Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:02

Татарстан референдумына – 25 ел. Белгечләр референдум Татарстан дәүләтчелеген саклап калуда терәк була, бүген дә үз көчен югалтмаган дип белдерә.

21 март Татарстанны суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак таныган референдум үтүгә 25 ел тулды. Референдумга килгән халыкның 61,4 проценты "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга "әйе" дип җвап бирә.

Референдум нәтиҗәсенең бүген дә көче бармы? Әгәр Татарстанга дәүләт буларак куркыныч туа калса, республика җитәкчелеге аның нәтиҗәләренә таяна аламы, юридик көчкә ияме ул? Азатлык референдум нәтиҗәсенең Мәскәү-Казан арасында кабул ителгән документларга терәк булуы һәм бүгенге көче турында белгечләр белән сөйләште.

"Референдум халкыбыз исән икәнне күрсәтте"

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты, Татарстан суверенитеты өчен көрәшүче милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллин, референдумны Русия Конституция мәхкәмәсе танымаса да, аның бүген дә көче бар дип белдерә.

"Әлеге референдумга карата нинди көчле куркытулар, басым һәм янаулар булуга карамастан, үзебезнең фикерне әйтә алдык, декларациябезне яклап калдык. Референдум – үзебез теләп үткәргән әйбер түгел. Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул иткәч, безгә "советлардан калган партия номенклатурасы җыелып утырдыгыз да, кабул иттегез, халыктан сорамадыгыз" дип бәйләнә башладылар. Безгә каршы пропаганда көчәеп китте. Көчәюенә ирек бирсәң, декларация куркыныч астында кала иде. Аны Татарстан Конституциясе кабул ителгәнче үк, берәр төрле канун кабул итеп декларацияне "юк" дип танытырга мөмкин иделәр.

Референдумга таянып Татарстан үзенең Конституциясен кабул итте

Без исә, сезгә референдум кирәк икән, менә, рәхим итегез дип әйттек. Референдумның төп нәтиҗәсе халык тарафыннан декларацияне яклату булды. Аның төп юридик көче шунда. Референдум нәтиҗәсенә таянып, Татарстан үзенең беренче бик көчле Конституциясен кабул итте. Ул бик озак, ун еллар чамасы эшләде.

Референдумның тарихи әһәмияте бик зур. Икенчедән, референдум рухи яктан көч бирде, халыкны туплый алды, сәяси аңын берләштерде. Референдум – халкыбыз исән икәнне күрсәтте һәм халыкның үз-үзенә ышану көчен дә көчәйтте. Хәзер дә үз-үзебезгә ышану көче биреп тора. Әгәр безнең таләпләр дөрес икән, хаклы һәм кануни икән, без аны яклап кала алабыз дигән ышануга терәк булып тора. Хәзер дә ярдәм итә һәм киләчәктә дә таяныч булачак", ди Сафиуллин.

Референдум булачагы турында белдерү
Референдум булачагы турында белдерү

Мәскәү тарафыннан әледән-әле милли республикаларны юк итү, төбәкләрне эреләндерү тәкъдимнәре яңгырап тора. Ул илнең милли-сәясәт стратегиясенә дә кертелгән. Куркыныч кискенләшә башласа, Татарстан җитәкчелеге моннан 25 ел элек булган референдум нәтиҗәләрен өстәлгә чыгарып салып үз сүзен әйтә алачакмы?

"Кызганыч, референдумның күп кенә документлары, бигрәк тә иң әһәмиятлесе югалган бугай. Референдум вакытында Русиянең төрле төбәкләреннән, төрле илләрдән, хәтта АКШтан да күп кенә вәкилләр килгән иде. Аларның "референдум кануни үтте" дигән нәтиҗәләре дә бар иде. Югары Советның элекке җитәкчесенең булдыксызлыгы аркасында юкка чыкты бугай ул.

Безнең референдум Кырым референдумыннан көчлерәк

Әмма без, Татарстан өчен нинди генә кыен вазгыять килеп тумасын, референдум үтү турында әйтә алабыз. Безнең референдум Кырым референдумыннан көчлерәк. Луһански һәм Донбасс референдумнарыннан көчлерәк. Без, басым булуга карамастан, үзебезнең көчебез белән генә аны күрсәтә алдык. Референдумның сәяси көче бар. Юридик көче хәзер бик үк булмас. Безгә, мөгаен, аны кабатларга ирек бирмәсләр. Референдумның сәяси һәм тарихи көче бар. Әгәр безне бетерергә теләсәләр, каршы торырлык башка төрле көчебез юк. Хаклык, дөреслек һәм канун яклы булу – бу безнең төп көчебез", ди Сафиуллин.

Фәндәс әфәнде фикеренчә, Мәскәү һәм Казан арасында дистәдән артык килешү һәм аннан соң шартнамә төзегән вакытта да референдум зур терәк булып тора.

"Референдум нәтиҗәсендә безнең Конституцияне тану Мәскәү-Казан арасындагы шартнамәгә дә керде. Ә Мәскәү белән сөйләшә башлаганда безнең декларацияне дә, кануннарны да танырга җыенмыйлар иде. Эшләр буйсындыруга таба барды.

Без, әлеге референдум нәтиҗәсендә, Татарстан хөкүмәте белән Русия хөкүмәте арасында 12 килешү төзи алдык. Аны безнең хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров һәм Русия ягыннан Виктор Черномырдин имзалады. Ул килешүләрнең кайсы биш ел, кайсы 10 ел безнең файдага әйбәт кенә эшләде, бигрәк тә бюджет мәсьәләсендә. Килешү социаль-икътисади гына түгел, ә һуманитар өлкәгә дә карады. Мәсәлән, югары уку йортларында татар телендә укытуга караганы да бар иде. Ул Татарстан, көченнән килгән кадәр, югары белемне дә татарча бирә ала дигән иде. Бу көчле әйбер бит.

Шартнамә – Татарстан дәүләтен Русия белән бәйли торган бердән-бер документ

Татарстан белән Русия арасында шартнамә яңартыла икән, димәк референдумның әле дә көче бар дигән сүз була. Мин ник шартнамәгә билгеле вакыт кысасы куелганны гына аңламыйм. Без Русиянең Конституциясен кабул итәр алдыннан федератив килешүгә кул куймагач, шушы шартнамә нигезендә генә Русия белән юридик рәвештә бәйләнеп торабыз. Бүтән юридик документ юк. Ник аны озынайтып тору кирәк? Шартнамә мөддәтсез булырга тиеш. Бу шартнамә, бездән бигрәк, Русиягә кирәк.

Шартнамәне озайту-озайтмау мәсьәләсе мәгънәсезлек. Инвалидларга инвалидлыкларын озайта торган комиссия бар бит. Кайберәүләрнең кулы-аягы юк, күзе юк. Ә инвалид вакыты җиткән саен комиссиягә барып үзен күрсәтергә тиеш. Янәсе кулы үсмәде микән, аякланмады микән. Мәскәү-Казан килешүен яңарту да әнә шундый мәгънәсезлек. Килешүне яңарту – Русиянең үзеннән-үзе шикләнүе ул.

Шартнамә – Татарстан дәүләтен Русия белән бәйли торган бердәнбер документ. 1552 елда хәзерге Татарстан җирләре яулап алынгач капитуляциягә кул куймаган, капитуляция турында да, солых турында да килешү юк. Башка бернинди дә документ юк. Русия исән, Татарстан исән чакта, ике арадагы килешү бар икән, ул калырга тиеш. Яңартып торуның кирәге юк, дип сөйләде Азатлыкка Фәндәс Сафиуллин.

"Референдум – халыкның Татарстанны үз күкрәген куеп саклавы"

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә дә, моннан 25 ел элек узган референдум әле дә үз көчен югалтмаган.

"Мәскәү яхшы белә – Татарстанның бу референдумы бүген дә үз көчен югалтмаган

"Мәскәү яхшы белә – Татарстанның бу референдумы бүген дә үз көчен югалтмаган, Татарстан бу мәсьәләне күтәреп чыкса, дөнья илләре һәм халыкара мәхкәмәләр аның ягында булачак. 1992 елның 21 мартында Татарстанда үткән референдум нәтиҗәләрен бары тик Татарстан Республикасын субъект буларак бетереп кенә юкка чыгарып булачак", ди Бәйрәмова.

Язучы фикеренчә, Татарстанны юкка чыгару мәсьәләсендә Мәскәүнең инде үз планнары бар.

"Бу көннәрдә Русия Кырым референдумының 3 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Ә безнең референдумга – 25 ел, чирек гасыр! Кемнәрдер коллык өчен тавыш бирсә, без аннан котылу өчен тавыш биргән идек. Милләтнең бердәм һәм гайрәтле чагы иде. Ул вакытларда күпчелек халык бик авыр шартларда, ачлы-туклы, талоннарга яшәсә дә, безгә азатлык, үз бәйсез дәүләтебез кирәк иде. Референдум – халыкның Татарстанны үз күкрәген куеп саклавы иде. Мин моның өчен гомер буе милләтемә рәхмәтлемен", ди Бәйрәмова.

"Суверенитет –​ мөстәкыйльлек"

Любовь Агеева. Казан техник фәнни-тикшеренү университеты фотосы
Любовь Агеева. Казан техник фәнни-тикшеренү университеты фотосы

Журналист, тарихчы Любовь Агеева референдумны татар күренеше дип кенә атарга ярамый дип белдерә. Аның фикеренчә, руслар арасында да күпләр икътисади мөстәкыйльлекне яклап референдумда уңай тавыш биргән.

Суверенитет идеяләрен бик күп урыслар да яклап чыкты, бу референдумда күренде

"Татарстан суверенитетын бары тик "татар" күренеше, ягъни бары тик милли хәрәкәт дип санарга ярамый. Суверенитет идеяләрен бик күп урыслар да яклап чыкты, бу референдумда күренде. Мәскәүдәге дусларым Татарстандагы урысларның суверенитет өчен тавыш биргәненә ышанмый иде, ләкин бу чыннан да шулай булды. Чөнки урыслар суверенитетның икътисади мөстәкыйльлек икәнен беләләр иде. Ә без ул вакытта инде белә идек: син үзең казанган акчага үзең ия буласың икән, синең позицияң дә башкачарак һәм синең фикергә колак салалар.

Референдум, беренче чиратта, тарихи вакыйга иде. Аның әһәмияте – нәкъ менә шул вакытка, Татарстанның Русиядәге урыны билгеләнгән вакытка бәйле иде. Шуңа күрә референдум ул вакытта бик әһәмиятле иде, аның турында күп сөйләделәр, күп яздылар. Аның нәтиҗәләре федерал хакимияткә республика белән мөнәсәбәтләрне җайлар өчен бик мөһим иде. Ләкин бу эшләр барып чыкмады.

Референдум әһәмияте – күпмилләтле Татарстанның берләшүендә

Татарстан һәм федерал үзәк арасындагы бүгенге вазгыять башкачарак. Ул элекке кебек четерекле түгел. Күп каршылыклар чишелгән. Ләкин референдум әһәмияте турында барыбер сөйләшергә кирәк. Аның әһәмияте күпмилләтле Татарстанның берләшүендә. Референдум төрле милләт кешеләренең коллектив рәвештә фикер белдерүе иде. Татарлар һәм урыслар бу тавыш бирүгә төрле мәгънә сала иде анысы. Ләкин максатлар бер иде – республика мөстәкыйльлек тели иде. Руслар да, татарлар да, башка милләтләр дә моны тели иде", ди Агеева.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG