Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:11

Татар телендә укыту кыскартыла барганда, сәләтле балалар өчен Актаныш татар гимназиясе мөгаллимнәре һәм укучылары татар телендә төрле өлкәгә караган мәгълүмати ресурс ачып җибәргән. Төрле фәннәргә кагылышлы яңалыкларны алар популяр формада блог рәвешендә тәкъдим итә.

Бүгенге көндә татар телендә белем алу мәсьәләсе шактый кыенлашты. Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә тапшыру таләбе милли мәктәпләрдә татар телендә фәннәрне укытуны кыскартырга мәҗбүр итте.

Популяр фәнгә карый торган мәгълүматны татар телендә табып булмый диярлек. География, физика, биология, химия, математика, психология һәм башка фәннәрдән мәгълүмати энциклопедияләр, балалар өчен кызыклы китаплар, атласлар, интерактив өйрәнү программалары һәм башка ресурслар татарча, гомумән, юк. Тел үсеше өчен аның кулланылыш даирәсе киңәергә тиешлеген һәркем аңласа да.

​Бу актуаль проблема күпләрне борчыса да, аны чишүгә нигездә һәвәскәр яшьләр алына. Шуларның мисалы – Актаныш татар гимназиясе мөгаллимнәре һәм укучылары. Гимназиянең тәрбиячесе Ленар Хөсәенов һәм укучысы Айдар Шәйхи “Гыйлем” проектын башлап җибәргәннәр. Махсус сайтта алар татар телендә фәнни-популяр формада математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган яңалыклар, кызыклы хәбәрләр, инфорграфикалар, видео- һәм аудио-язмалар урнаштырып баралар. Проект турында аңлаткан махсус баннер да әзерләделәр.

Үз проектынегетләр болай тасвирлый: “Гыйлем” порталы – фәнне һәм кешелек тудырган барлык белемнәрне татар телендә яктырту, дөнья буйлап сибелгән татар балаларына туган телләрендә белем алырга мөмкинлек бирү өчен уйлап табылган”.

Айдар Шәйхи Татарстан президенты Рәстәм Миңнеханов белән

Айдар Шәйхи Татарстан президенты Рәстәм Миңнеханов белән

“Гыйлем” авторларының берсе – Айдар Шәйхи Азатлык радиосына инде таныш. Берничә ай элек ул “Умники и умницы” тапшыруында уңышлы чыгыш ясаган иде. Апрель аенда ул Халыкара татар теле олимпиадасында гран-при бүләгенә лаек булган. Хәзер Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәшәкатьләре булса да, ул, вакыт табып, Азатлык радиосына проектның максатларын аңлатып бирде.

"Халык гыйлемгә сусаган"

– Айдар, шундый кызыклы проект идеясен ничек уйлап чыгардыгыз?

– Мондый фикер бер хыял рәвешендә күптәннән яши иде инде. Безнең шулай кызык килеп чыкты: былтыр җәй көне мин фикерем белән Актаныш гимназиясе тәрбиячесе Ленар Хөсәенов белән уртаклашкан идем. Карасаң, ул үзе дә инде күптәннән шундый бер хыял белән яши икән. Фикерләрне берләштереп, гамәлләр белән ныгытып, “Гыйлем” барлыкка килде дә инде.

Белем өстәүчеләргә тәкъдим ителә торган татар телендәге әсбаплар һаман да иске

Бүген мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларга да, укучыларга да бик күп төрле бурычлар куя, яңа алымнар кулланып укытырга, зур нәтиҗәләргә ирешергә куша. Әмма белем өстәүчеләргә тәкъдим ителә торган татар телендәге әсбаплар һаман да иске. Дәреслекләр татар теленә тәрҗемә ителә, әйе, ләкин бүгенге мәгариф дәреслек белән генә яшәми бит. Шуңа да туган телебездә белем алу өчен ресурслар булдырырга теләдек.

Моннан тыш, безнең тагын бер зур проблема туып килә. БДИ системасы кертелгәч, мәктәпләрнең бөтен игътибары имтиханга юнәлде. Укучыларның, 10-11гә җитеп, имтихан бирми торган фәннәрен укымый башлавы гадәти хәлгә әйләнеп бара. Без бу система белән көрәшә алмыйбыз, ләкин өстәмә рәвештә үзенең белемен баетырга, һәркемгә кирәк булган “теоретик минимум”ны үзләштерергә булыша алабыз.

– “Гыйлем”нең максаты нәрсәдән гыйбарәт?

Татарча фәнни чыганаклар да юк, татар телендә җитди фән турында сөйләрдәй кешеләр дә аз хәзер

– Максатыбыз ике яклы. Беренчедән, туган телебезне үстерү. Фәнни-популяр мәгълүматны без татар телендә урнаштырабыз, телебез әле моңарчы очратмаган күренешләр турында язабыз. Икенчедән, без нәкъ менә белем бирәбез. Фән – җәмгыятьнең яңа тренды, бүген, Аллага шөкер, тирә-ягыбызны танып белү модага керә. Бу тематикага багышланган сәхифәләр бик күп, ә без популярлашып барган фәнне туган телебездә аңлатабыз.

– Киләчәктә дә блог булып эшләргә телисезме, әллә инде киңәю теләге дә бармы?

– “Гыйлем” күпкырлы булып эшләячәк. Бүген урнаштырыла торган мәкаләләр һәм инфографика – озын һәм катлаулы юлның башы гына. Алар – нигез. Без аерым темалар буенча курслар – сыйныфлар оештырырга телибез. Моның өчен проектның иң кызыклы өлешен, ягъни видеодәресләребезне төшерә башларга кирәк. Әлегә безнең каралама видеоязмаларыбыз гына бар. Булачак укытучыларыбыз, техник ярдәмчеләребез белән сөйләшүләр алып барыла.

​Тагын бер хыялыбыз – мәгълүматны анимация ярдәмендә бирү. Бу юнәлешне өйрәнә, үзләштерә башладык. Гомумән, без әлегә яралып килгән проектыбызны татарның киләчәк университеты итеп күз алдына китерәбез. Татар телендә белем бирә торган милли һәм виртуаль дарелфөнүнебез булса иде дип хыялланам мин аның турында.

– Сер түгел, татарча фәнни чыганаклар юк диярлек. Сез аларны кайдан табасыз, кайлардан тәрҗемә итәсез?

– Бу безнең төп проблемаларның берсе. Татарча фәнни чыганаклар да юк, татар телендә җитди фән турында сөйләрдәй кешеләр дә аз хәзер. Һаман да ки шул русча гына бирелә торган БДИ системасы, русча гына укыта торган вузлар безнең туган телебездәге фәнне үтерде дә инде. Совет чорында чыгып калган фәнни китаплар бар бераз, аларны кулланабыз. Заманында “Мәгариф” нәшрияты бик күп китап чыгарган иде безнең тема буенча, шуларны табып, проект китапханәсенә туплап куясыбыз бар.

Материалларның төп чыганагы – тәрҗемә. Рус яки инглиз телендәге абруйлы сәхифәләрдән мәкаләләр алып, тәрҗемә итәбез.

– Инде хәзер кайтаваз бармы? Гомумән, аудиториягез нинди?

Масс-медиадан аккан пропаганда, күңел ачу, кәеф-сафа кору гына җитми кешегә

– Социаль челтәрләрдә сораулар бирәләр, кызыксыналар. Төп аудитория – ул мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр һәм гомумән, фән белән кызыксынган милләттәшләр. Халык гыйлемгә сусаган. Масс-медиадан аккан пропаганда, күңел ачу, кәеф-сафа кору гына җитми кешегә. Дөньяның гаҗәеп матурлыгын күреп, аңлап, аның эчке төзелешен фәһемләргә теләүчеләр байтак.

– Синеңчә, хәзерге вакытта төгәл фәннәрне татарча укыту нәрсә өчен кирәк, бу юнәлештә татарлар нәрсә эшли алалар?

​– Төгәл фәннәрне татарча укыту өчен безгә укыту системасына җитди үзгәрешләр кирәк. Мәктәпне татарча укып тәмамлаган бала рус телендә имтиханын бирә алырга тиеш. Ничек булдырырга моны? Монысы проблема. Без зур бер Русиядә яшибез. Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасына әзерләнгәндә, мәсәлән, мин бер җөмлә дә татарча укымадым. Бердән, бу нәтиҗәле булмас иде, икенчедән, татар телендә Русия тарихы буенча олимпиадага әзерләнерлек бер китап та юк. Һәм төгәл фәннәр буенча да шул ук хәл. Авылларда балалар математиканы татарча укыйлар, шәһәрдә – русча.

Укытучылар бөтен җирдә дә әйбәт булырга мөмкин, ләкин русча укыган баланың һәрвакыт өстенлеге булачак: аның телендә өстәмә белем бирү чаралары бар, ә татар баласының андый нигъмәтләре юк. Ресурслар кирәк.

* * * *

Гыйлем проекты материаллары белән аның сайтында танышып була. Шулай ук Вконтакте, Facebook, Татар иле социаль челтәрләрендә дә мәгълүмати аккаунтлары бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG