Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:09

Татарстан Югары мәхкәмәсе алтакта, элмә такталар һәм мәгълүмат бирүче дивар язуларын урысча белән беррәттән татарча да язуга каршы чыгарган Чаллы мәхкәмәсе карарын көчендә калдырды. Мөнир Ситдыйков алга таба Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенуы турында белдерде.

Чаллыда яшәүче Мөнир Ситдыйков шәһәрдәге алтакта, элмә такталар һәм мәгълүмат бирүче дивар язуларын урысча язу белән беррәттән татарча да язуны таләп итеп 2016 елның җәеннән бирле мәхкәмә юлларын таптый.

2016 елның июлендә ул Чаллының тарих һәм төбәкне өйрәнү музеендагы алтакта язуларның урыс телендә генә булуы сәбәпле музей җитәкчесен һәм шәһәр башкарма комитетын мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Бу эш башта Чаллы мәхкәмәсендә, аннары Татарстанның Югары мәхкәмәсендә, аннары кабат Чаллы мәхкәмәсендә​ каралды.

Моңарчы мәхкәмәләр биргән шикаятьләрне кире кагып килде. Мөнир әфәнде яңа мәгълүматләр табылу сәбәпле карарны үзгәртүне сорады. 30 март аның шикаяте Татарстанның Югары мәхкәмәсендә каралды һәм чираттагы тапкыр кире кагылды.

Хөкемдар карарның татарчасы белән таныштырып, “2016 елның 19 декабрендә Чаллы мәхкәмәсе тарафыннан кабул ителгән билгеләмәсен юкка чыгаруга нигезләр тапмадык. Безнең билгеләмә белән ризасызлык белдергән очракта, сезнең хокукларыгыз буенча, 6 ай эчендә Югары мәхкәмәнең кассация инстанциясенә шикаять-гариза тапшыра аласыз” дигән карарын җиткерде.

Мөнир Ситдыйков мондый карар чыгарылуына һич тә аптырамады, алга таба Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенуы турында белдерде.

Мөнир Ситдыйков
Мөнир Ситдыйков

"Мин бүгенге мәхкәмә карары белән һич тә канәгать түгел. Дөресен генә әйткәндә, бу эштә шундый карарлар чыгарачакларына мин алдан ук әзер булдым. Мәхкәмәгә документлар җыеп туплаганда яңа мәгълүматлар барлыкка килә. Телләр турындагы канунны үтәмәүнең сәбәбен ачыклауда тирәнрәк төшенә башладым. Моның төп сәбәбе – безнең кануннар кабул ителеп тә, шушы кануннарның үтәлергә тиешле нигезләмәләре Фәннәр академиясе тарафыннан язылса да, бүгенге көнгә кадәр аларны кабул итмәүләре.

Үзем дә аңламыйм, Шәймиевнең чыгарган карары буенча телләр турында канун кабул ителгән, аның программасы кабул ителгән, аны үтәү нигезләмәсе 2005 елда ук язылырга тиеш дип Шәймиев карарында әйтелгән. Ул карар бүгенге көндә дә үз көчендә. Фәннәр академиясе дәүләт телләре турындагы канунны үтәү турындагы нигезләмәләрне язган. Нишләп соң аны хакимият, министрлык кабинеты һаман да ниндидер сәбәпләр, җитешсезлекләр табып, бүгенге көнгә кадәр берничә тапкыр төзәтеп, кабул итә алмыйча өстәлләрендә яткыра? Шуннан файдаланып җирле башкарма комитетлары телне кулланырга нигез юк дип сылтау табалар.

Шушы мәхкәмәдән соң Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенам. Конституция мәхкәмәсе моңа кадәр чыгарган карарларны юкка чыгарыр дигән өметтә калам" диде Азатлыкка Мөнир Ситдыйков.

Әйтергә кирәк, Чаллы музее җитәкчелеге дә, шәһәрнең башкарма комитеты вәкилләре дә утырышка килмәде.

Мөнир әфәнде аңа җавапларны урысча язып җибәргән Чаллы музее җитәкчелеген һәм шәһәрнең башкарма комитетын тел турында канунны бозуда гаепләде һәм 1 мең сум штрафка тартырга дип шикаять итте. Югары мәхкәмә бу шикаятьне башта Чаллы мәхкәмәсенә тапшырыгыз дип аны да кире какты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG