу юнәлештә эшне дәвам итсә, яхшы булыр.

"Гыйлем" сайты татарча әзерләгән дөньяның сәяси харитасы
"Гыйлем" сайты татарча әзерләгән дөньяның сәяси харитасы

Атлас авторларының тагын берсе, Актаныш гимназиясе тәрбиячесе Ленар Хөсәенов Актаныш районы белән генә чикләнербез дип уйламый. “Киләчәктә республикабызның башка районнарының да атласларын булдыру өстендә эшләргә кирәк. Шундый үрнәктәге атласлар булдыру туган телебезне үстерергә дә ярдәм итә”, ди Ленар Хөсәенов.

Югарыда телгә алынган "Гыйлем" порталы да татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат булдыру өстендә актив эшли. Узган атна сайтта татар телендә "Дөньяның сәяси харитасы" тәкъдим ителде. Социаль челтәрләрдә ул инде шактый зур кызыксыну һәм татар телендә атамалар тирәсендә бәхәсләр тудырган.

XS
SM
MD
LG