Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 21:54

"Туган телне яклау" комитеты татар теленең кысылуы өчен Татарстан хакимиятләрен гаепләде


Чаллыдагы "Туган телне яклау" комитеты әгъзалары, татар телен саклау һәм үстерү өчен ел саен йөзләгән миллион сум бүленүгә карамастан, телне куллану кимегәннән-кими бару өчен Татарстан хакимиятләре җаваплы дип белдерде.

Чаллыда узган көздә оешкан "Туган телне яклау" комитетының бу җомгада үткән утырышында шушы фикерләр күп тапкыр кабатланды. Татар телен саклау, үстерү турында инде өч програм, кануннар, концепцияләр һәм йөзләгән карарлар кабул ителеп торса да, татар телен укыту, куллану дәрәҗәсе түбән тәгәрәвенә борчылу белдерелде бу утырышта. "Ана телен саклауда бары Татарстан җитәкчеләре генә гамәлләр башкара ала" дигән нәтиҗә ясалды. Татар телен үстерүне игътибарга алуны сорап Татарстан президентына, Дәүләт Шурасына, министрлыкларга һәм башка оешмаларга "таләпләр кую вакыты җитте" дигән сүзләр дә әйтелде.

Ана телен саклауда бары Татарстан җитәкчеләре генә гамәлләр башкара ала

Комитет рәисе Мөнир Ситдыйков татар телен саклау һәм үстерү турында беренче програмның 1994 елда Татарстан халыклары телләре турындагы канунның җиденче маддәсенә нигезләнеп әзерләнүен, кабул ителүен җиткерде. Әлеге програм ун елга исәпләнгән була һәм аны Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалый.

Ун ел узгач та програм үтәлмәгәч, 2004 елның июлендә аңа өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карар ителә. Үзгәртелгән програм болай атала башлый: "Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы кануны". Монысына ул чактагы президент Миңтимер Шәймиев кул куя.

"1994 елда кабул ителгән програм үтәлмәгәч, аны менә шулай итеп үзгәртәләр. Русиянең телләр турындагы кануны махсус нигезнамә (положение) белән ныгытылган. Безнең кабул ителгән канун-програмнарның да төбендә нигезнамә ятарга тиештер. Татар телен яклау, саклау һәм үстерү кануннарының нигезнамәсе бармы, дип Татарстан Фәннәр Академиясенә мөрәҗәгать иттем", ди Мөнир Ситдыйков.

Ситдыйковка җибәрелгән җаваптан күренгәнчә, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре мондый нигезнамә проектын эшләп Татарстан хөкүмәте идарәсенә тапшыра. Әмма ул расланмый. 2013 елда шушы мәсьәлә кабат күтәрелә һәм нигезнамә каралып, Татарстан юстиция министрлыгына җибәрелә, әмма анда да расланмый. Татар телен дәүләт теле кулланышына кертү турындагы әлеге нигезнамә "2016 елда башка исем белән әзерләнеп, проекты Татарстан хөкүмәтенә җибәрелде", диелә Фәннәр академиясеннән килгән җавапта.

Мөнир Ситдыйков аптырашта. "Галимнәр үз эшләрен башкарган. Әмма телләр турында канун-програмнар нигезнамәсе кабул ителмәгән. Нигезнамә булмаган килеш Татарстаныбызның шәһәр-авылларын урысча гына язулар, алтакталар, белдерүләр басты. Мәктәпләрдә укытулар урысчага күчте", ди ул зур борчылу белән.

"Туган телне яклау" комитеты әгъзасы Илмир Салих фикеренчә, топонимикада һәм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укытуда һәм башка юнәлешләрдә Татарстанда кимендә егерме нигезнамә булырга тиеш. "Мин аларның иң мөһимнәрен барларга тырыштым, эзләп карадым, ләкин берсен дә тапмадым" диде Илмир.

Илмир Салих
Илмир Салих

Фикер алышуда Ситдыйков "Татарстан халыклары телләрен яклау, саклау һәм үстерү турындагы канун Татарстан дәүләт програмы санала. Бик матур язылган. Шул ук вакытта безне йоклата торган маддәләр дә бар монда. Татар җирендә урыс теле 500 елдан артык яши, үсә бара. Мәскәү күзәтүе астында бу тел. Урыс телен православ дине дә гасырлар буе саклап килә. Урыс теле республикабызның бар өлкәсендә дә кулланышта. Аңа юкка чыгу янамый", дип белдерде. Шуннан чыгып, Ситдыйков телләр турындагы програм проекты, аның нигезнамәсе "Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү програмы" дип аталырга тиеш, ди.

Чаллы музее белән тел мәсьәләсендә мәхкәмләшүче активист Ситдыйков шулай ук моңа кадәр 25 ел эчендә телләр турында кабул ителгән өч програмда да татар телен урыс теле белэн янәшә куюны аңлый алмый. Өч програмның да татар теле үсешенә нәтиҗәсен күрмәгән. "Шушылардан чыгып, Татарстан хакимиятенең барлык баскычларына "татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертүне таләп итеп мөрәҗәгать итүләр зарур", ди Мөнир Ситдыйков.

Комитет әгъзасы Тәлгат Әхмәдишин Татарстан програмнары нигезендә республикада хакимиятләренең урыс балаларын 100 процент урысча укытырга "йөкләмә" алуын, мондый "йөз прансит"ның татар балаларының төшләренә дә кермәвен искәртте.

Әхмәдишин шулай ук татар телен үстерүгә ел саен йөзләгән миллион акча бүленүен дә искә алды.

"Ул акчалар кая, кемгә, нинди максатларга тотыла, билгесез. Татар телен яшәтүгә, үстерергә дип йөз миллионлаган сум тотыла, татар теле торган саен артка тәгәри, кулланыштан төшә, туган телебез дәүләт теле булырга уйламый да", дип гаҗәпләнә Тәлгат әфәнде.

Милли хәрәкәт аксакалы Фаик Таҗиев та татар телен куллану, үстерү юнәлешендәге хәлне уңай бәяләми. "Телгә кагылышлы кануннарда татар баласын да ана телендә укыту турында әйтелә. Ел саен 64 процент татар баласы ана телендә укытыла, тәрбияләнә дип күрсәтеп киләләр. Болай күрсәтү – ялган. Болар бары тикшерүчеләргә, килгән ниндидер кунакларга күрсәтү өчен генә кирәк. Күпме генә канун, нигезнамәләр һәм концепцияләр язылмасын, алар Татарстанда урыс телен яклауга гына корылган. Ә бездә бит әле татар теле дәүләт теле санала. Урыс теле кайгыртуга мохтаҗ түгел", ди Таҗиев.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

Татарстанда татар теленең дәүләт теле статусына ирешүен кайгыртырга кирәклеген, Татарстан хакимияте, президент, хөкүмәт һәм Дәүләт Шурасының да чынлап торып татар баласын татарча укыту турында уйланмауларын да әйтә ветеран активист.

Татарча укысын дип ата-ана баласын китерә. Монда инде урын бетте, дип яртысын кире боралар

Таҗиев татарча укытмауларда Русия президенты катнашы юктыр, дип фаразлый. "Безнең мәктәпләр системы белән Васильевалармы, Ливановлармы анда, идарә итә. Ә безнекеләр ата-ана теләге дигән булып, урысча гына укытуга күчте. Бездә хәзер татар мәктәпләре юк. Моңа Татарстан җитәкчеләре, министрлыклар, мәгариф идарәләре, аерым мәктәп мөдирләре һәм дә укытучылар гаепле. Ата-анага сылтарга ярамый. Аларга мәктәп кирәк", дип саный Таҗиев. Ул Чаллының 2нче татар гимназиясен мисалга китерде. Әйтүенчә, бирегә татарча укысын дип ата-ана баласын китерә. Монда инде урын бетте, дип яртысын кире боралар. Якында гына башка татар мәктәбе юк. Татар баласы урыс мәктәбенә барып керергә мәҗбүр була.

"Болар – куркыныч гамәлләр. Берничә елдан татарча белүче ата-ана да күпкә азаячак. Алар да урысча гына укытуны сорый башларга, балама татарча дәресләр әзерләргә булыша алмаячакмын дигән сылтау табарга мөмкиннәр, Татарстан хакимияте шуңа таба алып бара", ди Фаик әфәнде.

Фаик Таҗиевның татарча тәрбияләү һәм укытуларда килеп туган кыенлыкларны Татарстан җитәкчеләренә җиткерәсе, ишеттерәсе килә. "Аларны каралтып күрсәтәсем килми. Алар татар халкы мәнфәгатьләрен якларга бурычлы", ди саный Фаик Таҗиев.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG