Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гыйлем" сайты "Хәлбуки" лекцияләр шәлкемен башлый


"Гыйлем" сайты татар телендә "Хәлбуки" исемле лекторийлар оештыра башлый. Аның кысаларында татар телендә күренекле шәхесләрнең лекцияләре, фәнгә кагылган фикер алышулар, галимнәр белән әңгәмәләр урын алачак. 14 октябрьдә беренче очрашу узды.

Азатлык укучыларына "Гыйлем" сайты яхшы таныш. Интернетта, аеруча социаль челтәрләрдә актив рәвештә татар телендә фәнни-популяр мәгълүматны тарата торган бу ресурс даими яңа проектлар оештыру белән шөгыльләнә. Хәзер сәхифә "Хәлбуки" дип аталган лекторийлар оештыра башлый.

Җомга кич беренче очрашу узды. "Гыйлем"не интернет челтәрендәге проект итеп кенә калдырасы килмәде, "халыкка чыгу" теләге туды, ди оештыручылар.

Беренче булып лекцияне "Гыйлем" баш мөхәррире Айдар Шәйхи укыды. "Инквизиторлар һәм токмачка табынучылар: религиовед нәрсәләр өйрәнә?" темасына ул теология нигезләрен аңлатты. Шулай ук чарада Казанның физика укытучысы, "Гыйлем"нең мөдире Азат Миргаязов "Электр кайда туа һәм кайда үлә?" темасына чыгыш ясады. Соңгы булып Казанның физика укытучысы Ренат Миргаязов "Адым саен физика" темасына сөйләде.

Лекторийда катнашучылар
Лекторийда катнашучылар

Бу лекторийларны уздыру максаты нинди? Алар кайчан һәм нинди форматта узачак? Болар турында без "Гыйлем"нең баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Шәвәлиева белән сөйләштек.

Максатларның берсе - фәнне аңлаешлы итеп татар телендә ишетә алырлык мохит тудыру

– Лекторийлар уздыру фикере күптәннән туган иде инде. Нинди форматта үткәрү, кемнәрне чакыру, кайда үткәрү мәсьәләләре өстендә эшли килдек. Безнең бары тик интернеттагы бер проект булып кына каласы килмәде, "халыкка чыгу" теләге булды.

"Хәлбуки" лекторийларының төп максаты – фән белән кызыксынган кешеләргә галимнәр белән очрашу мөмкинлеген булдыру, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табарга ярдәм итү, фәнне аңлаешлы итеп татар телендә ишетә алырлык мохит тудыру.

– Лекторийның форматы ничегрәк?

– Лекторийда өч галим чыгыш ясар дип уйлыйбыз. Һәр чыгышның вакыты 25-30 минут. Бу вакытка сораулар бирү дә, фикер алышу да керә.

Гүзәл Шәвәлиева
Гүзәл Шәвәлиева

– Никадәр еш үткәрергә телисез?

– Айга ике тапкыр "Милләт йортында" үткәреләчәк. Һәр очрашу кичке алтыда башланачак дип торабыз.

Күп очракта тыңлаучыларыбыз яшьләр булыр дип уйлыйбыз

– Кемнәрне чакырырга уйлыйсыз? Галимнәрдән бу очрашуларда кемнәр катнашыр?

– Галимнәрдән кемнәрне чакыру әлегә сер булып калсын. Шунысын әйтә алам: галимнәр фәннең төрле өлкәләреннән булачак, мәсәлән, биология, физика, химия, астрономия, тарих. Темалар да аңлаешлы һәм кызыклы булыр дип көтелә.

– Аудиториягезне ничек күзаллыйсыз? Студентлармы?

– Фән белән кызыксынган һәркем тыңлаучы була ала. Күбесенчә ул яшьләр булыр дип уйлыйбыз. Әмма урта яшьтәгеләргә дә, мәктәп укучыларына да ишекләребез ачык.

Лекторийны оештыру белән "Гыйлем" проекты мөхәррияте шөгыльләнә. Гомумән алганда, проектка КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге ярдәм итә, ә лекторий өчен "Милләт йорты" мөдире Рәүф Хәсәнов урын аерып бирде, аңа моның өчен бик рәхмәтлебез.

XS
SM
MD
LG