Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:38

Чаллыда бер төркем татар активисты Татарстан референдумы көне алдыннан милли хәрәкәтенең 90нчы еллар башындагы тарихын чагылдырган күпсанлы фотоларны вакытлыча саклау өчен Чаллы музеена тапшырды. Аларның әлеге музей күргәзмәсенә куелуы икеле.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең тарихы язылмый калды. Аның оештырылуы һәм эшчәнлегенә кагылышлы документлар юкка чыкты. 90нчы еллардан башлап татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган фотосурәтләргә дә юкка чыгу куркынычы яный.

Әлеге фотолар стенд буларак, Чаллы ТИҮнең җыелышлар урыны дип тәгаенләнгән, Рәфис Кашапов гаиләсенең фатирында озак еллар сакланган иде. Бу көннәрдә фатирда ясау-төзәтү эшләре каралган, шуңа фотостендларны каядыр урнаштыру мәсьәләсе дә килеп баскан. Бу эшне “Татар телен яклау комитеты” рәисе Мөнир Ситдыйков үз өстенә алган. Ул Чаллы хакимиятенә тарихи кыйммәткә ия булган бу фотостендларны Чаллы шәһәр музеена урнаштырып, коткарып калу чарасын тәкъдим иткән. Хакимияткә, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Хәлимовка язмача мөрәҗәгать иткән. Хакимият рәсмие әлеге фотостендларны урнаштыруга каршы килмәгән, теләктәшлек вәгъдә итеп, бу эшкә мәдәният идарәсен җәлеп иткән. Мәдәният идарәсе башлыгы, фотосурәтләрне сәгать икегә музейга китерсәгез була, шул вакытта анда сезне көтәләр, дигән.

Сулдан: Булат Гатин, Зиннур Әһлиуллин, Мөнир Ситдыйков, Рифат Бәдертдинов
Сулдан: Булат Гатин, Зиннур Әһлиуллин, Мөнир Ситдыйков, Рифат Бәдертдинов

Чаллы милли хәрәкәтенең соңгы ядкәрләрен күреп калу теләге белән Азатлык хәбәрчесе шул вакытка шәһәр музеена килде. Озынлыгы ике метр ярым, иңе метр чамасы булган стендларны Мөнир Ситдыйков һәм Рифат Бәдертдинов машинадан инде бушаталар иде. Бераздан аларга Зиннур Әһлиуллин, Булат Гатин да кушылды. Без алардан фотостендларны шундук музейга кертмичә, диварга сөяп куюны сорадык. Тарихи сурәтләрнең бер өлешен булса да фотога төшереп алу кирәк иде.

Әлеге фотолар Чаллы ТИҮенең беренче җыеннарын, беренче рәисләрен, ачлык тотуларны, каршылык чараларын, шул көрәштәге шәхесләрне, Русия армиясендә үтерелеп кайтарылган егетләрне һәм башка бик күп тарихи мизгелләрне үз эченә алган.

Татар иҗтимагый үзәгенең элмә тактасы
Татар иҗтимагый үзәгенең элмә тактасы

Стендларны каршы алырга музей хезмәткәре Наталья Микрюкова ишек алдына ук чыккан. Бушатканны, фотога төшергәнне сабыр гына көтеп торды һәм эчкә, музейга алып керергә кушты. Әмма эчтә мөдир Рәйсә Булатова көтеп тора иде. Ул: “Кто разрешил, зачем это все сюда, мы эти вещи не примем, а вы, Наталья, будете наказаны”, дип кычкырды. Шушы мизгелдә фотоларның, да аларны урнаштырырга булышырга теләгән Наталья ханымның да язмышы кызганыч тоелды. Зиннур Әһлиуллинның “Әгәр бу фотолар урысныкы булса, урысның татарны ниндидер җиңүе турында булса, биш куллап күтәреп алып кереп китә идегез”, дип ризасызлык белдерүе игътибарсыз калды.

Мөнир Ситдыйков кабат хакимияткә шалтыратты. Аннан фотоларны кабул итеп алырга куштылар булса кирәк, ахыр чиктә аларны залга кертергә рөхсәт бирелде.

Фотоларны урнаштыру авырлыгы, татар мирасына булган җавапсызлык хакында Мөнир Ситдыйков борчылып сөйләде.

“Әлеге фотолар Чаллы милли хәрәкәте чорын гына түгел, бар татар милли хәрәкәте чорын эченә ала. Мөстәкыйльлек өчен көрәш, ачлык тотулар, башка бик күп искә алырлык вакыйгалар бар анда. Шушы тарихи заманнар шаһитлары булган фотолар да кыен хәлдә калды, сакларга урын кирәк. Иптәшләр белән киңәшләшкәч, шәһәр музеена тапшырсак дөрес булыр дигән фикергә килдек. Фикерне хакимиятләргә җиткердек. Әмма музей мөдире Рәйсә Булатова фотостендларны кертмәс өчен гауга чыгарды. Монысы аның намусында кала. Шәһәр музее җитәкчелеген мин бит мәхкәмәгә биргән идем, музей диварында татарча язу бик кечкенә генә булуы, диварларны, музей түбәсен зур хәрефләр белән урысча гына язып тутырулары, алар янына шундый ук зурлыкта татарча язуларны да таләп итеп. Бу эшне хәзер Конституцион мәхкәмәгә бирдем. Шушы мәхкәмәләр аркасындадыр, Рәйсә Булатова миңа “син бу фотостендларны махсус, үч итеп алып килдең”, дип тә белдерде әле”.

Мөнир Ситдыйков киләчәктә әлеге фотостендларга яхшырак урын табарга өметләнүен дә белдерде.

Тарихи архив фотоларының кайберләрен Азатлык фотогалереясендә карый аласыз:

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG